Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Роберт Миңнуллин яшәгән йортка мемориаль такта куелды: «Менә нинди безнең Робертыбыз!»

0 41

Үткән ел Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс гамәлгә куелып, аның беренче җиңүчеләре билгеләнде. Быел Республика балалар китапханәсенә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исеме бирелде. Шагыйрьнең каберенә таш куелды. Ниһаять, ул яшәгән йортта мемориаль такта ачылды.

Әлеге тантана турында шактый соң хәбәр ителсә дә, халык байтак җыелган иде. ТР Президентының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтан башлап, Роберт Миңнуллин белән иңне иңгә куеп эшләгән шәхесләр дә, аның эшен дәвам итүчеләр дә, иҗатын зурлаган укучылар да, студентлар да килгән иде.

Мемориаль такта эленгән дивар янәшәсенә чәчәкләр кую өчен урын көйләнгән. Шулай ук шагыйрьнең китаплары тезеп куелган – монысы Роберт Миңнуллин исемен йөрткән китапханә тырышлыгы.

Роберт Миңнуллинның мемориаль тактасы томалап куелмаган һәм аны ачу процедуралары кирәк табылмаган. Мөгаен, шулай дөрестер дә, Роберт Миңнуллинга бәйле тантаналарда андый ясалмалылык артык кебек. Кыскасы, һәрбер килүчене йорт диварындагы истәлек тактасыннан Роберт Миңнуллин үзе каршылап торды.

Мемориаль такта авторы – яшь скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин гаҗәеп кешелекле, ихлас, мөлаем шагыйрь образын, ил агасы образын тудыра алган. Афәрин! Әлеге такта зәвыклылык үрнәге дисәм, кемдер каршы килер дип уйламыйм.

Тантананың рәсми өлеше озын түгел иде. Һәркемнең күңел түрендә булган җылы сүзләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм, шагыйрьнең үз шигъри юлларына төреп, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ әйтте.

Хәер, Рәдиф Гаташныкы гына түгел, Минтимер Шәймиевның да чыгышы шигъри иде. Татарстанның беренче Президенты Роберт Миңнуллинга багышлап үзе язган шигъри юлларны укыды.

Тантанага килгән Минтимер Шәймиев иң элек тезелеп басып торган яшьләргә игътибар итте. «Әллә сез кичтән үк килдегезме?» – дип шаяртты ул. Кинәт булган игътибарга аптырап калган кызлардан: «Сез татарча беләсезме?» – дип сорашты. Әлбәттә, беләләр иде бу студентлар. Соңрак ул булачак татар теле белгечләре – күзләре ут янып торган яшьләр белән фотога да төште. Минтимер Шәрипович тирәсендә нидер сорап яки фотога төшәсе килеп бөтерелгән ханымнар-абзыйлар фонында әлеге яшьләр шулкадәр ихлас һәм матур иде.

Минтимер Шәймиев: «Татар, башкорт халкына син м Ходайдан зур бүләк!»

Минтимер Шәймиев: «Исәнмесез, Роберт Миңнуллин иҗатын яратучыларның вәкилләре! Сөн буенда урнашкан авылларның берсендә үскән шагыйребез ул. Аллага шөкер, безнең халкыбыз ярата торган шагыйрьләребез, язучыларыбыз күп. Алар тагын да күбәйсен иде... Безнең шагыйрьләребезнең һәркайсының халыкка барып җитә торган үз ысуллары бар. Роберт Миңнуллин аларның – иң талантлыларының берсе, дип әйтер идем. Аның шигырьләре йөрәктән чыга торган бит. Роберт Миңнуллинның Тукай премиясенә лаек булган китабы «Күчтәнәч» дип атала иде. Тормыш юлын карасак, әдәбият дөньясында ул алмаган премия калмады. Робертыбыз шундый!

Роберт турында язган шигырь юлларымны бер укыган идем. Роберт Миңнуллинга багышланган хушлашу сүзен тагын бер кат укып чыгар идем. «Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле – шундый шагыйрь Роберт безгә үрнәк түгелме? Татар, башкорт халкына син – Ходайдан зур бүләк! Роберт иҗат чишмәсе – эчеп туймас гаделлек». Бу юллар – йөрәктән чыккан сүзләр.

