Татарстанда фермерларга ярдәм итү өчен туры эфирлар оештырыла
0
24
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийларының видеодәресләр ярдәмендә авыл хуҗалыгын алып бару нечкәлекләрен дистанцион рәвештә үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы буенча бушлай онлайн-трансляцияләр Үз Фермерлыгым (Свое Фермерство) платформасында «Агролайф» бүлегендә уза. Катнашу өчен платформага керергә кирәк, кушылырга һәм 24/7 форматында аграр юнәлеш буенча үзең өчен кызыклы булган нәрсәләрне тыңларга мөмкин. Фермерлар белем бирү вебинарларында катнаша, авыл хуҗалыгы техникасы яңалыклары белән таныша алалар. Моннан тыш, платформа кысаларында җитештерүгә онлайн-экскурсиягә дә эләгергә йә заманча биопрепаратларны лаборатор сынауларда катнашырга мөмкин. Видеодәресләрне АПКның фәнни-тикшеренү институтларының профессорлар-укытучылар составы, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары җитештерүчеләр вәкилләре уздыра. Экспертлар ил селекциясенең алдынгы казанышлары һәм энтомофаглар ярдәмендә уңышны органик яклау үзенчәлекләре, фермерларга ярдәм чаралары, бакча җиләк-җимешләрен үстерү үзенчәлекләре, авыл хуҗалыгында иярченле мониторинг, органик җитештерү һәм акыллы фермерлык турында сөйлиләр, диелә хәбәрдә.