Добавить новость
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ульянда Федераль Сабантуй: көттергән кунаклар, татар тусовкасы, бәхет баскан тулпар аты

0 162

Татар тусовкасына килеп эләккәндәй булдым

Ульяновскиның XXII Федераль Сабан туе ике көнгә сузылган иде: 17 июньдә шәһәр ипподромында ат чабышлары узды, 18 июньдә Сабантуйның рәсми өлеше – кунакларны кабул итү тантанасы узды. Федераль Сабантуй дигәч тә, миннән берничә тапкыр: «Ничек узды ул, ошадымы?» – дип кызыксынып сорадылар. Федераль дигән белән кеше тагын да дәрәҗәлерәк, «вип»лар өчен әзерләнгән тамашаны күз алдына китерде, ахры.

Сабантуй – Сабантуй инде, федераль дип аталса да, Бөтенроссия дип аталса да эчтәлеге – миллилеге шул ук. Шуңа күрә минем өчен Ульян Сабан туе Казан яки Миңгәрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмады кебек. Бер якта дөбер-шатр татар музыкасы акыра, икенче яктан сиңа шашлык пешкән төтен исе килеп бәрелә, өченче яктан – «түбәдән» ялт итеп чыккан кояш сиздермичә генә ап-ак тәнеңне «ашый». Дөрес, кояшның «ашавын» аннары тәннәр кызарынгач, бераз яна башлагач, кич җиткәч кенә белдек.

Шулай булгач, бөтенләй онытылып киттем мин: кайдадыр Ульян өлкәсендә түгел, ә... бер күрше татар авылында гына йөрим кебек тоелды. Җитмәсә, адым саен татар кешеләре очрап торды, татар «тусовкасы»на килеп эләккәндәй булдым.

«Чабышка чыгуны «бисмиллаһ» диюдән башлыйм»

Ат чабышлары яңартылган ипподром мәйданында оештырылды. Ипподром зур мәйданны алып тора иде. Аның зурлыгын бәяләр өчен без компьютерлары һәм интернеты булмаган «пресс-үзәк» дип аталган бинаның түбәсенә менеп карадык. Атлар өчен ясалган юлны вакыты-вакыты белән юешләтеп, «эшкәртеп» тордылар. Башланганын көтеп гомеребез зая узганчы дип, атларның ярышка әзерләнгәнен карарга - хуш исләр аңкып торган ат абзарына киттек.

Тоттык та беренче очраган конюшняга кердек. Чабышта катнашыр алдыннан хуҗасының малкае аякларына махсус әйберләр беркетеп ятуы иде. Хуҗа кеше үзебезнең милләттән булып чыкты. Атның исемен сорагач та, аңлап бетермәгәнлектән, кабат-кабат әйттерергә туры килде. «А зори здесь тихие Р.М.» исемле ат икән ул. «Р.М» дигәнен дә аңлатты хуҗа: анысы Чувашиянең ат заводы Роман Маловның инициаллары икән.

Менә сиңа ат исеме! Беркемдә дә юк бу исем, бик оригиналь дип таптым. Исеме рус булса да, Чувашия җайдагы Фәнил Җәмдихан аты белән татарча сөйләште:

– Атыма алты яшь. Аңа яратып «кызым» дип эндәшәм. Атым белән 2200 метр дистанциягә чабабыз, - диде ул.

«Атлар да көнләшәме?» – дигән соравыма ул: «Әле ничек кенә!» – дип җаваплады:

– Гадәттә, бияләр арасында була ул. Көнләшмәсен өчен, башына материалдан ясалган битлек кидерәм. Күзенә тузан, таш кермәсен дип, үтә күренмәле караңгы материал белән каплап куям.

Чабышка чыгар алдыннан һәрчак «бисмиллаһ»дип әйтәм, дога укыйм. Ат ярышлары алдыннан борчылам. Ярышларда чапкан вакытта тын да алмыйм, - дип сөйләде ул хис-кичерешләрен. Җайдакка уңышлар теләп, без калган ат абзарларны да карап чыктык. Шунысын әйтим, төрле атлар бар иде: хуҗасына тугры булып тыңлаучаны да, кая бәрелергә белмичә нервланганы да, бер урында басып тора алмаганы да. Йөри торгач, атлар күбәеп китте, чабышларга ашыга иде алар. Ул-бу булмасын дип, без дә тизрәк үз юлыбыз белән ипподромга ашыктык.

Чабышта нигә татар атларын кире борганнар?