Роберт Миңнуллин бик тирән эз калдырды. Без андый шәхесләребезне шулай искә алырга тиешбез. Аларны Аллаһ үзе биргән. Ул өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә зур шагыйрь иде. Безгә аның шигырьләрен киләчәк буынга җиткерү кирәк. Без аның истәлеген сакларга, буыннан-буынга җиткерергә тиешбез. Ул аңа лаек иде».

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу мемориаль такта – аны онытмавыбызның бер билгесе»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу – безнең бурыч. Аны соңгы юлга озаткач, нәрсәдер эшләнеп бетмәгән иде кебек. Ниһаять, Язучылар берлеге, Мәдәният министрлыгы инициативасы республика җитәкчелеге тарафыннан хупланып, чорыбызның әлеге күренекле шәхесе яшәгән йортка мемориаль такта кую турында карар кабул итте. Минтимер Шәрипович Роберт Миңнуллин эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Мин илебез тарихындагы катлаулы елларда Минтимер Шәймиевның гамәлләре парламентарийлар тарафыннан яклау табуын ассызыкларга телим. Роберт Мөгаллимович кебек депутатлар эшләде ул чорда. Эчке культурасы булган, карап торырга тыныч кына күренгән Роберт Миңнуллин принципиальлек кирәк булган мәсьәләләрдә трибунадан данлыклы чыгышлар ясады. Республиканың үсеш юллары турында башкачарак уйлаучыларга да Роберт Миңнуллин кирәкле сүзләрне таба белде. Һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.

Балаларга, өлкәннәргә багышланган, күбесе җырга әверелгән шигырьләр язды. Аның иҗаты күп телләргә тәрҗемә ителде. Без аның белән күп җирләрдә, күп очрашуларга йөрдек. Аудиториягә кереп, сүзен ипләп кенә башлар иде...

Мин бик бәхетле кеше – Югары Советта Роберт кебек кешеләр эшләде. Туфан Миңнуллинны да, Разил Вәлиевне дә, Ренат Харисны да искә алып була. Гөрләп торган республикада халыкара аңлашуга андый депутатлар үз өлешен күп кертте. Шулар базасында бүгенге көндә дә яшибез, республика алар күрсәткән юлдан бара.

Робертны вафаты – олы югалту. Ләкин андый шәхесләр онытылмый. Бу мемориаль такта – аны онытмавыбызның бер билгесе. Ул теге дөньядан да безгә үзенең изге теләкләрен җиткереп торадыр кебек. Онытмыйбыз без аны!»

Ркаил Зәйдулла: «Суверенитет яулап йөргән көннәрдә Югары Советтагы ялкынлы чыгышларын хәтерлибез»

Ркаил Зәйдулла: «Роберт абый – әдәбиятта гына түгел, иҗтимагый тормышыбызда да зур роль уйнаган кеше. Тукай әйткән бит: «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, сәясәтче дә, дипломат та, җәмәгать эшлеклесе дә», – дигән. Туры Тукайның дипломат булуын күз алдына китереп бетерә алмыйм – ул аны үзенчә күзаллаган, күрәсең. Роберт Миңнуллинга килгәндә, ул – Тукай билгеләгән кысаларга сыйган кеше.

Роберт Миңнуллин әдәбиятта күбрәк балалар шагыйре булып танылды. Ләкин аның иҗтимагый эшләрдәге казанышлары әле дә күз алдында. Суверенитет яулап йөргән көннәрдә Югары Советтагы ялкынлы чыгышларын хәтерлибез. Алар безгә әле дә юл күрсәткече булып тора. Роберт Миңнуллинны башка әдәби жанрларга кагылмаган «коеп куйган шагыйрь» дип тә әйтә алабыз. Ләкин публицистик мәкаләләре әле дә актуаль.

Ул һәрвакыт әдәбиятка киләсе яшь буын белән кызыксынды, аларга ярдәм итәргә тырышты. Аның шушы эшчәнлеген дәвам итеп, Мәдәният министрлыгы инициативасы белән, без дә кушылып, балалар өчен язылган әсәрләргә Роберт Миңнуллин премиясе булдырылды. Ул алга таба да дәвам итәр, дип өметләнәм...»

Шул урында Ркаил Зәйдулла мәдәният министры Ирада Әюповага күз атып алды. Ирада Әюпова аның сораулы карашын тотып алып, «әйе» дигән кебек ым кагып куйды. Бу инде ике шәхеснең алга таба да әлеге конкурсның дәвам итәчәге турында үзара килешүләре иде.

