Михаил Афанасьев Яшел Үзән музыка театрын 10 яшьлек юбилее белән котлады
0
40
(Яшел Үзән, 10 октябрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзәннең музыкаль театры үзенең беренче юбилеен билгеләп үтте. «Маскарад» гала-кичәсендә танылган мюзикллардан түбәндәге күренешләр тәкъдим ителде. Мактаулы кунаклар арасында — Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалеева, музыка театры директоры Елена Антонова бар иде. «Чын күңелемнән сезне бәйрәм белән котлыйм! Музыка театры, һичшиксез, Яшел Үзән бизәкләренең берсе. Коллективка яңа иҗади табышлар, рәхмәтле тамашачылар һәм уңышлы премьералар телим!» — дип котлады Михаил Афанасьев. Кунаклар Яшел Үзән районында һәм Татарстан Республикасында сәнгать һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән театр хезмәткәрләрен дә бүләкләде.