Чирмешәндә төзелә торган аренда йортында эш тукталмый
0
26
(Чирмешән, 8 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә 16 фатирлы тагын бер аренда йорты төзелешендә эш әле дә туктамый. Бу йорт быел җәй файдалануга тапшырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
Бүген йортның икенче катының стеналарын өйделәр. Төзелеш материаллары җитеш, аларны гел китереп торалар.
Яңа, Юлчылар урамындагы бу йорт җәй башларында өлгерергә дә тиеш.
Бүген Татарстан урамында 24 фатирлы тагын бер аренда йорты төзи башларга әзерләнәләр.