2022 елда Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хокуклары темасына җыелышлар узачак
0
58
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2022 елда Татарстанның йөзгә якын эре предприятиесе хезмәткәрләр белән хезмәт хокуклары темасына очрашулар уздырачак. Спикерлар булып хезмәт инспекциясе, архив идарәсе һәм башка ведомстволар вәкилләре чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. «Татарстан предприятиеләрендә очрашулар үткәрергә планлаштырабыз. 2020 елда без җитәкчеләр белән шундый очрашулар уздырдык инде, ә хәзер нәкъ менә предприятиеләр хезмәткәрләренең активы белән. Без аларның хокукларын, законнарны, барлык процессларның ничек булырга тиешлеген аңлатачакбыз. 100гә якын оешмага барырга телибез», — дип хәбәр итте әңгәмәдәш. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Сабурская 2021 елда республикада хезмәт өчен түләү минималь хезмәт хакы күләменә дә җитмәгән 600гә якын предприятие булуы ачыкланганын хәбәр иткән иде.