Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Сакал йөртмәсәң, чыбык белән суктыралар» — «Мәгариф» журналы

0 54
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», «Мәгариф», Рәшит Минһаҗ). Көрәк сакаллы әлеге милләттәшебезне әүвәл Әфганстан татары дип гөманлаган идем. Рөстәм Хәбибуллин үзебезнең Актаныш егете булып чыкты.  Дөресен әйтим: Татар конгрессында Әфганстан татарларына кагылышлы зур сөйләшү була дип ишеткәч, кем әйтмешли, атлый-йөгерә Ирек мәйданына ашыккан идем. Анда, нигездә, әфганчы-интернационалистларны җыйган булып чыктылар. Дүрт дистә ел элек булган хәлләрне, СССРның Әфганстанга «чикләнгән контингент» дип аталган гаскәр кертүен искә төшерсәң (анда миллионлаган татар яшәгәнен дә белгәч), тау-таш арасында татар татарга каршы да сугышып йөргән булып чыга түгелме соң?! Хәер, хәзер, кырык ел узгач, СССР җитәкчеләрен «авантюристлар» дип гаепләве ансат. Социалистик дөнья белән капиталистик дөнья капма-каршы торганда дөрес карарга килүе шактый читен булгандыр. АКШ үзе дә соңрак әлеге «әфган капканы» на килеп капты, әле һаман гаскәрен чыгарып бетерә алмый аптырый. Без-журналистлар, табигый, «аборигеннарны», ягъни Әфганстан татарларын күрергә килсәк, оештыручылар, нигездә, әфганчы-сугышчыларны, һәрхәлдә, шул дәһшәтле вакыйгаларга катнашы булганнарны җыйган булып чыкты. Менә шуңа күрә сәеррәк тоелды бу кичә. Дөрес, кичәдә әлеге Әфганстан татарларын үз күзе белән күргән, алар белән шактый тыгыз аралаша башлаган Рөстәм Хәбибуллин Каф тавы артындагы милләттәшләребез турында язарга килгән каләм әһелләренә табыш булды. Ни дисәң дә кызык бит: көтмәгәндә-уйламаганда 7 миллионлы татар милләте ун миллионга җитәргә тора. Байтак кына мәгълүмат чаралары, Әфганстанда өч миллион милләттәшебез яши икән, дип язып чыкты ич. Дөрес, бераз соңрак, 300 меңнән 3 миллионга хәтле татар булырга мөмкин, дип төзәтмә кертүчеләр күренде. Ни генә булмасын: безнең өчен зур куаныч бу. Күрше илдә йөз меңләгән, миллионлаган милләттәшең, өммәттәшең яшәп ятсын әле! Кем сөенмәс?! Без монда, татар бетә, дип аһ органда, чикнең теге ягында, борын төбендә генә карендәшләр дөнья көтә икән, ләбаса. Дөрес, телебезне онытып бетерә язсалар да, Рөстәмнең сөйләвенә караганда, татар икәнлекләрен хәтерлиләр, башка милләтләр арасында һәм шулар атамасын алып яшәсәләр дә, сөнниләр, хәнәфиләр булып калганнар, рәхмәт яугыры! Югыйса, без монда, элек ислам дине татарны сакласа да, хәзер инде сакламый, рус телле мөселманнар илдә арта бара, шул исәптән бәгъзе руслар да исламга күчә башлады, дип аптырый башлаган идек. Милли үзаң барыбер кала, дини үзенчәлек, бу очракта сөннилек, хәнәфичелек (тәгаен алганда Әфганстан җирендә) татарлыкны сакларга ярдәм итә икән, шөкер. Дөрес, Әфганстан татарлары белән аралашу, хезмәттәшлек итү бик үк җиңел булмаска охшаган. Без инде шактый европалашкан, гасырдан артык дөньяви дәүләттә яшәп ятабыз, чикнең теге ягында, әфган җирендә дини дәүләт тәртипләре хөкем сөрә. Әмма үтеп чыга алмаслык каршылык түгел бу. Әнә Азәрбайҗан әзәриләре белән Иран әзәриләрен икесе ике халык дип сөйлиләр иде. Җәмгыятькә дин тоту иреге кайтарылгач, ике арадагы боз эри башлады. Шәт, без дә озакка сузмый уртак тел табарбыз. Шуңа күрә дә ике арадагы багланышларны ныгыту бурычы галимнәребез белән беррәттән дин әһелләребезгә, тәгаен алганда, Татарстан Диния нәзарәте җитәкчеләре җилкәсенә дә төшә, минемчә. Татар милләтен саклау стратегиясен эшләргә алынган Татар конгрессына да киң мәйдан ачыла, җәмәгать. Әйдәгез, Әфганстан татарларының барлыгын, күплеген татар яшәешенең бер мисалы, үрнәге, дип кабул итик. Бәлкем, Ходай безгә аларны бер сабак булыр дип саклагандыр?!   Россия Мөселман хәйрия-патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин илләребез арасында сәүдә-икътисади багланышларны җайга салу ниятендә Әфганстанга моннан дүрт ел элек барып чыккан (әлеге фондның вәкиллекләре Фәләстыйн, Гыйрак, Сүрия кебек ислам дәүләтләрендә дә бар). Нигездә, илнең төньяк провинцияләрендә — Мазари-Шәриф, Кондыз якларында эш йөртә, Россиядә җитештерелгән, ихтыяҗ зур булган товарларны мөселман кардәшләребезгә китереп җиткерүне төп бурычы итеп саный якташыбыз.    