Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Зыялылык өлгесе — «Мәдәни җомга»

0 22

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Мәдәни җомга» , Хатыйп Миңнегулов). Хакмы-юкмы — белмим безнең агай-эне арасында шундый бер хәлне искә төшергәләп торалар: имеш, Сибгат Хәким бервакыт үзенең каләмдәш дусты Нурый Арсланга болай ди: «Мин үзем бәләкәй, ябык, күзгә-башка ташланырлык түгел. Ә менә сиңа, Нурый, Ходай Тәгалә мәһабәт гәүдә, күркәм йөз-кыяфәт биргән. Татарны галәмгә таныту өчен менә синең кебекләрне Англия парламентларына, дөньяга күрсәтеп йөрергә кирәк». Шул эпизод Илдар Кыямовны күргән саен искә төшә. Олуг шагыйребезнең сүзләре, әйтерсең Нурый ага Арсланга гына түгел, Илдарга да атап әйтелгән: күркәм буй-сын, чын ир-атка хас килеш-килбәт.

Илдар Кыямов халкыбызның Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834), Әкъдәс Нигъмәт Курат (1903-1971) һәм башка бик күп күренекле затларын биргән Чирмешән төбәгеннән. Бөек Исхакыебызның да әти-бабалары шушы яктагы атаклы Лашманнан булуын онытырга ярамый. Бераздан бу тарафларны тагын да таныткан Илдар да шушы районның Кара Чишмә авылында 1971 елның 11 февралендә гаиләдә бишенче (төпчек) бала булып дөньяга килә. Әтисе Әгъләмеддин һәм әнисе Саимә — гади хезмәт кешеләре, колхозчылар. Бу гаилә әхлаклыгы, тырышлыгы, җыр-моңны, китапны яратуы белән аерылып тора. Кечкенә Илдар шундый мохиттә тәрбияләнеп, әти-әнисеннән, туганнарыннан сабаклар, тормыш тәҗрибәсе алып үсә. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Илдар, һич икеләнмичә, Казан университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга керә. 1988—1993 елларда биредә белем ала. Бу — милли-мәдәни хәрәкәтнең шаулап торган чоры. Егетебез дә аның үзәгендә бөтерелә. Университеттагы Ирнис Рәхимуллин җитәкчелек иткән атаклы татар хорының иң актив әгъзасы (Бу коллектив белән ул алга таба да (20 ел буе!) (еш кына солист сыйфатында) хезмәттәшлек итте).

Матур табигый тавышлы студент егетебезнең җырлавына җәмәгатьчелек игътибар итә. Аны җыр сәнгате буенча профессиональ белем алырга кодалый башлыйлар. Илдар, журналистика факультетын тәмамлауга ук, күпләрне шаккатырып, Казан консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 1993-1999 елларда биредә җыр-музыка серләрен ныклап үзләштерә. Вокал дәресләрен алып баручы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева: «Илдар — укуга, гыйлемгә туймас кеше», — дип кат-кат әйтә торган була. 

Консерваториядә укуының тәүге елларында ук Илдар журналистика бүлегендә белем алган Мөршидә исемле кызга өйләнә. Берсеннән-берсе күркәм, татар җанлы ике уллары бар. 1995 елда туган Идел театр училищесын тәмамлаган, читтән торып университетның журналистика бүлегендә укый. Хәзер ул «Татарстан» ДТРК дикторы. Әтисенеке кебек матур тавышы, төзек сөйләме белән инде танылып та килә. Күркәм буй-сынлы бу егет төрле мәдәни чараларны алып та бара. Музыка мәктәбендә белем алган кече уллары Ихтыяр да җыр-музыкада әтисеннән калышырга теләми. 

Университетның журналис­тика, консерваториянең җыр сәнгате буенча дипломнарына ия булган Илдар Кыямов ике гасыр аралыгында нәшрият-редакцияләрдә, милли-мәдәни Үзәктә һәм башка урыннарда эшли. Конферансье буларак таныла. 2003 елда аны «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалына «алып баручы» итеп чакыралар. 

Телевидение — Илдар Кыямовның инде егерме елга якын эшләгән төп урыны. Шушы вакыт эчендә ул бу «серле сандык”ның серләрен үзләштергән, бай тәҗрибә туплаган, тамашачы алдында сыналган, тележурналист буларак күз алдына килеп баса. «Хәерле иртә», «Татарлар», «Манзара» һәм күп кенә башка тапшырулар белән бу зат инде күптәннән тамашачының күңел түренә урнашкан. 

