Равил Әхмәтшин Россиянең хәрби җитәкчеләренә ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды
0
31
(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә ТАССРның 100 еллыгы медальләрен тапшыру тантанасы булды.
Вәкиллек хәбәр иткәнчә, «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән генерал-майор Андрей Торощин, Россия оборона идарәсе Илкүләм үзәге башлыгы урынбасары — Россия Кораллы көчләренең авиация очышларын контрольдә тоту һәм координацияләү үзәге башлыгы Виктор Калганов, Россия оборона идарәсе Илкүләм үзәге башлыгы урынбасары, генерал-майор, Россия Федераль сак хезмәтенең Президент полкы командиры Андрей Филякин бүләкләнде.
Аларга Татарстан Республикасы белән уңышлы хезмәттәшлек, илнең оборонага сәләтен ныгытуга керткән өлешләре һәм гражданнарга хәрби-патриотик тәрбия биргән өчен медаль бирделәр. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры — Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тапшырды.
«Россиядәге күп кенә хәрби башлыклар Татарстан белән бәйле, алар республикада туган, укыган яки эшләгән кешеләр. Алар — Казан Суворов хәрби һәм Казан югары танк училищесын тәмамлаучылар. Татарстан ил оборонасы өчен яхшы кадрлар составы тәрбияләде. Мәсәлән, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оешкан Офицерлар клубы Советлар Союзы һәм Россия Герое булган 16 кешене берләштерде», — диде Равил Әхмәтшин.
Андрей Филякин Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, шулай ук Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә бүләк һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде. Ул үзенең балалык һәм үсмер еллары Казанда узуын сөйләде. Андрей Филякин Казан Суворов хәрби училищесын тәмамлаган.
«Татарстан Республикасыннан армиягә чакырылучыларны полкка җыю турындагы инициативаны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдим итте. Һәм мин бу эшне хәрби комиссар Сергей Погодин белән бергә башладым», — диде Президент полкы командиры.
Бүген бу элиталы бүлектә 20 татарстанлы хезмәт итә. Республикадан армиягә чакырылучыларны 2010 елдан башлап җыялар.