Добавить новость
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24 25 26 27 28
29
30 31

Поиск города

Ничего не найдено

Шундый-шундый хәлләр! «Кычкырадыр: «...– ул бит минем алтын тарак!»

0 9

Казанда гамәлгә куелган һәм төп эшчәнлеге көнкүреш товарларын күпләп сатуга бәйле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Әкият» курчак театры җитәкчелеген товар билгесенә хокукларны бозуда гаепләп судка кадәрге претензия турында хат юллаган. Зиннур Хөснияр инсценировкасы буенча, Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган «Су анасы» спектаклен тамашачыларга күрсәткән өчен, «Әкият» курчак театры әлеге җәмгыятькә 3 көн эчендә ярты миллион сум акча түләргә тиеш булып чыга. Җәмгыять шушы претензияне алган көннән Курчак театрына «Су анасы» товар билгесен кулланып билетлар сатуны һәм спектакль күрсәтүне тыя. Курчак театры тарафыннан закон бозу фактының дәлиле итеп 250 сумлык билет китерелә. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять таләпләр үтәлмәгән очракта судка бирәчәге турында кисәтә. Шулай ук, җәмгыятьнең дәүләт учреждениеләренә хөрмәт белән каравы, алга таба аерым шартларда лицензион килешү төзү мөмкинлеге турында искәртелә.

ххх

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илгиз Зәйниев бу проблеманы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәреп чыкты.

«Алар бары тик сүзләрне патентлаганнар һәм шуның белән акча эшләргә телиләр. Әлбәттә, без судлашачакбыз. Безнең матди булмаган мәдәни байлыгыбызны теләсә кем алырга һәм үзләштерергә мөмкин», – диде ул.

Татарстан Мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова да, аны куәтләп, театрның хокукларын яклар өчен судка мөрәҗәгать итү кирәклеген әйтте.

Депутатлар да, Илгиз Зәйниевне куәтләп, Дәүләт Советының хокукый ярдәм күрсәтәчәген әйткән.

ххх

Менә шундый хәлләр. Җәмәгать, «Әкият» татар дәүләт курчак театрында 2008 елдан бирле күрсәтелеп килгән һәм берничә буын татар баласын үстергән «Су анасы» спектаклен күрсәтергә ярамый булып чыга. Тукай 1908 елда «Су анасы» әкият-поэмасын язган. «Әкият» курчак театры, Тукай әкиятенә нигезләнеп, Зиннур Хөснияр язган инсценировка буенча, моннан 18 ел элек спектакль куйган. Театр тарихын барлый башласаң, хәзерге куелышы – «Су анасы»ның беренче куелышы гына да түгелдер.

Кызык та, кызганыч та, ә бит Су анасында төп тема – урлашу. Әсәрнең нигезендә «урлашма!» дигән фикер ята.

ххх

Интернетта «патент тролле» дигән төшенчә таптым. Бу – патент дәгъвасы буенча махсуслашкан физик яки юридик затлар. Ягъни, патент сатучы, үзе җитештермәүче патент иясе була инде. Америка кебек илләрдә дә, бездә дә патентка бәйле судлар булып тора, һәм кайсы як кына җиңсә дә, бу – бик чыгымлы эш.

Бер яктан патент – авторлык хокукларын һәм уйлап табучының өстенлеген яклаучы һәм саклаучы. Патент – уйлап табучыларга мотивация, үз интеллектуаль табышы өчен реаль акчалар алу мөмкинлеге.

Ә икенче яктан патент – хокукларны якларга гына түгел, гамәлдәге законнарны бозмыйча гына легаль бизнеска һөҗүм ясарга да мөмкинлек бирә булып чыга. Чөнки патентка ия булучылар арасында патент предметын уйлап табуга бер катнашы булмаган, аны иҗат итмәгән затлар да бар, ни кызганыч.

