Түбән Каманың Актүбә урамы республикада иң әһәмиятле урам буларак танылды
0
38
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Актүбә урамы Татарстанда илкүләм проект буенча ремонтланган, социаль яктан иң әһәмиятле урамнарның берсе дип танылган. Капиталь ремонт барышында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Актүбә урамында Индустрия урамыннан Октябрьнең 50 еллыгы урамына кадәр кадәр 1,7 чакрым арада капиталь ремонт ясалды. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр итә. Эшчеләр юл өслеген яңартып кына калмыйча, 250 юл билгесе һәм ике автопавильон урнаштырды. Илкүләм проект буенча яңартылган икенче социаль әһәмиятле юл буларак, Казанның Рәис Гәрәев урамы танылган.