Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты
(Әлмәт, 16 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылды. Аны Урсала микрорайонында төзеделәр. Бикчурин урамы, 33 адресы буенча урнашкан 16нчы номерлы «Русалочка» балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча барлыкка килде. Ул 140 урынга исәпләнгән.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Ул бюджеттан 180 миллион сумнан артык акча тотылган проектны югары бәяләде.
«Бик яхшы инициатива. Балалар бакчасы уңайлы һәм заманча килеп чыкты. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү өчен барлык нәрсә дә бар: уен зонасы, йокы бүлмәсе, азык — төлек блогы», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Мин балалар бакчасын бәяләдем инде. Чыннан да шуны раслый алам: бүгенге көндә бу иң заманча балалар бакчасы», — диде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.
«Русалочка» балалар бакчасы мөдире итеп Елена Инзерова билгеләнде. Аның сүзләренчә, яңа учреждение торак пунктта яшәүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен менә дигән бүләк булды.