Ләкин закон халык уйлап тапкан һәм гасырлардан гасырларга күчеп килеп җиткән фольклор персонажларына патент алырга рөхсәт итә. Сүз уңаеннан, Хуҗа Насретдин персонажын товар билгесе итеп теркәүгә гына ризалашмаганнар. Чөнки Хуҗа Насретдин ЮНЕСКОның Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелгән. Ә русларның Дед Морозы, татарларның Кыш бабае, удмуртларның Тол бабаена бәйле суд бәхәсләре турында интернеттан күпләп укый аласыз.

Безнең Шүрәлебезне («Шурале») 4 оешма төрле МКТУ класслары буенча үзенә регистрацияләгән икән. «Национальные игрушки»дан тыш, «Дымовское колбасное производство» ҖЧҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Муста Ярви» ҖЧҖ.

Җаваплылыгы чикләнгән «Подарки оптом» җәмгыяте сиксәнләп товар билгесен үзенә теркәгән. Беренчесе 2011 елда булса, соңгысы быел җәй көне генә. Болар барысы да – рус телендәге төрле фразалар. Мәсәлән, «күз ялтырап торсын өчен», «хатынга ял итәргә кирәк», «яхшы дуслар йолдыз кебек», «патшалар бүләге», «һәр секунд саен бәхетле бул» кебек фразалар бар. Русчасы, әлбәттә. Биредә – сүзгә-сүз тәрҗемәсе.

Ххх

Инде татар фольклор персонажларын «үз канаты астына алган» оешма белән танышыйк.

Белешмә: «Национальные игрушки» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 2024 елда гамәлгә куелган һәм быел 4 товар билгесенә хокукларны теркәгән.

Компания Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән рухланып, товар билгеләренә лицензияләр сату белән шөгыльләнә. Мәдәниятебезне таныткан уникаль һәм сыйфатлы продукция булдырып, милли символларны саклау һәм популярлаштыруны алар үз миссияләре дип саный – шулай язылган.

Хәзер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең СУ АНАСЫ, КАР КЫЗЫ, ШУРАЛЕ, КАМЫР-БАТЫР дигән товар билгеләре бар. Соңгысы 2024 елның 1 августында гына теркәлгән. Товар билгеләренең дүртесе дә 10 елга – 2034 елның 22 гыйнварына кадәр гамәлдә булуы каралган.

Товар билгесен теркәгәндә, товарлар һәм хезмәтләрнең халыкара классификация (МКТУ) класслары була. Бу оешма теркәгән товар билгеләреннән, әйтик «СУ АНАСЫ» товар билгесенә 9, 21, 25, 28 һәм 41 класс буенча хокукларны тапшырганнар. 21 дигәнебез арасына табак-савыт (чәнечкеләр керми), тараклар, җыештыру өчен кирәк-ярак, пыяла, фарфор һәм фаянс эшләнмәләр һ.б. керә. 25нче класска кием-салым, аяк киеме һәм баш киеме керә. 28 дигәнебез – уеннар һәм уенчыклар, видеоуеннар өчен аппаратлар, чыршы уенчыклары, спорт товарлары. 41нче класска тәрбия, белем бирү, күңел ачу, спорт һәм мәдәни-мәгърифәти чаралар һ.б. керә.

Сайтта шулай ук «ГУСЬ В ТЮБЕТЕЙКЕ», «МИЛЛИ ЗИЛАНТ», «КАЗАНСКАЯ ЦАРИЦА» товар билгеләре дә күрсәтелгән һәм бу товар билгеләренә алардан лицензия алу мөмкинлеге әйтелгән. Документлары килеп бетмәгәнме икән – МКТУ класслары гына күренми.

Фирма сайтында 3600 сумга футболкалар һәм сувенир савыт-саба сатылуы турында язылган. Шулай ук күрсәтелгән товар билгеле агач пазллар да (бәясе 5300 сумга кадәр), 20 кешегә алып чыгып күрсәтә торган моноспектакльләр (160 мең сумга кадәр) дә бар. Моноспектакльләрнең инсценировка авторы, режиссеры һәм актер турында мәгълүмат таптадым.

