Путин Украинаны тәнкыйтьләгәндә үз гамәлләренә ничек күз йома
0
1055
21 февраль кичендә Русия президенты Владимир Путин илгә махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Русия башлыгы Украинага кагылышлы берничә белдерү ясады. Азатлык Путин чыгышын анализлап, аның Киевка карата дәгъвалары Мәскәүнең соңгы елларда үз халыкларына карата күргән чараларын хәтерләтә дигән нәтиҗәгә килде. Соңгы вакытта активистлар, экспертлар һәм хәтта халыкара оешмалар Русиянең милли сәясәтенә еш кына тәнкыйть белдерә. Мәскәүнең шушы сәясәте сурәтендә Русия җитәкчесенең Киевны тәнкыйтьләве бигрәк тә мантыйксыз булып күренә. Путин чыгышыннан алынган биш тезис аның Русиядәге милли азчылыкларга һәм асаба халыкларга карата милли сәясәтен яхшы тасвирлый.
Путин Украина турында (1нче тезис): "Дерусификация һәм мәҗбүри ассимиляциягә таба курс дәвам итә. Югары Рада бертуктаусыз яңадан-яңа дискриминация актларын чыгара, инде асаба халыклар турында канун эшли. Үзләрен рус дип санаган һәм үзаңын, телен, мәдәниятен сакларга теләгән кешеләргә Украинада сез ят кешеләр дип аңлаттылар."
2020 елда Русия Конституциясенә "рус теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде. Экспертлар һәм активистлар фикеренчә, Путин тәкъдим иткән бу үзгәреш рус теленең һәм рус миллилегенең өстенлекле булуы канун тарафыннан раслап куйды, бу Русиядәге башка асаба халыкларының русификациясен һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Бу үзгәрешләр активистлар тарафыннан күп тапкыр каты тәнкыйтькә тартылды.
Русия президенты 2020 елның 3 июлендә "Русия Федерациясе Конституциясен аңа кертелгән үзгәрешләр белән рәсми рәвештә гамәлгә кертү турында" фәрманга кул куйды, шуның нигезендә ул 2020 елның 4 июлендә көченә керде.
2020 елның мартында Русия Конституция мәхкәмәсе "дәүләт коручы халык" турында үзгәрешне канунлы дип таныды.
"Русия Федерациясенең тигез хокуклы халыкларының күпмилләтле берлегенә кергән дәүләт коручы халык теле буларак, рус теле турындагы нигезләмә (РФ Конституциясе, 68нче маддә, 1нче өлеш) Русия дәүләтчелеген төзүдә рус халкының ролен объектив тануга нигезләнгән",— диелә мәхкәмә карарында.
Русия президенты "россиян" милләтен төзү процессында рус теленә һәм халкына аерым роль бирә, әммма бу, соңгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гамәлдә русификация һәм ассимиляция дигәнне аңлата.
Татарстан Дәүләт шурасы утырышларының берсендә депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Конституциясендә татар теле республиканың дәүләт коручы халкы теле булуы турындагы норманы язарга тәкъдим итте. Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан депутатның бу тәкъдиме Путинның Русия дәүләтен коручы халык турындагы тәкъдименә җавап булып тора, дип фаразлады. Әмма Путин тәкъдиме кабул ителде, ә Татарстан депутатыныкы игътибарсыз калдырылды һәм канунга әйләнмәде.
Путин Украина турында (2нче тезис): "Мәгариф турында һәм украин теленең дәүләт теле буларак эшләве турындагы кануннар нигезендә, рус теле мәктәпләрдән, барлык өлкәләрдән, хәтта гадәти кибетләрдән куып чыгарыла."
