Covid-19 Татарстанда эчәк инфекцияләре белән авырулар санын ике тапкырга киметте
0
39
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында эчәк инфекцияләре белән авырулар саны ике тапкыр сирәгрәк теркәлгән. Бу хакта «Татарстан Онлайн» туры эфирында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. «Эчәк инфекцияләре саны ике тапкырга кимегән. Димәк, инфекция йогуның иң еш сәбәпләре — пычрак куллар һәм хәзер ябык булган сыйфатсыз җәмәгать туклану урыннарында ашау дигән сүз», — дип билгеләп үтте республика ведомствосы җитәкчесе. Садыйков сүзләренчә, Татарстанда эчәк инфекцияләре белән авыручылар саны кешеләрнең кулларын ешрак юа, бактерияләргә каршы чаралардан файдалана башлавы, гигиена таләпләрен үтәве һәм санитар-эпидемиология таләпләренә туры килмәгән урыннарда тукланудан тыелуы сәбәпле кимегән.