Барлыгы 2200 метр, 1600 метр дистанциягә җиде тапкыр узышу оештырылды. Орлов токымлы юртак атлар өчен аерым ярыш булды. Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән җайдаклар катнашты. Чабышкы атлар Омск, Тамбов, Липецк, Татарстан, Мәскәү, Самара, Саратов һ.б. төбәкләрдән килгән. Һәр узышта унышар ат катнашты.

Ульяновск ипподромы директоры Наталья Канакова гомуми мәгълүматны әйткәч, иң беренче булып татар атлары турында сорау бирдем. Кызганыч, татар токымлы атларны катнаштырмаганнар. Сәбәбен дә аңлатты ул:

– Дөресен әйтик: ипподромда чабышкы атлар өчен каралган мәйдан юлы комнан ясалган. Аннан татар токымлы атларга чабу авыр бирелә. Алар өчен уңайлы мәйдан - Казан ипподромы.

Татар токымлы атларны да катнаштырмакчы идек, ләкин бары тик өч кенә гариза килде. Өч татар токымлы ат кына чапса кызык булмас, дидек.

Гомумән, Татарстаннан чабышкы атлар бар. Буадан - Галимҗановлар гаиләсе, "Татнефть"тән Геннадий Большаков, Альберт Хамбиков һ.б. атлары белән катнаша», - диде Наталья Канакова.

Легендар җайдак Александр Несяев һәм бәхет баскан тулпар аты

Ярышта катнашучылар төрле бүләкләр өчен көч сынашты.

Мәскәүдән килгән Александр Несяев Пантакрин исемле аты белән Ульяновск өлкәсе губернаторы призына лаек булды. Аның легендар җайдак икәнен интернет киңлекләрен актаргач кына белдек. Үз вакытында Несяев иң «күләмле» интервью бирүче буларак тарихка кереп калган. Ул журналист биргән сорау сүзләренең бер урынын да алмаштырмыйча: «Минем стратегиям бар иде һәм мин аны тотып тордым», - дип җавап биргән.

Легендар җайдагыбыз монда бөтенләй сүзсез калды. Үзен генә түгел, тиктормас атын да бәхет баскан иде. Журналистларга ул: «Мин бәхетле! Минем әби тумышы белән Ульяновск өлкәсеннән. Мин Сембер егете!» - дип кенә җавап бирергә өлгерде һәм тулпар аты белән әллә кая еракка китеп барды. Тотып кала алмады атын бичара. Миңа бу күренеш азагы яхшы тәмамланган әкият кебек булып китте. «Мин Сембер егете-е-е!» – дип әйтергә дә өлгермәде хуҗасы, аты йөгертеп әллә кая еракка алып китте үзен. Акбүз атына утырып күккә очып киткәндәй булды ул.

«Бөтенроссия Сабан туе» бүләгенә Андрей Вилкин Шэрами исемле айгыры белән беренче булып килде. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүләкләде.

«Татарстан Республикасы призы» өчен чабышта җиңүчене Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин бүләкләде. Беренче булып Раил Габдрәшитов Победоносец Лок исемле айгыры белән килде.

Татарстан Республикасы Түбән Кама районы призын Владимир Плеханов Вайберг Лок исемле аты белән яулап алды.

Бүләкне Түбән Каманың яңа мэры – Рамил Муллин үзе тапшырды. Аның да эче пошкан ахры: «Түбән Кама атлары беренче урын алачагына шигем юк, тырышачакбыз!» – диде ул. Шәһәр мэры үзләрендә ат спорты мәктәбе барлыгын да искәртте.

Гомуми приз фонды биш миллион сум тәшкил итте. Беренче чабышта «Бөтенроссия Сабан туе» призына миллион сум уйнатылды. Ульяновск өлкәсе губернаторы призына 1,2 миллион сум тотылды. Беренче булып килгән биш җайдакка 600, 300, 180, 72 һәм 48 мең сум акча бирелде.

Түбәндәге призлар уйнатылды: «Бөтенроссия Сабан туе» бәйрәме, «Татарстан Республикасы призы», «Татарстан Республикасы Түбән Кама районы призы», «Ульяновск өлкәсе губернаторы призы», «Казан шәһәре призы, «Ульяновск шәһәре призы», «Ульяновск ипподромы призы» һ. б.

Ат чабышларын бик карамам дигән идем дә, карарга туры килде. Артта калган атларны жәлләп елый яздым инде. Артта калган ике ат бөтенләй туктады. «Безгә монда җиңүләр насыйп булмаган», - дип, кире борылып киттеләр. Менә шул чакта атны үлепләр жәлләп куясың. Тузан туздырып чап-чап та, хәлең бетепме яисә башка сәбәп чыгыпмы, төшеп кал инде син бәйгедән. Кызганыч.

