Әгерҗе укучысы Мәскәүдә Президент Чыршы бәйрәмендә катнашачак
0
21
(Әәгерҗе, 24 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районының Тирсә мәктәбендә белем алучы 3 сыйныф укучысы Нурислам Абдуллин Татарстан делегациясе составында Мәскәүгә Президент Чыршы бәйрәмендә катнаша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ул әлеге бәйрәмгә «Сәләт» лагеренда актив катнашып Диплом белән бүләкләнгәне, «Сәләт-Олимп» татар теле олимпиадасында беренче урын яулаганы өчен чакырылды.