2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң булды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
Бу Идел буеның кайбер республикаларында протест уятты: мәсәлән, татар, башкорт, чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре үз телләрен мәҗбүри укытуны саклап калуны таләп итте, югыйсә, Русия халыклары телләренең юкка чыгу процессы тизләнергә мөмкин ди алар. 2002 һәм 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 8 ел эчендә удмурт телен белүчеләр саны 30% ка кимегән: 463 мең булган, 324 меңгә калган, башка телләр белән дә шундый ук хәл күзәтелә: әйтик, шул ук 8 ел эчендә татар телендә сөйләшүчеләр саны 1 млн кешегә кимегән.
2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәт өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелмәгәндә рус теленең өстенлеге арта баруына" борчылу белдерде.
Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер "Idel.Реалии"га интервьюсында, татарларның хәтта Татарстанда да үз телен өйрәнү мөмкинлеге шактый чикләнгән булуын белдерде, гәрчә татар теле Татарстанның дәүләт теле булса да. Халыкара түрәне республикада Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә биреп булуы гаҗәпләндерде, гәрчә бала мәктәптә татар телендә укыган булса да.
2018 елда "Валдай" дискуссия клубының пленар утырышында Русия президенты Владимир Путин үзен "чын һәм иң нәтиҗәле милләтче" дип атады.
Путин Украина турында (3нче тезис): "Украина куәт структураларына сүз иреген катгый бастыру, башкача фикер йөртү, оппозицияне эзәрлекләү өчен нигез бирә торган кануннар үрчи. Дөньяда башка дәүләтләргә, чит ил физик һәм юридик затларына каршы бер яклы канунсыз санкцияләр кертү практикасы бар. Украинада хәтта Көнбатыш кураторларын да арттырып җибәрделәр, үз ватандашларына, оешмаларга, телеканалларга, башка массакүләм мәгълүмат чараларына һәм хәтта парламент депутатларына каршы санкцияләр уйлап таптылар."
Путин чорының Русия чынбарлыгы шундый ки, хакимиятләр, һәм федераль, һәм төбәк дәрәҗәсендә, федерализмны, төбәкләрне һәм җирле халык хокукларын яклаган активистларны эзәрлекләүләрен дәвам итә, хәтта аларның конституция кысаларында ясаган сәяси чыгышларын да криминальләштерә. Монда федераль хакимиятнең куәт блогы төп роль уйный, ул бу эзәрлекләүләргә идеологик заказ да бирә, урыннарда репрессияләрне турыдан-туры башкаручы да булып тора.
Әйтик, Башкортстанда РФ Җинаять кодексының 280.1 маддәсе нигезендә гаепләнгән активист Айрат Дилмөхәммәтов кулга алынып хөкем ителде. Сәясәтчене интернетта оппозициянең Ирекле Русия форумында "яңа федерация булдырырга" чакырган видеомөрәҗәгате һәм 2018 елның маенда Уфадагы "Эхо Москвы" радиосының "Персонально ваш" тапшыруында әйткән сүзләре өчен гаепләделәр. Башка башкорт җәмәгатьчесе Руслан Габбасов 2021 елның декабрендә Русиядән китте. Хәзер ул Литвада яши, анда сәяси сыену сораган.
Элегрәк Башкортстанның Югары мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасын экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды.
2022 елның 12 гыйнварында Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Русия Юстиция министрлыгы мөрәҗәгатен карап, "Мәскәү татарлары штабы" иҗтимагый оешмасын ябу карарын чыгарды.
Узган елның 7 декабрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәген нәфрәт яки дошманлык уятуда, шулай ук кешелек абруен кимсетүдә гаепле дип тапты. Вахитов районы прокуратурасы административ канун бозу эшен Казанда узган Хәтер көне митингыннан соң ачты. Элегрәк Русия юстиция министрлыгы экстремизм гаепләве белән ТИҮ эшчәнлеген туктаткан иде.
2022 елның 18 февралендә Русиянең баш прокуратурасы Идел буе халыкларының милли хокукларын яклаучы "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенең эшчәнлеген Русиядә теләнмәгән дип таныды.
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте 2018 елның мартында оешты. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень (Александр Болькин) һәм Ожомасонь Кирдя (Ростислав Мартынюк) нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.