Апас районы эшмәкәре илкүләм проект грантына ферма төзи башлады
0
49
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районы фермере «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм» илкүләм проекты гранты акчасына 1 гектар мәйданда ферма төзи. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Данил Вилданов быел «Агростартап» программасы буенча 5 миллион сум күләмендә грант алган. Грант акчасына фермер трактор һәм 80 баш үгез сатып алган, шулай ук ферма төзи башлаган.
«Бинаның баганалары утыртылды, төзелеш материаллары кайтарылды. Ферма программада каралган барлык шартларга туры китереп төзелә. Хуҗалыкта өстәмә ике эш урыны булдырылган», — диделәр министрлыкта.
Данил Вилданов — гаилә фермерлык эшен дәвам итүче. Элек аның әтисе абыйсы белән бергә крестьян-фермер хуҗалыгы булдырган һәм үз эшен башлаган. Фермер эшеннән тыш, Вилданов умартачылык белән шөгыльләнә, аның 50 оя умартасы бар.
Агымдагы елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм» илкүләм проекты буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәүләт ярдәме алган 64 фермер яшелчә үстерү, балык үрчетү, умартачылык, ат үрчетү, сөт һәм ит җитештерү белән шөгыльләнә башлады.