Чирмешән районының яшь фермерлары грант откан
0
31
(Чирмешән, 19 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында яшәүче өч фермер грант откан. Бәйгене эш башлаучы фермерларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кармыш авылыннан Илназ Гыйльметдинов һәм Иске Кадидан Альфред Габшакировларның хисабына ярдәм акчалары күчерелгән. Ә Туймәттә эш башлаучы яшь фермер Ленар Вәлиев грант акчаларын дәүләттән өстәмә финанслау булгач алачак, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. Грант алучылар терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачак. Илназ Гыйльметдинов 100 баш мөгезле эре терлек симертергә планлаштыра. Ул дәүләттән бирелә торган 5 миллион сумга үзенең запасларын да кушып, азык әзерләү техникасы һәм терлекләр сатып алачак. Альфред Габшакиров кошчылык тармагын киңәйтерә тели. Яшь фермер 3 миллион сум грант акчасы откан. Ул кошлар өчен ферма төзергә һәм ремонтларга планлаштыра, аннан соң 16 меңнән артык үрдәк алып үстерергә исәпли. Ленар Вәлиев дәүләт ярдәме белән бройлерларның баш санын 10 меңгә җиткерергә ниятли.