Түбән Камада Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе эшли башлады
0
34
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Каманың комплекслы музеенда чираттагы вернисаж — Татарстан атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе эшли башлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Чәчәк ат, туган ягым» күргәзмәсендә шәһәр күренеше, Сабантуй һәм татар авылы күренешләреннән 29 эш тәкъдим ителә», — ди музей хезмәткәрләре. Гомумән, Илдус Мортазин иҗаты шәһәр һәм республикада гына түгел, гомумән, ил күләмендә лаеклы урын алып тора. Аның рәсемнәре әйләнә-тирә дөньяны бөтенләй башка яктан ача. Күргәзмә бүген, 6 октябрьдә, 16.00 сәгатьтә ачылды, ачылу көнендә керү бушлай иде. Башка көннәрдә билет бәясе өлкәннәр өчен — 40 сум, студентларга — 30 сум, балалар өчен — 25 сум. Битлектән булу мәҗбүри!