Бүген мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты ата-ана гаризасы белән аз-маз гына укытылган заманда, татар баласының әдәбият белеме Тукай әкиятләре белән чикләнгән заманда без баладан шушы геройларны да тартып алабызмыни? Дәүләт курчак театры татар фольклор персонажларын спектакльләр аша сакларга тырыша, төрле маркетинг алымнары кулланып, гаиләләрне татар спектакльләренә китерә. Хәзер шушы театр шундый хәлдә калганда, без аны яклый алырбызмы? Театрыбызны һәм милли геройларыбызны яклау өчен берләшә алырбызмы?

Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла: «Бу – законнарның камил түгеллеген күрсәтә. Ничек инде халык авыз иҗатына патент алып булсын?! Бу бит инде театрлар бу әкиятләр белән эшли алмый дигән сүз. Законнарны камилләштерергә кирәк».

Язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр: «16 ел элек чыккан спектакльгә мондый дәгъва белдерү бернинди мантыйкка сыймый. Ни әхлакый, ни юридик кануннарга сыймый бит бу. Мин Тукай әсәренә нигезләнеп ул пьесаны язганда, бу товар билгесе алучыларның эзләре дә булмагандыр, ул чагында әле алар еламыйча ашый да белмәгәндер. Мин автор буларак шулай дип әйттем! Бу – мәгънәсезлек! Бу – оятсызлык! Икенчедән, ул оригиналь пьеса түгел, театр соравы буенча, Тукай мотивларына нигезләнеп язылган. Хәзер Тукайны судка бирикмени?! Бәлки, миңа Такташның «Мокамаена» товар билгесе алып, Такташны бөтен Тамбов белән судка бирергәдер?! Бу бик мәгънәсез яңгырый бит, әйеме?

Заманында «Шүрәле, Шүрәле, безнең янга кил әле» дип язган такмагым бар иде. Бер иптәш: «Минем шигырьне урлагансың, сине судка бирәм», – дип йөрде. Ә мин ул шигырьне аннан алдарак язганымны дәлилләдем – ул «Салават күпере»ндә басылып чыккан иде».

Филология фәннәре докторы, фольклорчы, әдәбият галиме Ким Миңнуллин: «Халык авыз иҗатын да үзләштереп буламы икәнни, дигән сорау туа. Топонимика бар, җырлар бар, әкиятләр бар... тәртибен белмим, әмма моңа рөхсәт бирүче, документлаштыручы оешмаларның эш тәртибе ничек икән? Ни рәвешле хәл ителеп, ул кешеләрнең кулларына бу документлар ничек бирелә? Безнең бөтенләй фольклорсыз калуыбыз бар түгелме соң? Бу – бик күңелгә тия торган әйбер. Аек акыл белән кабул итеп бетереп булмый. Су аналары, Шүрәлеләр – безнең милли байлык бит. Халык иҗаты бит ул – гасырлардан гасырларга, буыннардан буыннарга күчеп килгән рухи байлык. Ул әкият геройларыбыз – милләтне башка халыкларга, дөньяга таныту юлларының берсе. Ничек инде аны кемдер үзләштерә ала?! Нигә андый вәкаләтләр бирелә? Моның бит чиге булмаска мөмкин. Ак бүре бар, башкалар бар... Халык күңелендә яшәгән бөтен әкият геройларын алып бетереп буламыни? Мәдәният министрлыгы, Дәүләт Советы моны күтәреп чыгарга тиештер. Инде соң булмаса, бу мәсьәләне шаулатып күтәрергә кирәк».