Ркаил Зәйдулла карашы белән генә приз фонды 1 миллион сум чамасы торган конкурсның язмышын «хәл итеп алгач», алга таба дәвам итте. Әле аның тантана чыгышында тагын бер проблеманы хәл итәсе булган икән. Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиевларның эшен дәвам итергә алынган депутат ипләп кенә шул проблемага күчте.

Ркаил Зәйдулла: «Роберт Миңнуллин Сөн буенда туып үскән. Шәмәк авылы Башкортстанга керә бит инде. Анда аның музей йорты ачылырга тиеш иде. Ялгышмасам, ул ТАИФның ярдәме белән эшләнә. Тәхаветдиновның шәхси булышлыгы белән торгызылды, ләкин ачыла алмады. Нишләптер, Башкортстан Хөкүмәте ул мәсьәләгә битарафрак карый. Форсаттан файдаланып... бүген республика җитәкчеләре биредә... алар үзара сөйләшеп, бу мәсьәләне хәл итәр, дигән өметтә калам.

Гомер төкәнә инде. Кемдер чагыштырган бит – тыгын автобуста барасың да төшеп каласың. Кем иртәрәк, кем соңрак төшә... Ләкин беркемнең дә төшәсе килми. Төшкән кешене без сагынабыз. Кешеләр онытыла да, хәтер чикле. Ләкин онытылмый торган кешеләр була. Роберт Миңнуллин шундый кеше иде. Хәзер дә язучылар белән аны еш искә алабыз. Яныбызга килеп баса да мыек астыннан елмаеп бармагын болгый кебек».

Рәдиф Гаташ: «Роберт Миңнуллин изге эш эшләде – әнкәйләргә мәңгелек һәйкәл куйды»

Рәдиф Гаташ: «Робертның шундый шигырь юллары бар: «Әгәр сез чын ир-егет икән, эш белсен кулыгыз! Чәчегез, урыгыз, бәхетле булыгыз! Кызлар, берүк арагызда булмасын толыгыз. Бәхеткә юлыгыз! Бәхетле булыгыз!» Шундый юллары бар иде аның. Роберт Миңнуллин үзе дә бәхетле шагыйрь булды – иҗаты белән дә, тормыш юлы белән дә, дәрәҗәләр белән дә. Ике Президентыбыз белән эшләргә туры килде аңа, Фәрит Хәйруллович янәшәсендә эшләде.

Аның бер юбилеенда Әмирхан Еники: «Роберт, без сине бик хөрмәт итәбез. Дәрәҗәләреңне беләбез, ләкин беренче чиратта шагыйрьгә таянабыз», – дигән иде. Без – якын дуслары – аның шагыйрьлеген яратабыз һәм сагынабыз. Роберт, үзенең шагыйрьлеге белән, ике республика укучыларының йөрәген яулап алды. Беренче чиратта ул әнкәйләрне үлемсез итеп пьедесталга күтәрде. Биш баланы үстергән Гөлҗәүһәр апа образын күтәрде. Без аны атаклы «Әнкәй» җыры аша да беләбез. «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», «Әнкәйнең ак чәчләре», «Әнкәй, ташлама мине изге догаңнан» – бу юллар татар халкының күңеленә кереп урнашты. Роберт Миңнуллин изге эш эшләде – әнкәйләргә мәңгелек һәйкәл куйды.

Роберт Миңнуллин туган ягын зурлады. Сөн буйлары, Агыйдел, Илеш, аның иҗатына кереп, илгә таралды. Бу яклар матурлыгы белән дә, халкы белән атаклы иде. Роберт иҗатында нәни генә Сөн елгасы да, зур әдәби фактка әверелеп, илгә таралды.

Наҗар Нәҗми болай дип әйткән иде: «Мин – Агыйдел буе егете. Ләкин Агыйделне зурлаган җырым калмады. Ә Сөн – бәләкәй генә елга, нинди атаклы җырлар туды. Шагыйре, димәк, зурдыр». Роберт Миңнуллин халык йөрәгенә иң гади сүзләр, гади төшенчәләр белән барып җитә белде. Роберт Миңнуллин иҗатында «Башкортстан татарлары» дигән җырлар булды. Ә соңыннан, үләр алдыннан, «Татарларым!» дип халыкка эндәшкән поэма да иҗат итте. Менә нинди безнең Робертыбыз! Генрих Гейне: «Җирдә ярык бар икән, ул шагыйрь йөрәгеннән үтәргә тиеш», – дигән. Роберт иҗатында бу сизелә. Ул хәвефләрне сизеп язды. Ул безне халкыбызны һәм туган телебезне сакларга васыять калдырды. Бу мәрасим – шушы васыятьләрнең бер өлеше».

