Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Казан инновация университетында милли аш-су студиясе ачылды

0 37

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге пешекче IT-инженер да булырга тиеш, дип саныйлар Казан инновация университетында. Биредә IT-технологияләр белән җиһазландырылган Россиядә беренче татар кулинариясе студиясе ачылды.

Тимирязев исемендәге Казан инновация университетында ачылган уникаль аш-су студиясе Юныс Әхмәтҗанов исемен йөртә. Бу студия татар ашлары мирасын саклап калырга һәм аны заманча тәкъдим итәргә ярдәм итәчәк, ди оештыручылар. Алар моның университет өчен кадрлар әзерләү һәм кулинария индустриясен үстерүнең яңа этабы булуын ассызыклый.

«Казан Россиянең гастрономия башкаласы дигән югары статус алды. Бу статусны саклап калу өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк. Үзебезнең милли кулинария кафедрасы кысаларында заманча җиһазландырылган студиядә без шундый кадрларны әзерләячәкбез», — диде журналистларга Казан Инновация университеты ректоры Асия Тимирясова рәсми ачылыш алдыннан.

«Пешекчене кызган таба янында тора дип күзаллаучылар бар. Бүгенге пешекче яңа компетенцияләргә ия булырга, программалаштыруны белергә, ягъни, IT-инженер булырга тиеш. Заманча цифрлы технологияләрне белмәсәң бу җиһазларны куллана алмаячаксың», — дип дәвам итте ул.

Милли кулинария ачылу тантанасына Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов, Казан шәһәренең туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова, Юныс Әхмәтҗановның кызы Фәридә Давидова һәм башкалар чакырылган иде. Рәсми ачылыштан соң Университет ректоры Асия Тимирясова кунакларны уку йорты кысаларында чыккан аш-су китаплары белән таныштырды. Биредә Каюм Насыйриның аш-су рецептларыннан торган уникаль китабы аеруча игътибарга лаек.

Кунакларга студияне аның тулы хуҗалары булган студентлар тәкъдим итте. Лабораториянең кызыклы җиһазы — интеллектуаль күпфункцияле таба. Ул 350 ризык әзерләү программасына ия. Ризыкны үлчәп кенә калмый, эчке температурасын да төгәл билгели. Бәясе 2 млн сумнан артык булган әлеге таба Германиянең Rational компаниясеннән кайтарылган. Россиянең бер генә уку йортында да мондый җиһаз юк, ди оештыручылар. Табаны немец компаниясе бушка биргән. Юныс Әхмәтҗанов исемен йөрткән студияне Университетның дизайн бүлеге студентлары бизәгән. Биредәге һәр деталь, хәтта өстәлләргә куелган салфеткалар да кабатланмас итеп эшләнгән.

«Туган еллар һәм милли бердәмлек елында шушындый искиткеч студия ачылды. Биредә безнең студентлар гына укып калмый, рестораннарда эшләүчеләр өчен осталык дәресләре дә үтәчәк», — диде Университетның декан урынбасары Лилия Родникова.

«Моннан ике ел элек Казанда милли шоу-рум ачу идеясе килде — 2021 елда без аны тормышка ашыра алдык. Технологлар әзерләү өчен институт белән берлектә студия ачтык. Биредә ике берәмлек җиһаз куелган. Алар Германиядә кулдан җыелган», — дип аңлатты Rational компаниясенең региональ вәкиле һәм шеф-повар Рамил Әхмәтов.

«Студентлар үз максатлары кайнар таба янында тору гына булмавын аңласыннар, алар профессиональ җиһазлар белән эшләргә өйрәнеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алсыннар», — дигән теләкләрен җиткерде ул. Рамил Әхмәтов бу җиһазларда теләсә нинди татар милли ризыгын әзерләп булуына ышандыра.

«Бөтендөнья татар конгрессы каршында татар халык милли ашлары буенча координацион совет төзелде. Безнең максат — татар милли ризыкларын Татарстанда гына түгел, татарлар тупланып яшәгән төрле төбәкләрдә җәелдерү. Алдыбызда татар ашларының брендын күтәрү мәсьәләсе тора», — диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров. «Безнең берәр эшмәкәр татар халык ашлары буенча берәр төбәктә кафе яки ресторан ачарга уйлый икән, ул Казанга килеп аның үрнәген алырга тиеш. Аның өчен бу база булдырылды да инде — бирегә килеп мастер-класслар алып булачак», — диде ул.

Казан инновация университетында Милли кулинария бүлегендә хәзерге вакытта 300 студент белем ала. Аларның бер өлеше көллияттә укыса, бер өлеше югары белем ала. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

На частоте гармонии: Чебоксары и Новочебоксарск включают Relax FM

Заключительные матчи сезона РПЛ: где и когда смотреть

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

Петербургский "Зенит" вышел в финал Кубка России по волейболу


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.