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова: «Су анасы, Шүрәлеләр – милли геройларыбыз, милли брендыбыз. Бу геройларга кагылып товар билгесе эшләүне мәгънәсезлек дип атыйм. Аңлап эшлиме икән алар, аңламыйча эшлиме? Су анасын бит алар уйлап тапмаган. Ул халыкныкы. Аны Тукаебыз шигъри әкият итеп язган. Ничек инде шуны үзеңә алып, акча сорап була? Мин моны аңлап бетерә алмыйм, торган саен шаккатам. Милли режиссерларыбыз шушы геройларыбызны киләчәккә саклау ниятеннән спектакльләр чыгаралар. Ә кемдер үзләштерә... Ничек инде үзеңнеке булмаган әйберне шулай үзеңә алырга була? Шүрәле белән Су анасын ул иҗат итмәгән бит. Алар бик гөнаһлы эш эшлиләр дип уйлыйм. Мин шул фикердә».

Драматург Мансур Гыйләҗев: «Бу бит – коточкыч хәл. Бу – бик ямьсез күренеш. Адвокатлар яллап, боларны бик кырыс җәзаларга кирәк. Безнең әкият геройлары – халык байлыгы. Бөтен халык җырларын алып, шулар өчен авторлык акчасы җыясы гына калды бит инде, болайга китсә. Халык иҗат иткән геройларны, мифологияне ничек инде акчага әйләндереп була? Даһи алдарлар болар! Кемнәр бирә бу документны? Тере кешеләрме алар, әллә компьютермы? Компьютер булса, әле аңлап була, ә тере кешеләр моны эшли алуына ышанмыйм.

Мәдәният министрлыгы, минемчә, бу мәсьәләне үз кулына алып, судка җиткерергә тиеш».

Шагыйрь, балалар язучысы Лилия Гыйбадуллина: «Аңлап бетермәдем, әйтик, Тукайның «Су анасы», «Шүрәле»се өчен дә штраф түлисемени?! Татар халык авыз иҗатын кычкырып укырга да ярамый, дигән сүз түгелме соң инде бу?! Көннәрдән бер көнне Шүрәле урманнан чыгып (булмас димә, әкәмәт заманда яшибез): «Мин – Шүрәле!» – дисә, аңа да штраф чәпәрләрме? Мифик каһарманнарга, ияләргә дә ия табылгач инде... Кем саткан икән соң аларны? Ай белән Кояшны да патентлаштырып буладыр ул, әйеме?»

Язучы Шамил Идиатуллин: Мин авторлык хокуклары буенча юридик сорауларда бигүк белемле түгелмен, әмма копирайтны иң актив яклаучылар да килешер дип уйлыйм – үзең автор булган очракта гына авторлык һәм чиктәш хокуклар турында белдерә аласың. Мәсәлән, мин “Убыр” китабын яздым, әмма мин анда убыр турында үзем уйлап тапкан тасвирламаны гына патентлаштырырга мөмкинмен (башыма шундый фантазия килсә дип әйтүем). Убырны, бичураны, албастыны һәм романның башка персонажларын патентлаштыра алмыйм – алар фольклор персонажлары һәм милли хәзинәбезнең бер өлеше. Алар татар халкы белән беррәттән башка төрки халыкларга да, Идел буе халыкларына да карый. Минем «СССР™» романының сюжеты энтузиастларның “СССР” һәм “советский” сүзләренә һәм төшенчәсенә патенттан якты киләчәк төзү омтылышыннан этелеп китә. Моннан бер яхшы ншәрсә дә килеп чыкмый. Шәхси баюны күздә тотып милли хәзинәне тартып алуларның яхшы бетәсенә бер ышанычым да юк.

Юрист фикере

Редакция “Данпатент” патент бюросы юристы Данир Габитов белән элемтәгә керде.

