Актанышта Искәндәр Гыйләҗев «Татарстан торак пунктлары» энциклопедиясен тәкъдим итте
0
36
(Актаныш, 16 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Гөлчәчәк Фәрдиева). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев Актаныш мәдәният йортында халык белән очрашты. Анда Искәндәр Гыйләҗев 3 томнан торган «Татарстан Республикасы торак пунктлары» энциклопедиясен тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Энциклопедиягә Татарстанның ундүрт районындагы 1 057 авыл турында мәгълүмат тупланган. Китапка Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа һәм Бөгелмә районнары кергән. Тарихчының районга килүе дә юкка гына түгел. Туган якны өйрәнүчеләрне, укытучы һәм студентларны, авыллар тарихы белән кызыксынучыларны институт эшчәнлеге белән таныштырып, алар тарафыннан яңа тәкъдимнәр алу. Ә эшчәнлегенең төп юнәлешләре рус һәм татар телләрендә күптомлы Татар энциклопедиясен, шулай ук тармак энциклопедияләре һәм башка фәнни басма-белешмәлекләр әзерләү һәм нәшер итү. «Киләчәктә шушы юнәлештә хезмәттәшлек итсәк, район тарихын онытмаска һәм аның әдәбиятын, гореф — гадәтләрен саклап калуга зур мөмкинчелекләр бирер», — диде Искәндәр Гыйләҗев. Очрашуда интернет челтәрендә эшләп килә торган татар электрон энциклопедиясе проекты турында да суз алып барылды. Хәзерге технологияләргә таянып, мәгълумәтләрне мөмкин кадәр күбрәк дөньяга тарату өчен эшләнә торган әлеге проект язмаларны һәм тарихи истәлекләрне аудио, видео форматта да тәкъдим итә.