Аксубай автоледиларын автоинспекторлар котлады
0
49
(Аксубай, 8 март, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Аксубай дәүләт автоинспекторлары бүген Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе оештырды. Бәйрәм патруле район үзәгенең иң җанлы урынында — Октябрь урамында урнашты. Дәүләт автоинспекторы Рамил Садыйков руль артында хатын-кыз булган автомобильләрне туктатты, бәйрәм белән котлады, аларга лалә чәчәкләре бүләк итте. Пассажир хатын-кызлар да игътибардан читтә калмады. Дәүләт автоинспекторы белән бергә постта муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова да Аксубай хатын-кызларына шатлык бүләк итте, ул аларга Татарстан Дәүләт автоинспекциясе исеменнән котлау открыткалары тапшырды. Автоледилар җылы котлау сүзләре һәм чәчәкләр өчен рәхмәт әйтте. Ә дәүләт автоинспекторы бәйрәмнәрдә дә, шулдай ук эш көннәрендә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юлларда игътибарлы һәм уяу булырга кирәклеген искәртте.