Атлар чапканда юл янына ук якын барып бастык. Мин сиңа әйтим, юртакларның борын канатлары чатнап киңәйгән. Ә тупырдап чабулары! Җир тетрәп куямыни! Чапкан атны да якыннан күргәнем булмаган: ат, бичара, тиз-тиз сулый, аңа һава җитми! Тәне тиргә баткан, аяклары бер урында басып тора алмый. Чын адреналин инде – атка да, җайдакка да.

«Татарлар мине бердәм һәм дисциплиналы булулары белән сокландыра»

Шул ук көнне без очраклы гына Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьякны очраттык. Ул безгә федераль Сабантуйда алган тәэсирләрен сөйләде.

– Моннан ун ел элек беренче тапкыр Сабантуйда булдым, ул да Ульяновскида иде. Күп ишеткән булсам да, эчтәлеген белми идем. Бәйрәмне үз күзләрем белән күрдем. Татар халкы тарихын саклап калуыбыз - мөһим әйбер. Сабантуй барыбызны берләштерде.

Кешеләр монда спорт, музыка, дуслык һәм мәхәббәт белән берләшкән. Татарлар мине һәрвакыт бердәм һәм дисциплиналы булулары белән сокландырды, алар хоккейчылар кебек. Хоккейда да яхшы уйныйлар, Гагарин Кубогын да оттылар. Татарстанда спортка зур игътибар бирәләр.

Миңа, профессиональ спортчы буларак, Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановның спортка игътибар һәм көч бирүләре ошый, - дип сөйләде ул безгә.

«Тулпар ат» Федераль Сабан туе символы Кемерово өлкәсенә тапшырылды

Икенче көнгә күчик. Халкыбыз бер йөрәк булып типкән урын – Сабантуй мәйданыдыр, мөгаен. Ульяновскида Сабантуй үткәрер урынны бик уңышлы сайлаганнар. Сул якта – ипподром, аннан төрле сату нокталары, утарлар тезелеп китә, күзеңне алмыйча «ябышып» карый-карый барасың да, көрәш мәйданына килеп җитәсең. Тагын бераз атласаң, «Җиңү паркы», ял паркы. Аттракционнар монда үзенә күрә «гөрли». Халыкка икеләтә тамаша инде бу. 

Керү ягында кешеләр җыела башлагач, штык кебек без дә барып бастык. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле кызлары артында камераларыбызны әзерләп тора идек инде. Кунакларыбыз гына көттерде шул. Көткән арада ил башы – Владимир Путин үзе килә дигән хәбәр дә таралырга өлгерде.

Зарыгып көткән кунакларыбызны төшерергә дип куллар өскә үрелде. Кем ничек булдыра ала: астан, өстән, кырыйдан, ятып, иелеп төшерде. Кадр гына шәп чыксын, Ходаем! Кызлар милли баш киемнәрен кунакларга кидерергә дип, түбәтәйләр күтәреп тора иде. Шулкадәр кеше өелеп кергәч, аларга борылырга да, атларга да урын калмады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшнең нәрсәдә икәнен белеп алды: һәр кунакка түбәтәйләр кидереп чыкты.

Кунаклар арасында Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв, Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк бар иде. Шәрәфле кунаклар чәкчәк белән икмәкне авыз итте дә, Сабан туе мәйданчыгын карый башлады. Мәйданчыкта төрле районнардан килгән аш-су һәм сәнгать осталары, сату нокталары, күргәзмәләр эшли иде.

Бәйрәм музыкаль-бию программасы белән дәвам итте. Артистлар тутырылган капчыклар, уенчык сабаннар һәм зур йомыркалар ярдәмендә бәйрәм турында тәфсилләп сөйләде. Театральләштерелгән программада малай йомырканың нигә кирәге бар дип, әнисеннән сорады: «Уңыш мул булсын өчен йомырканы буразнадан тәгәрәтеп йөртәләр. Бу шундый гадәт», - дип җавап бирде. Нәтиҗәдә, тамаша үсеп җиткән егетнең туе белән тәмамлана. Бу күренештә татарларның яучылык традицияләрен тәфсилләп тасвирладылар.

«Җыеныгыз, туганнар! Безгә кунаклар килә!» – дип, Сабан туен ачу тантанасы башланды. Сәхнәгә өч төбәкнең җитәкчесе чыкты, Россия, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан әләмнәре белән янәшә федераль Сабантуй әләме дә күтәрелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёвка «Тулпар ат» Федераль Сабан туе символын тапшырды.

– Барлык Халыкларны берләштергән бик матур бәйрәм. Киләсе елда беренче тапкыр Кузбасста федераль Сабантуй буларак үтәчәк. Барыгызны да Кузбасска чакырып калабыз», - диде Сергей Цивилёв.

