Түбән Кама янгын сагы бүлегендә 24 яңа белгеч эшли башлады
0
25
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча килешү бүлекчәләре идарәсе Түбән Кама филиалы отряды шәхси составын 24 белгеч тулыландырды. Бүген бүлекчә командирлары таныклыклар алды. Янгын сүндерүчеләр Түбән Кама сәнәгать комплексы объектларын саклаячак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Янгын сагы бүлекчәләрендә бу вазифа кече команда звеносы булып тора. Бүлекчә командиры янгын сүндерүчеләр һәм янгын сүндерү автомобильләрен йөртүчеләр белән турыдан-туры эшли. Ул шулай ук аларны әзерләү өчен дә җавап бирә. Моннан тыш, өлкән вазифаи затлар килеп җиткәнче, янгын урынында хәрби хәрәкәтләр белән җитәкчелек итә. Белгечләрне әзерләү программасын аеруча уңышлы узган Антон Сысуев (ПСЧ-30) белән Евгений Афанасьевка (ПСЧ-44) акчалата премия биреләчәк.