Казанда бала урларга маташучы ир-ат турында хәбәр дөреслеккә туры килми
0
49
Бүген социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Казанда кыз баланы урларга маташучы ир-ат турында хәбәр таралды. Хәбәрдә видео да бар иде. Анда бер ир-ат кыз бала артыннан килә. Ата-анасы вакытында килеп җиткәнгә күрә генә, ир-ат кызны урлап алып китми кала, диелә бу хәбәрләрдә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге вакыйга турында аңлатма бирде. Урамдагы видеокүзәтү камералары язмасына эләккән ир-ат бала урларга җыенмаган, дип сөйләгәннәр ведомствода « Татар-информ» хәбәрчесенә. Кичә «Сафиуллин» полиция бүлегенә шалтыраталар һәм Имәнлек урамында исерек ир-ат узып баручыларга бәйләнеп йөрүен әйтәләр. «Урынга тиз арада экипаж китте. Алар исерек ир-атны тоткарлап, полиция бүлегенә алып килде», — диделәр министрлыкта. Ир-атка карата «вак хулиганлык» маддәсе буенча протокол төзелгән, диелә хәбәрдә.