Аксубай районы ындыр табакларында уракка әзерләнәләр
0
28
(Казан, 13 июл, «Татар-информ»). Аксубай районы ындыр табакларында уракка әзерләнәләр. «Аксу Агро» ширкатенең «МЮД» бүлекчәсендә авыл хезмәтчәннәре ындыр табагы хуҗалыгын тәртипкә китерәләр. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ремонт эшләре, сортларга аеру машиналарын, ашлык чистарту, төяү агрегатларын көйләү төгәлләнеп килә. Бу эш белән машинистлар Рамил Сидуллин, Аркадий Наумов, Николай Тихонов, Владимир Петров, шулай ук ярдәмче хезмәткәрләр Юрий Иванов, Владимир Молоткин, эретеп ябыштыручы Ринат Ханиев шөгыльләнә. Руфия Вафина, Лилия Исламова, Илсөяр Исламова территорияне тәртипкә китерәләр. Барлык хезмәткәрләр -җирле халык. Эш көне иртәнге сәгать 7дән башлана, 4тә тәмамлана. Ындыр табагын урып-җыю чорына әзерләү барышын Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Аксубай бүлекчәсе башлыгы Габдерәшит Гыйльметдинов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин яхшы бәяләделәр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «МЮД» бүлекчәсендә бөртекле культуралар 7 мең гектарга якын мәйданны били. «Бу ел игенчеләр өчен уңайлы. Быел бөртекле культуралардан мул уңыш көтәбез. Игенчеләр дә тырышты, шытымнар өчен дым да җитәрлек булды. Шуңа күрә без зур уңышка исәп тотабыз. Ындыр табагында тәҗрибәле, җаваплы, мондый вакытның мөһимлеген аңлый торган кешеләр эшли. Һәркем үз бурычын белә. Яңа уңыш ашлыгын кабул итәчәк бригадалар билгеләнде инде», — дип уртаклашты бүлекчәнең баш агрономы Фәрхать Сәмигуллов.