Добавить новость
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Яңа фаразлар искесеннән яхшыракмы? - «Ватаным Татарстан»

0 86
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Рәшит Фәтхрахманов). 2019 елның декабрендә бу юлларның авторы киләчәккә ике фараз язды. Фаразларның берсе начар, икенчесе тагын да начаррак иде. Начаррак фаразны, бәйрәм алдыннан кешеләрнең кәефен кырмыйк дип, бастырмадык. Әмма нәкъ шул фараз тормышка ашты да инде. Хәер, газетада дөнья күргән фаразда да без тормышның катлаулы буласын, авыр сынаулар аша үтәргә туры киләчәген әйткән идек. Инде 2010 елдан башлап, бер дә курыкмыйча, кешелек җәмгыятенә сикәлтәле юллар, зур югалтулар фаразладык. Әйтик, 2016 елга фаразыбызда: «…алдагы елга фаразларны язганда, алсу күзлекне салып, карасын кияргә кирәк. Киләчәккә кара күзлек аша карау фаразларның тормышка ашу шансын зурайта», – дип язганбыз. 2018 елның декабрендә: «Алдагы ел безгә моңарчы күрелмәгән шанлы вакыйгалар вәгъдә итә. Бәлки, вакыйгаларның иң кискене 2020–2022 елларга калыр, ул кадәресен без өзеп әйтә алмыйбыз, тик бер нәрсә бәхәссез: кешелек җәмгыяте зур дәһшәт алдында басып тора», – дип фаразлаганбыз. Күрәбез: кискен вакыйгаларның башы дип 2020 елны фаразлаганда, без ялгышмаганбыз. «Тайм» журналы үтеп баручы елны: «Тарихтагы иң начар ел», – дип атады. Социаль челтәрләрдә кешеләр киләчәккә планнар корганда: «Бу афәт үтеп киткәч», – дип планлаштыралар. Әмма без кечкенә генә төзәтү кертәбез:  тарихтагы иң начар ел алда әле . Якындагы еллар начар елларның тезмәсе булачак һәм елдан-ел авырлыкларның ишәюе көтеләчәк… Европадагы мәшһүр инвесторларның берсе быел язгы якта гына «бөтен рецессияләрнең анасы булган» кризис якынлашуын белдергән икән, димәк, әле без катлаулы юлның башында гына һәм моны олигархик бизнес вәкилләре дә аңлый. Үтеп баручы елга Россия бизнесының бәясен карыйк. «67 процент Россия компанияләре өчен 2020 ел түбәнәю периоды булды, шуңа өстәп 28 процент аны үз тарихларындагы иң начар ел дип санадылар», — дип яза РБК. Вәләкин 4 процент бизнес быелны тарихларындагы иң яхшы ел дип бәяләгән. 2021 ел ахырына бу бәяләр бераз үзгәрер: төшенкелеккә бирелүчеләр саны артыр, оптимистлар саны кимер. Без, билгеле, күңеллерәк фаразлар да яза алыр идек, әмма тарихның агышы шундый: объектив рәвештә тормышның матди ягы начараячак. Күңелсезлекләргә алдан әзерләнүчеләр отачак, ваемсызлар өметсезлеккә бирелүчеләр армиясен тулыландырачак. Барлык математик исәпләүләр дә икътисади кризисның тирәнәячәген күрсәтә. Ел ахырына глобаль әҗәтләр суммасы бөтен дөньяның эчке тулаем продуктының 365 процентына җитәчәк дип исәплиләр белгечләр. Гади телгә күчереп әйтсәк, яшәешең өчен бер тиен дә тотмыйча, барлык эшләгәнеңне 4 елга якын әҗәт түләргә генә файдаланырга кирәк дигән сүз бу. Аңлый торгансыздыр инде: андый әҗәтне түләп булмый. Безнең икътисади хәлебезне менә шул әҗәтләр кризисы начарайта да инде. COVID-19 пандемиясе – кризисның сәбәбе түгел, бер этәргече генә. Без афәт дип санаган бу йогышлы чир тиз генә чигенмәстер әле. Вакцинага артык зур өметләр багларга ярамый. Шәхси гигиена чаралары озак вакытка