Роспатент товар билгесен теркәр алдыннан экспертиза этабында теркәү өчен заявка бирелгән товар билгесе составында танылган әсәрләрнең исемнәре, билгеле фразаларның булу-булмавын тикшерергә тиеш. Товар билгесен дәүләт теркәвенә алудан баш тартырга мөмкинлек биргән барлык нигезләр РФ ГК 1483 маддәсендә, шул исәптән РФ ГК 1483 маддәсенең 9 пунктында (монда нәкъ менә авторлык хокуклары турында сүз бара) бәян ителгән. Монда халык иҗаты яки авторлык иҗаты булуы мөһим түгел. Биредә “Су анасы” һәм “Шүрәле” нәкъ менә Тукай иҗатындагы әсәрләрнең һәм персонажларның исемнәре. Әгәр Роспатент товар билгеләрен мондый әсәрләр һәм персонажлар турында белмәве яки аз хәбәрдар булуы сәбәпле теркәгән булса, мондый теркәүләрне Патент бәхәсләре буенча палатада дәгъва итәргә мөмкин. Иң мөһиме, автор яки авторның варислары мәнфәгатьләре яклана. Бу очракта әлеге авторлык хокукларының законлы варислары булу-булмавы турында сорауга төгәл генә җавап биреп булмый, монда мәсьәләне тирәнтен өйрәнергә кирәк. Гомумән, әлеге теркәлгән товар билгеләре буенча коллектив ризасызлык мөрәҗәгате җыеп һәм бу мөрәҗәгатьне Патент бәхәсләре буенча палатага җибәрергә була - бу килеп туган вазгыятьтән чыгуның беренче ысулы. Икенче ысул – әгәр бу товар билгеләренең беркайда да кулланылмавы яки шартлы рәвештә ниндидер магнитикларда гына кулланылуы ачыкланса (товар билгеләренең класслары киң булуын искә алып), хокук иясе өч ел дәвамында товар билгесен кулланмаса, мондый теркәүне Патент бәхәсләре буенча палатага мөрәҗәгать итеп юкка чыгарырга мөмкин. Әлегә товар билгеләре теркәлгән һәм гамәлдә икән, хокук иясенең гамәлләре тулысынча законлы булып тора. Монда шуны билгеләп үтәргә мөмкин: теоретик яктан әлеге фактны хокуктан явызларча файдалану дип танырга мөмкин, әмма хокуктан явызларча файдалану фактын бары тик суд яки монополиягә каршы орган гына билгели ала, шуңа күрә нинди дә булса югарыда әйтелгән органның тиешле карарыннан башка әлеге фактны хокуктан явызларча файдалану дип атарга ярамый. Бу очракта башка театрларга нишләргә? Бу хәлне Габдулла Тукай әсәрләре исемнәре үрнәгендә карасак, ачык чыганаклардан күренгәнчә, Тукай исеменә кагылышлы төрле фондлары яки автор мирасын мәдәни җайга салу мәсьәләләренә катнашы булган башка оешмалар бар, мәсәлән, музейлары эшли. Минемчә, әсәрләр, персонажлар исемнәрен нәкъ менә шундый хокук ияләренә товар билгеләре сыйфатында теркәү иң дөрес юл булачак, һәрхәлдә аларның авторның законлы варислары белән элемтәдә булуын расларга мөмкин. Ә театрларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә әсәрне сәхнәгә куяр алдыннан яки авторлык һәм башка патент хокукларына кагылышы булган чаралар үткәрер алдыннан бу хокукларның рәсмиләштерелү тәртипләрен тикшереп аудит үткәрергә кирәк. Хокукларның авторлар һәм авторларның варислары белән тиешенчә рәсмиләштерелгәнлегенә инангач кына чараларны оештыру эшенә керешергә мөмкин.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Минобороны России сообщило об уничтожении 512 беспилотников над российскими регионами и Черным морем

Участник московской ярмарки из Липецкой области помогает бойцам СВО

Сотрудница Росгвардии завоевала бронзу в легкоатлетическом забеге в Тамбовской области

Росгвардеец из Тамбова завоевал золото на Всероссийском туристском слете в Республике Марий Эл


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тамбов на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.