Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Алданган өлешчеләргә 5 елдан соң фатир бирделәр — «Ватаным Татарстан»

0 38

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова). Алданган өлешчеләр проблемасы республикада беренче тапкыр 2008 елда килеп туган иде. Ул чакта халыкка 75 йортны төзеп тапшыргач, бу хәл тагын кабатланыр дип башларына да килми. Әмма 2015 елда 30 йортка өлешләп акча кертүчеләрнең кабат алдануы билгеле була. Кичә шундыйларның берсе — «Молодежный» торак комплексына кергән Нокса авышлыгындагы 10 нчы йорт файдалануга тапшырылды. Ел ахырына кадәр Казанда тагын 5 йорт үз ишекләрен ачар дип көтелә.

— Алданган өлешчеләр проблемасы безне дә «уятты». Кемнәрдер фатир алам дип хәләл акчасын илтеп салган, яшьләр кредит алган, бик күпләр, үз куышын сатып, урамда калды. Төзелеш эшен башлаган «ФОН» оешмасы ул чакта аягында нык басып тора иде. Бер елдан соң ук финанс кыенлыгы кичерер дип кем уйлаган? — диде Казан мэры Илсур Метшин. — Алданган кешеләр безгә килеп егылды. Тагын кая барсын инде алар? Бу проблеманы Президент Рөстәм Миңнеханов үз контроленә алды. 2018 елда республикада Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау фонды оештырылды. Йортлар башка төзелеш оешмасына — «Акташ-инвест”ка бирелде. Илсур Метшин алданган өлешчеләрнең йортларын тапшырып бетергәч, башка андый проблемалар булмас дип ышандыра. Чөнки хәзер төзелеш өлкәсендә яңа законнар барлыкка килгән. Кеше акчасына йорт салырга җыенучылар бар эшне эксроу исәп-хисап аша башкарачак. Монда инде акчаның кая киткәне үтә күренмәле булып, төгәл күренеп торачак. Алдакчыларга көн бетәчәк.

— Проблемалы йортлар Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә бар. Чаллыда һәм Питрәчтә ике шундый йортта төзелеш эшләре дәвам итә. Алданган кешеләрнең проблемасын хәл итү өчен берничә механизм эшли. Моның өчен торак-төзелеш кооперативлары төзелә, — ди Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. — Хәзерге вакытта Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау фондына республика бюджетыннан 2,086 миллион сум акча күчерелде. 20 декабрьдә фондның күзәтчелек советы утырыш җыя. Анда проблемалы дүрт йортны финанслау мәсьәләсе каралачак. Болар — «МЧС» торак комплексындагы 2, 3, 4 һәм Достоевский урамындагы 57 нче йортлар. Аларны төзеп тапшырыр өчен 5,2 млрд сум акча кирәк. Калган өлешне федераль үзәк бүлеп бирәчәк.

Кичә тапшырылган йортның инженер челтәрләрен төзү өчен республика фонды 18,6 миллион сум акча бүлеп биргән. Бүгеннән бу йортка күченә башларга, ремонт ясарга мөмкин.

— Биредә бер ай элек җылылык кертелде. 20 катлы йортта 108 фатир бар. Кешеләр күченә башлау белән лифтларны эшләтеп җибәрәбез. Фатир эчендә ремонт ясалмаган, анысын үзләре теләгәнчә эшлиләр, — ди әлеге йортка хезмәт күрсәтәчәк «Город» идарәче оешмасы җитәкчесе Марат Сәгъдиев.

Алданган милекчеләр кулларына ачкыч алганга ышанып та бетмиләр икән әле.

— Моннан биш ел элек, яңа төзелеп килүче йорттан фатир алам дип, бар акчабызны керттек. Ул чакта бер балабыз бар иде. Хәзер инде ике сабый үсә. Көн дә фатир турында хыялландым. Аны ничек ремонтлавымны хәтта күз алдына китерә идем. Бераздан төзелеш тукталды. Шул чакта өметләр өзелде, — дип сөйли Елена Семенова.

Надежда Полякова, фатирын сатып, оныгын куышлы итмәкче була.

— Без бу бәхетле көнне 6 ел көттек. Нервыларыбыз ничек чыдагандыр, белмим. Йокыдан көн дә ниндидер хәбәр көтеп уяндык. Баштарак митинглар да оештырып йөрдек. Безне ишетсеннәр дип тырыштык. Аннары ватсапта үз төркемебезне оештырып, шунда языша башладык. Бу эшне республика җитәкчелеге үз контроленә алгач, эчкә җылы йөгерде. Үзебезне якланган итеп хис иттек. Яшисе килә башлады. Бүген шатлыгым эчемә сыймый, — диде ул.

Кемдер шатлана, кемдер елый. Алданганнар арасында гомере буе «Ватаным Татарстан”ны укучы Шамил абый Ибраһимов та бар икән. Ул бүген бирегә хатыны белән килгән.

— Бераз җыйган акчабыз бар иде. Улым өйләнәм дигәч, аерым яшәрләр дип, фатир алырга булдык. Акча тапшырганда безне бик яхшы кабул иттеләр. 2016 елда йорт төзелеп бетәчәк, дип ышандырдылар. Риза булып кайтып киттек. Оешманың алдаганын белгәч, төн йокысы качты. Аптырашта калдык, — дип сөйли Шамил абый. Сүзгә хатыны кушыла:

— Мин монда көн саен диярлек йөрдем. Киләбез дә китәбез. Төзелеш башлангач, сөенеп кайта идем. Ачкыч бирәләр дигәнне ишеткәч, елыйм да елыйм әле. Әллә гаҗизләнүдән, әллә сөенечтән, үзем дә белмим инде.

САН

Республикада 2008 елда 75 төзелеш объектында алданган өлешчеләр проблемасы килеп туа. 2014 елда бу йортларны төзеп тапшыралар. 2015 елда «ФОН» һәм «Свей» төзелеш фирмалары тарафыннан 30 йорт милекчеләре алдана. Апрель аенда Четаев урамында — 136 фатирлы, сентябрьдә Пвлюхин урамында 180 фатирлы йорт тапшырылган. Чистай урамында да бер йорт озакламый әзер булачак. Бу йортларны «Акташ-инвест» һәм «Бриз» оешмалары төзеп бирә. Хәзерге вакытта проблемалы тагын 14 йорт бар. Шуның 5есе Яңа елга кадәр тапшырылачак. Калган 9 йорт 2020–2021 елларда төзелеп бетәчәк.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Татарстане росгвардейцы приняли участие в голосовании

Финальный аккорд на Волге: ансамбль Росгвардии завершил юбилейное турне в Ярославле

Меланома: онкологи Ростовской области рассказали, какие изменения кожи нельзя игнорировать

Кремль анонсировал рейсы МС-21 на маршрут Москва-Петербург


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.