Кызганыч, Рөстәм үзе иске татар язуын белми булып чыкты. Кардәшләребез белән күрешкәч, анда кулына алган китапларның текстларын Интернет ярдәменә укып карагач, инкыйлабка хәтле булган телебезгә — иске татар теленә охшаган, дигән фикергә килгән ул (гаҗәп түгел, инкыйлабка хәтле Истанбулда чыккан китапларны — Казанда, Казанда нәшер ителгәннәрне Истанбулда, Кырымда тәрҗемәчесез укыганнар лабаса). — Әдәби телнең уртак булуы бер хәл, Әфганстан татарларында ерак гасырладан килгән гореф-гадәтләребез, әйтик, татар көрәше яхшы сакланган. Нәкъ бездәге кебек әүвәл бәйләмичә көрәшәләр дә, аннан сөлге бәйләп бил алышалар. Ат чабышы да нәкъ шул. Анда да бездәге кебек чыдам татар атлары. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, бездәге кебек Сабантуй уздыралар. Элек татарларның статусы берничек тә билгеләнмәгән иде. Хәзер милләт атамасын туу таныклыгына кертүгә, паспортта яздыруга ирештеләр. Чираттагы бурыч, Милли Шура — парламент аша уздырып, татар милләтен ил Конституциясенә кертүгә ирешү. Хәзер ашыгыч рәвештә татар теле дәреслекләре булдырырга кирәк. Билгеле, төньяк провинцияләрдә төп аралашу теле дари теле булгач, әлеге җирлектә яшәгән бөтен кеше дә белгәч, дәреслекләрне шушы тел нигезендә язарга кирәк. Татар тел белгечләре, филолог галимнәр өчен бу бик авыр эш булмастыр дип уйлыйм. Татарлар гына яшәгән өязләр, татар атамасы кергән авыл-шәһәрләр байтак. Әфганстанда, чыннан да, берничә миллион татар булырга мөмкин, — дип сөйләде Р. Хәбибуллин. Татар исемен танытуга, ишәйтүгә, Татарстан белән элемтәләрне ныгытуга Әфганстанда ни-нәрсә комачаулый соң? «Үзбәкләр, хәзәрлеләр моңа сөенмәячәк инде. Татарның саны артса, аларның саны кимеячәк бит», — дип аңлата ул. Әле шунысы да бар: бу якларда төрекләр бик актив икән. Төрек теле курслары ачып, белем алырга сусаган яшьләрне Төркиядә укытып, үзара яхшы багланышлар урнаштыра икән төрек кардәшләребез. «Безгә дә Әфганстанда менә шундый тел курслары ачасы, яшьләрне үзебезгә чакырып укытуны җайга саласы иде», — дип хыяллана Рөстәм.    Сүз уңаенан әңгәмәдәшемнең көрәк сакалына төрттерәм, сакаллы булгач, сине үзебезнең кеше дип уйлыйлардыр инде, дим. Чынлап та, шулай икән. Озын сакаллы булгач, машинаны туктатып, кем икән дип кызыксынып тормыйлар, ди. Сакалсыз булсаң, сакал-мыек үсми торган кеше — күсә булуың турында табибтан белешмә кирәк, белешмәң юк икән, чыбык белән суктыралар, дип көлә ул. Илнең бер үзенчәлеге шунда: кешеләр хөкүмәткә ышанып бетми, шуңа күрә байтак кына төбәктә җирле каршы тору көчләре үз халкының иминлеген үзләре саклый. Ни кызганыч: илдә тынычлык, татулык урнашмаганга, төрле җинаятьчел халыкара төркемнәрнең мәнфәгатьләре кисешкән дәүләт булганга, Әфганстан һаман балалар үлем-китеме буенча дөньяда беренче урында тора икән. Әфганстан белән Пакьстан арасында чикләр шартлы гына булганга, күчеп йөрүче кабиләләр байтак, шуңа күрә ил халкының санын төгәл алуы да кыен, диләр белгечләр.    Сүзебезне әфганчы-интернационалистларны искә алудан башлаган идек. Әңгәмә ахырында үзеннән-үзе бу тема кабат калкып чыкты. «Әфган конфликты» вакытында хәбәрсез югалганнарны ачыклау белән дә шөгыльләнә икән әлеге хәйрия фонды. Әле күптән түгел генә әлеге сугыш-орыш хәрәкәтләрендә һәлак булып, Әфганстан җирендә җирләнеп калган, үз вакытында хәбәрсез югалган дип саналган өч якташыбызның кайда җирләнүен белешкән фонд әһелләре. Болар — Мамадыштан Илшат Гәрәйханов, Чаллыдан Юрий Быков, Актаныштан Хамбал Гамбаров. Хәзерге вакытта Әфганстан җирендә, гомумән, өч йөзләп илдәшебезнең җәсәде бар дип исәпләнә. Ил парламенты бу җәсәдләрне төрле чокыр-чакырлардан зиратларга күчереп җирләргә дә, ватаннарына алып китәргә дә рөхсәт биргән. «Табигый, якыннары үзләренә алып кайтып җирләрләргә телиләрдер. Тик Әфганстанда тынычлык урнашып бетмәгәнгә, әле хәзер дә җәсәдне казып алып тәгаен кем булуын ачыклавы, бернинди маҗарасыз ул төштән алып китүе кыен һәм хәвефле гамәл булганга, бу эшкә керешми торабыз», — дип авыр сулады Рөстәм.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Силы ПВО за ночь сбили над Россией 273 БПЛА, сообщили в Минобороны

В Северной столице разыграли путевки на юбилейный Кубок России по фитнес-аэробике

Татарстан вошел в топ-10 направлений для отдыха на День России

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.