Арча шәһәрендә экологик бәйрәм үткәрделәр
0
40
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2021» республика акциясе кысаларында Арча шәһәренең Җиңү паркында экологик бәйрәм үткәрелгән. Арча муниципаль районы башкарма комитеты концерт-күңел ачу программасы оештырган, «Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте активистлары танып-белү квестлары әзерләгән. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашкан. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концертта бик теләп катнашкан. Бу турыда министрылк матбугат хезмәте хәбәр итә. Ә укучылар макулатура, тотылган батарейкалар, пластик капкачлар җыюда катнашкан. Яшьләргә шәһәр халкы да кушылган, алар үзләре белән алып килгән калдыкларны сортларга аеруда актив катнашкан. «Чүп-чарны контейнерларга җыярга күнеккәнбез инде, хәзер исә, киләчәк буыннар өчен табигый ресурсларны саклап калу өчен, аны бүләргә дә өйрәнергә кирәк», — диде шәһәрдә яшәүче ханым. Экологик бәйрәм нәтиҗәләре буенча барысы да күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алган.