Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Ютазы районында яңа объектларда булды
(Ютазы, 18 август, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Ильмира Галиева). Бүген Ютазы районында эш сәфәре белән Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов булып китте. Район муниципалитеты җитәкчелеге озатуында ул «Урыссу» сәнәгать паркы һәм «БАСЭТ» предприятиесенең төзелеп килә торган объектларында булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Альберт Кәримов сәнәгать тармагы җитәкчеләре белән киләчәккә планнар турында сөйләште, аларны борчый торган сораулар белән кызыксынды. Район мәдәният йортында башкала кунагы муниципалитет хезмәтләре, сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары вәкилләре белән очрашты. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан үсеше һәм ул билгеләгән стартегик планнар турында чыгыш тотты.