Сөйләм культурасы элек-электән үк мәгариф, мәдәният һәм гомумән тәрбия системасында югары бәяләнгән, аңа җитди таләпләр куелган. Бу аеруча хәзерге татар милли тормышы өчен бик тә мөһим. Күбебезнең теле төзек түгел, урынсызга чит тел сүзләрен кулланабыз. Сөйләмебез татарча булганда да, авазларның фонетик яңгырашы безнеңчә түгел. Бу аеруча балаларның сөйләмендә, алар өчен булган тапшыруларда еш очрый. Мондый шартларда дикторларның, алып баручыларның сөйләмнәре чын татарча, камил булырга тиеш. Бу яктан Илдар Кыямов чыгышлары матур бер үрнәк булып тора. Аның сөйләме аһәңле дә, төзек тә, аңлаешлы-үтемле дә. Илдар Кыямовның телетапшыруларга алдан ук ныклап әзерләнүе сизелеп тора. Аның хәбәрдарлыгы, күп мәгълүматка ия булуы төрле ситуация-хәлләрдән уңышлы чыгарга, көтелмәгән сорауларга тиешле җаваплар бирергә ярдәм итә. Шунысы гыйбрәтле: Илдар Кыямов үзенең шәхси, профессиональ тәҗрибәсен башкалар, аеруча яшьләр белән бик теләп уртаклаша. Бу хакта аның хезмәттәшләре еш искә төшерә. Мәсәлән, «Яңа гасыр» телеканалының иртәнге тапшырулар редакциясе директоры Леонард Дәүләтшин менә нәрсәләр яза: «Редакциягә килгән яшь корреспондентлар аның кайгыртучан мөнәсәбәтен тоеп эшли, эшкә өйрәнә. Журналист текстларын төзәткәндә дә һәрберсе белән аерым-аерым берәр сәгатьлек „татар теле дәресләре“ уздыра, ачыкланган хаталарның ни сәбәпле килеп чыгуын төшендерә ул… Бай сәхнә тәҗрибәсенә ия журналистны яшьләр авызларын ачып тыңлый. Иң мөһиме бәрәкәтле җиргә төшкән орлык кебек, Илдарның дәрес-сабаклары мул, яхшы шытым бирә». 

Илдар Кыямов телевидение тапшыруларын гына түгел, ә күп төрле кичә-концертларны алып баручы да. Чирмешән егете алып барган, оештыруда катнашкан бу төр мәдәни чаралар төрле залларда, төрле урыннарда уза. Эчтәлек-табигатьләре белән дә ул кичәләр төрле. Күптән түгел генә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында шагыйрь, бик күп җырлар авторы Мансур Шиһаповның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Аннан тамашачылар, шул исәптән без фәкыйрегез дә, бик канәгать калды. Кичәнең югары дәрәҗәдә узуында аны алып баручының да роле зур булуын зал күреп, күзәтеп торды. Иҗтимагый-рухи тормышта «хөкүмәт концерты», «хакимият кичәсе» дигән сүзләр ишетелеп тора. Гаять җаваплы бу төр рәсми кичәләрне алып баруны да еш кына Илдар Кыямовка тапшыралар. Юбилярыбыз тамада буларак та билгеле. Ул мәҗлестәгеләргә һәрчак ихтирамлы, тигез мөнәсәбәттә тора.

Илдар Кыямов үзенә хас алып бару осталыгына ия. Ул җитди дә, ачык та йөзле. Кирәк вакытта чамасын белеп кенә елмаеп, көлдереп тә куя. Тавышы матур, көчле, сөйләме аһәңле. Чыгыш ясаучыларга һәм залга ихтирами мөнәсәбәт. Аның авызыннан минем кешеләрне түбәнсетерлек, үпкәләтерлек сүзләр ишеткәнем юк. Шигырьләрне, әдәби текстларны ул аларның эченә кереп, авторларның уй-кичерешләрен үзенең күңеле, йөрәге аркылы уздырып укый. Килеш-килбәте, сәхнәдә үзен тотышы, зәвык­лылыгы белән дә тамашачының игътибарын җәлеп итә. 

Әйткәнебезчә, Илдар Кыямов — югары белемле, профессиональ, төрле конкурслар лауреаты булган җырчы да. Аның кичә-мәҗлесләрдә, концертларны алып барганда матур, моңлы итеп җырлавы да күңелләргә кереп калган. Мәдәни-сәнгати эшчәнлеге, конферансьелык манерасы, зәвыклылыгы, буй-сыны халкыбызга, тел-моңыбызга тугрылыгы белән Илдар Кыямов билгеле бер дәрәҗәдә бөек шәхесебез Айрат Арслановны да хәтерләтә, аның классик тәҗрибәсен, традицияләрен дә яңа шартларда уңышлы дәвам иттерүчеләрнең берсе буларак күзаллана.

