Чүпрәлегә «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пункты килде
0
30
(Ч\прәле, 14 август, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Проектның максаты — социаль-икътисади проблемаларны алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм наказлар җыю. Кабул итү пунктлары автобусларда урнашкан, алар Татарстанның 500дән артык торак пунктын йөреп чыгачак. Кабул итүнең мобиль пунктлары белән бергә «Минем депутатым» проекты да эшли. Бу көннәрдә мобиль кабул итү пункты РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Александр Терентьев белән бергә Чүпрәле районы территориясенә килде. Беренче булып Яңа Уби авылы сайлаучылары үз сорауларын бирде. Авыл кешеләренең төп мәсьәләсе — су белән тәэмин итү. Авылда яшәүчеләрнең сүзләренчә, кайбер урамнарда кешеләр сусыз утыра, коелар кибә. Шулай ук авыл халкыннан юлларны төзекләндерү турында да наказлар бирелде. Аннары мобиль пункт Иске Чүпрәле авылына килде. Халык мобиль кабул итү пунктына үзәкләштерелгән канализация челтәре төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук азык-төлеккә бәяләрне җайга салу турында да сораулар күтәрелде, шәхси сораулар да яңгырады. Мобиль кабул итү пунктлары алга таба да Татарстан авылларына барачак.