– Сабантуйларыбыз матур үтсен, исән-сау булыйк. Һәммәгезне иң яраткан бәйрәмебез - Сабан туе белән котлыйм. Ульяновск өлкәсе җитәкчеләренә рәхмәт. Зур көч куйганнар. Сабантуй 58 Россия өлкәсе һәм 35 чит илдә үтә. Татар халкының телен, динен сакларга ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских Сабантуйны әзерләүдә катнашкан барлык кешегә рәхмәтен белдерде. «Сабантуй узган урында алга таба балалар өчен ат спорты мәктәбе оештырылачак. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телим», - диде ул.

«Төнге бүреләр» байкерлары: «Сабантуй – безнең илнең тарихы»

Алга таба төп сәхнәдә концерт программасы дәвам итте. Кем кая таралышты: концерт карарга йотлыгып килүчеләр стадионда утыра бирде, башкалар көрәш карарга, армспорт һәм гер спорты буенча ярышлар, аркан тартышу һәм милли спорт-уен программасында катнашырга ашыкты.

Шулай мәйдан буйлап барганда ике байкер очрады. Күннән тегелгән кара төстә жилет кигәннәр. «Төнге бүреләр» мотоклубы кешеләре булып чыкты ул. «Ничек эссе түгел боларга?» – дип аптырап, үзләренә эндәштек:

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

– Ә сез тәнне тотып карагыз, - дип көлеште алар. – Күн аша тән азмы-күпме сулый, эссерәк шул, - диештеләр. – Татарстан, Грозныйдан иптәшләребезне чакырдык. Кичә без Болгарда булдык, бүген Сабантуйга килдек. Күңелгә рәхәт һәм кызык булган урыннарга барырга тырышабыз. Маршрутыбызны «Бөек Идел юлы» дип атадык. Бу безнең илнең тарихы.

Клубта төрле милләт кешеләре бар, мөселманнар да күп. Сабантуй безгә нык якын, - дип сөйләде Ульяновскидагы «Төнге бүреләр» мотоклубы президенты Владимир һәм милләттәшебез Руслан.

Абсолют батыр – 198 килограмм авырлыктагы Сергей Павлик

Көрәш карарга дип барганда, ул ахырына якынлашып бара икән! Батырны бүләкләү тантанасы узып ята иде.

Федераль Сабан туеның абсолют батыры дип Ульяновск өчен көрәшкән Сергей Павлик табылды. Аның федераль Сабан туенда моңарчы җиңгәне булмаган.

Сергей Павликка тәкә, акчалата бүләк һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге — "Лада Гранта» машинасы тапшырылды. Машина ачкычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

– Миңа 35 яшь. Көрәш белән 20 еллап шөгыльләнәм. Соңгы ярты елда спорттан ял иткән идем. Гел көрәш белән шөгыльләнеп йөреп булмаганын аңлыйм. Дәрәҗәле бәйгеләрдә бик күп катнашкан булды, әмма федераль Сабан туенда батыр булуым әле беренче генә тапкыр. Күптән түгел машинам ватылган иде, монда бүләккә машина бирделәр. Бик шатландым. Минем өчен тамашачылар, якыннарым җан атты, бик сөендем», - диде ул безгә.

Сергей әфәнде олы гәүдәле. 198 килограмм – уен эш түгел. Батыр дигәч тә, комментарий алган арада безгә сөйли-сөйли өстебезгә килгән кебек тоелды, аннан ераккарак китү җаен таптык.

Көрәштә батырлар исемлеге:

  • 65 кг үлчәү авырлыгы — Ульяновск өлкәсеннән Артур Хәкимов;
  • 75 кг үлчәү авырлыгы — Татарстаннан Динар Кәримуллин;
  • 85 кг үлчәү авырлыгы — Ульяновск өлкәсеннән Руслан Сәхбиев;
  • 100 кг үлчәү авырлыгы — Татарстаннан Булат Мусин;
  • 130+ кг үлчәү авырлыгы — Ульян өлкәсеннән Сергей Павлик.

Шулай итеп, Федераль Сабан туен күреп, аркылыга-буйга йөреп чыктык. Канәгать булып: «Хуҗаларга рәхмәт әйтеп кайтып китәргә кирәк!» - – дип, юлга кузгалдык.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Оранжевый уровень опасности из-за жары введен в Центральной России

Владимир Рогов: 315 БпЛА атаковали 19 регионов России и море

Минобороны: в России уничтожено 315 дронов за ночь

В Тамбовской области сотрудники Росгвардии пришли на помощь пострадавшей в ДТП женщине


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тамбов на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.