«Яраткан бәндәләренә Аллаһ Тәгалә сәләтне кушучлап бирә бит!» — дип әйтәләр. Илдар да шундый бәхетле затларның берсе. Соңгы вакытта ул киң җәмәгатьчелекне яңа һөнәр-шөгыле белән дә шаккатырды. Баксаң, юбилярыбыз төбәк тарихын өйрәнүче шактый җитди галим-тикшерүче дә икән. 2017 елда дөнья күргән 720 битлек «Кара Чишмә карьясе» китабы, — Исхакый әйтмешли, моның аяклы дәлиле. Гаять күп төрле фикер-күзәтүләр, материаллар, шул исәптән архив документлары да тупланган бу мәҗмуганы язуга искиткеч зур хезмәт кергән. Авторның үзе искәртүенчә, ул аны әзерләүгә дистә елдан артык вакытын биргән. Китапта Кара Чишмә авылының тарихы һәм бүгенге хәле дә, кешеләре, табигате, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, сөйләме, шәҗәрәләре, җыр-моңнары, бәет-мәзәкләре… — кыскасы, бөтен ягы җанлы, үтемле итеп яктыртылган. Шунысы мөһим: бу китапта Кара Чишмә үзбашка гына түгел, ә милләт, җәмгыять тормышы белән бәйләнешләрдә яктыртыла. Хезмәт халкыбызның үткән юлын, бүгенге тереклеген, буыннар дәвамчанлыгын, милли барлыкны өйрәнүгә, адәм балаларын комплекслы тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Соңгы вакытта төбәк тарихын язу киң колач алды. «Кара Чишмә карьясе» китабы — бу игелекле процесста бик тә күркәм үрнәкләрнең берсе. Кызганыч ки, андый хезмәтләрне әле без тиешенчә файдаланып, пропагандалый белмибез (аеруча балалар һәм яшьләр арасында).

Илдар Кыямовның күпкырлы эшчәнлеге радио-телевидениедән тапшырулар алып бару, мәкалә-хезмәтләр язу, җырлау, сәхнәдә чыгышлар ясау, тәрҗемә, конферансьелык… белән генә чикләнми. Ул әле әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Аларның кайберләрен кичә-мәҗлесләрдә сөйләп, укып та җибәрә. Әмма аның бу төр язмалары, ничектер, таркау, бергә тупланмыйча ята иде. Һәм менә, ниһаять, 2020 елның ахырында аның «Җырларымда — җирсүем» исемле махсус җыентыгы дөнья күрде (К.: Татарстан китап нәшрияты, 2020). Анда авторның төрле елларда язылган йөзләп парчасы тупланган. Шигырьләрдә, татарның тормыш-яшәеше, туган җир, милләт, ата-ана, мәхәббәт, гаилә, гомер агышы… турындагы уй-кичерешләре гәүдәләнеш тапкан. Китапка исем итеп алынган парчасын, автор мондый юллар белән төгәлли:

…Кәгъбәләргә йөзем 

                турылана,

Ходай рәхмәтләрен киң иткән.

Кара Чишмәкәем, 

             Изге җирем, —

Минем өчен Мәккә син икән.

Үзенең ярты гасырлык гомер бәйрәмен Илдарыбыз игелекле, бәрәкәтле эш-гамәлләре белән каршылый. Аның күпкырлы эшчәнлегендәге һәр сүзе, һәр адымы халкыбызга, газиз милләтебезгә хезмәт итүгә, шатлык-куанычлар китерүгә, яшәүгә дәрт, өмет бирүгә юнәлтелгән. Моның өчен аңа олуг рәхмәтләребезне юллыйбыз. Моннан 15 еллар элек авариягә очрап, Илдар бик авыр хәлдә калган иде. Аллаһы Тәгалә аны саклап калды, янә тормышка кертеп җибәрде. Бу уңган-булган шәхесебез, афәтләргә очрамыйча, киләчәктә дә сау-сәламәт яшәп, милләтебезне куандырып гомер кичерсен иде!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

На частоте гармонии: Чебоксары и Новочебоксарск включают Relax FM

Заключительные матчи сезона РПЛ: где и когда смотреть

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

Петербургский "Зенит" вышел в финал Кубка России по волейболу


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.