Эшмәкәрләрнең хәйрия фонды «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 620 мең сум сәдака тапшырды
0
44
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Узган ялларда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациянең Private Clubның чираттагы утырышында Казанның мөселман эшмәкәрләре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен 620 000 сум күләмендә акча җыйды. Бүген РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Private Club резидентлары исеменнән әлеге хәйрия ярдәме «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырылды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт кунакларга изге башлангычлары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде һәм акчаларның парталар һәм дәреслекләр алуга юнәлдереләчәген әйтте. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы сүзләренчә, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып мөселман белем бирү проектларына, мөселман уку йортларына һәм ислам фәннәре буенча белем бирүче укытучыларга ярдәм итү тора.
Очрашу тәмамлангач, мөфти хәзрәт кунакларга яңартылган мәдрәсә бинасын күрсәтте.
Бу Татарстан мөфтиенең РФ мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчелеге белән беренче генә очрашуы түгел. Әлеге ике оешма арасындагы эшчәнлек РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасындагы килешү нигезендә алып барыла. Бу килешү агымдагы елның май аенда имзаланды.