Алып баручы сүзне шагыйрьнең «беренче һәм соңгы яры» Клара ханымга бирде.

Клара Миңнуллина: «Робертыбызны зурлап, яратып, якын итеп килгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Фәрит Хәйруллович – сезгә рәхмәт! Робертның киткәненә өч ел булып килә. Аны бер секундка да онытканыбыз юк, гел сагынабыз. Язмышы шулай булгандыр. Безгә шундый сынау бирелгәндер.

Роберт чыннан да популяр булды. Халыкчан булды, гадел булды. Аны әбиләр дә, бәбиләр дә ярата, уратып алалар иде, чират торып, аның белән фотога төшәләр иде. Бер әбинең килеп: «Улым, кулыңны тотып карыйм әле, син чыннан да Миңнуллинмы соң?» – дигәнен хәтерлим.

Бер яктан йомшак кеше булса да, аның ныклы характеры бар иде. Максат куеп эшли иде. Ул туганнарына киңәшче, безгә дә терәк булды. Роберт алга бара торган кеше иде. «Әллә ял итеп аласыңмы? Әллә бөтен очрашуларга бармыйсыңмы», – дия идем. Ул балалар бакчасына чакырсалар да, студентлар янына да, олы дәрәҗәдәге очрашуларга да тигез күреп йөри иде. Халык аны шуңа яраткандыр.

Роберт киткәч халык та, хөкүмәтебез дә аны онытмады. Китапларын сорап торалар, конкурслар үткәрелә. Республика китапханәсенә Роберт Миңнуллин исемен бирү шатлыклы вакыйга булды. Бу бит – бик зур дәрәҗә! Бу инициатива өчен китапханә җитәкчелегенә, директоры Ирина Мөхәммәтгәрәевага зур рәхмәт! Шушы мемориаль тактаны эшләгән Тимофей Тюринга зур рәхмәт! Миңа бик ошый бу такта. Күршеләргә бик зур рәхмәт – мемориаль такта кую өчен имзалар җыйдылар, хәзер дә сагынып искә алалар. Барыгызга да рәхмәт!»

Мемориаль такта кую тантанасының рәсми өлеше шуның белән тәмам. Рәсми булмаган өлеше әле дәвам итте. Минтимер Шәймиевка Башкортстандагы эшләнеп бетми калган Роберт Миңнуллин музее турында тулырак мәгълүмат бирелде. Рәссамнар Минтимер Шәриповичны остаханәләренә чакырды. Ә Шәймиев үзе кабат-кабат мемориаль тактаның зәвык белән эшләнүенә сокланды. «Бу – Роберт. Шушы кадәр эчке дөньясы чагылырлык итеп ясалган», – диде ул, мемориаль тактага карап. «Әйе, мыек астыннан елмаеп торган кебек», – дип сүзгә кушылды Ркаил Зәйдулла. «Ә сине ясау авыр булачак», – дип шаяртып дәвам итте Минтимер Шәймиев.

Ул арада Шәймиев татарча сөйләшә алмаган Әмир исемле малай белән сөйләшергә өлгерде. Малайга, ипләп кенә, татарча өйрәнү кирәклеге турында да әйтеп алды. Шәймиев белән фотога төшергә генә килмәгәндер бу малай әлеге тантанага, Роберт Миңнуллинны белеп килгәндер, дип уйлыйм.

Роберт абыебыз шундый меңәрләгән Әмирләр өчен иҗат итте. Иҗаты да, эшчәнлеге дә шушы Әмир кебекләрнең киләчәге өчен иде. Бик күп искә алу чаралары ясарга була, әмма шагыйрь өчен иң кадерлесе, истәлеген мәңгеләштерүнең иң үтемле юлы – меңләгән Әмирләрнең аның шигырен оригиналда укуы түгелмени?! Минтимер Шәймиев йомшак кына шуны аңлатты кебек. Бала үзе һәм янәшәсендәге ата-ана аңлаган булса…





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Северной столице разыграли путевки на юбилейный Кубок России по фитнес-аэробике

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

Почти каждый второй опрошенный россиянин хочет поехать один за границу


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.