Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова Россия көненә багышланган концертта яңа җыр башкарды
0
97
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов Казан халкын һәм башкала кунакларын Россия көне белән тәбрикләде.
Җырлы гаилә Казанның «Гаилә» үзәгендә Россия көненә багышланган концертта өр-яңа җырларын беренче тапкыр башкарды. "Яратам шул, бәгырькәем, яратам", - дип җырладылар алар.
«Зур Россиядә көчле Татарстан булып яшәргә насыйп булсын», - диде Гүзәл Уразова.
Җырчы «Нигә генә», «Солтаным», «Эзләдем», «Өзелде аралар», «Ромашкалар» һәм башка җырларын башкарды.
Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов «Син генә кирәк» җыры белән чыгыш ясады.