чиргә каршы көрәшнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы булып калыр. Әмма хәтта чума кебек куркыныч чирләрнең дә, кисәк башланып, серле рәвештә кисәк тукталып калуын да хәтерли кешелек дөньясы. Шуңа күрә чишелешнең бу юлына да өметләнергә кирәктер, мөгаен. Пандемия игълан ителеп, безне беренче тапкыр өйләргә бикләгән көннәрдә: «Без беркайчан да элекке кебек булмабыз, үзгәрербез», – дигән тәүбә сүзләре ишетелүен хәтерлик әле. Тик кешелек җәмгыяте аз гына да үзгәрмәде. Элекке яшәү рәвешен яңадан кабатлау өчен көтәбез чирнең үтүен. Әмма алай була алмый ул. Пандемия дә, аңа бәйле һәм бәйсез башка кыенлыклар да, җәмгыятьне үзгәртеп, яңа форматка күчерү өчен бирелделәр. Компьютер элененеп калса, нишлибез? Әйе, сүндереп кабызабыз. Русча әйткәндә, перезагрузка ясыйбыз. Без яшәгән дөньяда шундый «перезагрузка» башланды да инде. Бик күп начар «программалар»ны: процент капиталын, әхлакый азгынлыкны, алдашу, урлашу һәм башкалар хисабына яшәүне юк иткәннән соң гына зур кризисның дәһшәтле адымнары тукталачак һәм алтын гасыр кояшы чыгачак. Бу юлларның авторы андый үзгәрешләр өчен 5–7 ел тирәсе вакыт кирәк булыр дип саный. Безне тетрәткән, гаҗизләндергән еллар булачак алар. Без шуный хәлгә килдек: зур стрессыз чистарынырлык түгел. Менә шул сәбәпле 2021 елга фаразларыбызда без, курыкмыйча, кризисның тирәнәясен, кыенлыкларның артачагын әйтәбез. Кешелек дөньясы зур сугышка әзерләнә, аның кайчан буласын белмибез. Әмма контурларын чамалыйбыз. Шушы көннәрдә генә Таганрог шәһәрендә караклар модернизациягә куелган Ил-80 самолетындагы 39 яшерен радиостанцион блокны таладылар. Бу самолетның «Кыямәт көне очкычы» дип йөртелүен, Россиядә бары тик шундый 4 кенә очкыч барлыгын һәм аларның зур сугыш чыккан очракта барлык төр кораллы көчләр белән идарә итү өчен төзелгәнлеген әйтү дә җитә. Әгәр ул блоклар потенциал дошманнар кулына төшсә һәм серле кодлар ачыкланса, Россия армиясенең нинди хәлдә калачагын чамаларга мөмкин. Шундый яшерен самолеттан кыйммәтле җиһазларның урлана алуы һәм каракларның эзләре суынганчы тотылмавы безнең хәлнең бик үк күңелле түгеллеген искәртә. Караклык безнең тормышның барлык тармакларына да үтеп керде һәм ул вазгыятьнең начараюына китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып калачак. Илдән бәрәкәт бик озакка качты, бөтен дөньяда зур түнтәрелеш барганда, Россиядә генә хәл яхшырмаячак. Шуңа карамастан тормышын бөтәйткән, рухи кризис кичермәгән кешеләр дә булачак безнең арабызда. Укучылар хәтерли торгандыр: авырлыклар өскә ишелеп килгәндә, без төшенкелеккә бирелмәдек, «Сикәлтәле юлны җиңеләйтик», «Коронавирустан гына түгел, крокодил авызыннан да котылып була», «Финанс кыенлыклары шартларында ничек яшәргә?», «Кайсын сайларга: каһвәнеме, савытынмы?» дигән язмаларда авыр юлны җиңел үтү ысуллары белән уртаклаштык. Бу юлларның авторы, шул киңәшләрне яза-яза, коронавирус белән чирләде, өйдә бикләнеп яшәргә туры килде, матди югалтулар да кичерде, башка кайбер проблемалар белән дә йөзгә-йөз очрашты. Хәтерлим: тән авыртуга түзү авыр булган көннәрнең берсендә, чирнең сәбәбе COVID-19 икәнлеге