Актаныш егете Польшада өстәл теннисы ярышында Россия командасында беренче урын алды
0
22
(Актаныш, 8 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). 2-6 ноябрьдә Польшаның Вроцлав шәһәрендә өстәл теннисы буенча Халыкара турнир булып узды. Россия данын яклап Татарстан теннисчылары командасы составында Актаныш егете Марат Солтанов та уенда уңышлы чыгыш ясады. Татарстан егетләре финал өлешендә хуҗаларны — Польша командасын җиңеп, I урын алды. III нче урында — Азия командасы. Турнирда Россия, Польша, Кытай, Чехия, Таиланд, Литва, Украина, Словакия, Хорватия, Финляндия командалары катнашты.