Марат Җәббаров Чирмешән районы хуҗалыкларында эш барышы белән танышты
0
13
(Чирмешән, 29 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Татарстан Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район белән танышуны «Әккәрәй» җәмгыятеннән башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче бу хуҗалык мал санын тагын да арттырыга тели, тик банклардан кредит алганда проблемалар белән очрашуларын билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе Виктор Сутягин. Марат Җәббаров район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә, «Күтәмә АГРОфирмасы» кырлары аша үтте, «БИО АГРО» кырларындагы урак темпын күреп сокланды, рәт-рәт тезелеп эшләгән комбайннарны һәм ашлык ташучы машиналарны телефонына да төшереп алды. Министр кошчылык белән шөгыльләнүче «Габшакиров А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгындагы эш барышы белән танышты, яшь фермерга үзенең киңәшләрен бирде. «Тепсуркаев В.Ә.» крестьян-фермер хуҗалыгы 400 баш савым сыерына исәпләнгән фермада капиталь ремонт башлаган. Министр һәм аның ярдәмчесе аларның проектлары белән танышып, аңа төзәтмәләр кертергә тәкъдим иттеләр, бу кадәр күләмле эшкә акча табу, дәүләт ярдәме күрсәтү юллары хакында да фикер алыштылар. «БИО АГРО», «ЧИРМЕШӘНАГРО» кырларында көчле техникалар эшли, уңыш бик яхшы, һава торышы да игенчеләр яклы. Аяз көннәрнең кадерен белеп, үстерелгәннәрне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Бөртек дымлы түгел, димәк аны киптерү чыгымнары кими дигән сүз. Яхшы орлык чәчсәң генә югары уңышка өметләнергә була, орлыкчылык хуҗалыгы да үзегездә үк, моннан отышлы файдаланыгыз, минераль ашламалар куллануга да игътибарны арттырырга кирәк», — диде Марат Җаббаров. Казаннан килгән кунакка район башлыгы Фердинат Дәүләтшин уракны август ахырына тәмамларга ышандырды. Һава торышы гына комачауламасын. Комбайннар көнгә 2000 гектарга кадәр җирдә ашлык суктырып ала. «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыяте ындыр табагында яңа уңыштан күргәзмә ясаган, Казаннан килгән кунак аның белән дә танышты.