ачыклангач, хатынга: «Котлыйм сине, безнең икебездә дә – коронавирус», – дип елмайдым. Проблема белән йөзгә-йөз очрашу аны көтүгә караганда яхшырак. Әйе, чир чынлап та авыр һәм катлаулы икән, озакка да сузыла җитмәсә. Вәләкин тәрәзәдән баштүбән сикерерлек түгел. Без куркып көтә торган башка кыенлыклар да шулай ук. Мәсьәләне чишү өчен, аның катлаулылыгын уйламаска кирәк. Моннан җиде ел элек бу юллар авторы «Саңгырау бака феномены» дигән язмада Данциг атлы студентның, өй эше дип белеп, гасырлар буе чишелмәгән мәсьәләне чишеп ташлавы турында: «Бөек математиклар меңәр еллар буе чишә алмаган мәсьәләләрне Данциг өй эше дип кабул иткәнгә генә чишкән, чөнки ул аларны чишү мөмкин түгел дигән караш белән таныш булмаган», – дип язган иде. Барлык кыенлыкларны да җиңүнең универсаль формулаларының берсе шушы: чишелеш мөмкин түгел дигән уйны башка кертмәү. 2021 ел никадәр генә катлаулы булмасын, ул тудырган проблемалар чишеләчәк. Фәкыйрьлектән курку бөлгенлектән сакламый, йөрәк белән генә байлыкка омтылу адәм баласын муллыкка ирештерми. Матди проблемаларны хәл итүнең формуласы бөтенләй башка. Аны имам әл-Газали ике-өч җөмлә белән генә аңлатып биргән: «Мескен Адәм баласы! Әгәр ул фәкыйрьлектән курыккан кебек, җәһәннәмнән курыкса, ул аларның икесеннән дә котылыр иде! Әгәр ул байлыкка омтылган кебек, җәннәткә омтылса, ул аларның икесенә дә ирешер иде. Әгәр ул йөрәге белән Аллаһтан үз гамәлендә кешеләрдән курыккан кебек курыкса, ул бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булыр иде», – ди. Аллаһтан куркуы белән мәшһүр хәлиф Гомәр ибн Габделгазиз үлем түшәгендә ятканда, аннан: «Балаларыңа мирас итеп ни калдырасың?» – дип сорыйлар. «Тәкъвалыкны калдырам. Тәкъваларны Аллаһ кайгырта», – ди ул һәм дөнья малыннан берни калдырмыйча үлеп китә. Балалары тиз арада бик зур байлыкка ирешәләр, чөнки тәкъвалык – иң яхшы инвестиция. Барлык кризисларны да җиңәргә шул булыша. Стрессларны да юк итә, депрессиядән дә саклый торган ул формуланы кешелек дөньясы акрынлап өйрәнәчәк. Безне куркыткан «тарихтагы иң авыр ел» дип аталган еллар тезмәсе – безнең укытучыларыбыз алар. Тырыш укучылар булыйк, еллар сабагын яхшы үзләштерик. Кайчан без элеккечә яшәүне туктатып, тәкъвалыкны нигез итеп яши башлыйбыз, менә шул чакта кризис тукталачак, куркыныч чирләр артка чигәчәк. Кешелек дөньясына таныш булмаган куркыныч вируслар таралуның сәбәбен Ахырзаман пәйгамбәре (салләллаһу галәйһиссәлам) 1500гә якын ел элек төгәл итеп әйтеп калдырган: «Ачыктан-ачык зина кылу таралса, аңарчы күрелмәгән чирләр чыгачак», – дигән. Мәгълүмдер ки, сәбәбен бетермичә торып, чирдән котылып булмый.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Президент Владимир Путин назвал террористическим актом вражеский удар по авиабазе в Ростове

На подлете к Москве уничтожили 61-й беспилотник

Забудьте про Чёрное море: 3 места в России, где берег чище, вода теплее, а отдых вдвое дешевле

Таганрог стал площадкой фестиваля духовой музыки, объединяющего города воинской славы


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Таганрог на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.