Буада педагогларга ноутбуклар тапшырылды
Буада тантаналы төстә барлыгы 14 яшь педагогка яңа ноутбуклар тапшырылды. Чарада Буа районы башлыгы Ранис Кәмартдинов, Ак Барс Банкның Буадагы офисы җитәкчесе Татьяна Васильева катнашты. Алар әлеге замана техникасы алган укытучыларга нәтиҗәле эшләргә, дигән теләкләрен җиткерделәр.
Барлыгы район мәктәпләре 303 заманча техника алды. Цифрлаштыру елында Татарстан мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча киңкүләмле проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башкарыла. Барлыгы республика буенча 12 мең ноутбок тапшыру планлаштырылган. Бу турыда «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
«Цифрлаштыру чорында мондый заманча техника биргән өчен республика җитәкчелегенә һәм Ак Барс Банкка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый ярдәм белән без район мәгариф системасының сыйфатын яхшырту өстендә эшләячәкбез», - диде Ранис Кәмартдинов.
Бу сүзләргә район мәгариф начальнигы Наталья Македонская да кушылды. Ул кайбер мәктәпләрдә ноутбуклар җитмәвен, бу укыту эшендә бу чараның зур ярдәм булуын әйтте.