Добавить новость
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018 Февраль 2018 Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Мөселман кардәшләребез мал эзләп юлга чыккан...» – Ульяновскида фаҗигадә 16 кеше һәлак

0 145

Ульяновск өлкәсе Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хәбәре буенча, «Даф» йөк машинасының 64 яшьлек йөртүчесе алда торган «Мерседес 22360С» автобусына килеп бәрелә (аның белән 44 яшьлек ир-ат идарә иткән). Нәтиҗәдә, автобус алда торган «Даф FT XF 105460» фурасына бәрелә, анысы инерция буенча «Шевроле Круз»га килеп бәрелә, соңгысы – «Рено Дастер»га.

«Аллаһ сакласын, тәүбә-тәүбә... Кемнәрнеңдер телефоннары... Тимәскә инде аларга, милицияләр килер», – дип үзара сөйләшәләр шок хәлендә булган татар абыйлары һәлакәт урынында.

Йөк машинасы һәм автобус йөртүчесе шунда ук һәлак булган.

Ашыгыч ярдәм килгәнче «Мерседес»ның 14 пассажиры вафат булган - 1991, 1995, 1976, 1998, 1980 елгы биш хатын-кыз һәм 1986, 1990, 1976, 2000, 1999, 1997, 1999, 1978, 1996 елгы тугыз ир-ат. Микроавтобус пассажирларының барысының да Самарадан Мәскәүгә эшкә барышлары булган.

Автобусның тагын өч пассажиры - 1981 елгы хатын-кыз һәм 2001, 1993 елгы ир-атлар хастаханәгә китерелгән. Хәзер табиблар аларның гомерен саклап калу өчен көрәшә. «Имгәнүчеләр Е.М. Чучкалов исемендәге махсус медицина ярдәме төрләре буенча Ульяновск өлкәсе клиник үзәгенә күчерелде. Башта алар Николаевка район хастаханәсенә салынган иде. Клиник үзәккә күчерелгәннәр хәзер реанимация бүлегендә», - дип хәбәр иткәннәр ТАСС ка өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

ТАСС язганча, микроавтобус артына килеп бәрелгән йөк машинасын йөртүче вакытында тормозга баса алмаган. Кисәк хәле начарлануы да һәлакәткә китергән дигән фараз бар. Экспертиза нәтиҗәләре иртәгә генә билгеле булачак.

«Фаҗига урыны Зур Чирекле татар авылыннан ерак түгел»

«Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов әйтүенчә, фаҗига урыны Зур Чирекле татар авылыннан ерак түгел. Авария үзе Прасковьино дигән авыл янында булган.

Бик тетрәндерде. Мөселман кардәшләребез бит, мал эзләп чыккан булганнар. Кыргызстан илчелегеннән хезмәткәрләр ярдәм күрсәтергә килә дигән мәгълүмат бар, - диде ул.

Зур Чирекле авыл җирлеге башлыгы Умәр Айбулатов үзе һәлакәт урынына бара алмаганын әйтте.

Бу һәлакәт урыны безнең авылдан бер 35 км ераклыкта. Мин бара алмадым, өйдә юк идем, Түбән Новгородта идем. Металл ташый торган машина микроавтобус өстенә менгән. Миндә бүтән мәгълүмат юк, - диде.

«Ничек килгән, шулай өстенә дә менгән»

Ульяновск өлкәсенең җәмәгать эшлеклесе, Иҗтимагый контроль илкүләм комитеты җитәкчесе Айсә Мәүлетов үзенә төрле группалардан авария турында видеолар һәм мәгълүмат килеп ирешкәнен әйтте.

– Видеоны Әләзәннекеләр төшергән, алар Пензада үз группаларына куйган. Аннан безнең группаларга да җибәрделәр. Мин шундук шалтыраттым.

Бик коточкыч хәл инде. Анда ул участокта юл ремонты бара, асфальт салалар, шуңа хәрәкәт бер яклы гына. Башта Мәскәү ягыннан җибәрәләр, аннары аны ябалар да, машиналарны Сызрань ягыннан җибәрәләр, бөке булмасын өчен шулай көйлиләр. Сызрань ягыннан машиналар терәлгән булган, чөнки Мәскәү ягыннан килүчеләрне үткәрү өчен, хәрәкәтне ябып торганнар. Алдагы машинага килеп терәлгәндә, гадәттә, арттагы машина күрсен өчен аварийкаларны кабызасың бит. Бу микроавтобус та аварийкаларын кабызган, ә арттан килгән машинаның реакциясе булмаган, тормозга басу юлы да юк. Ничек килгән – шулай өстенә дә менгән.

Минемчә, һәлакәтне булдырмый калырга мөмкин иде. Әгәр тормозлар тотмый башлаган икән, авария булмасын өчен юл читенә дә чыгып булыр иде. Анда әле берәр метр юл чите бар.

Уңга алып, кырдан да китеп була иде. Кешеләр дә исән калыр иде. Дөрес, үзе әйләнеп капланырга да мөмкин иде, ләкин моның кадәр кеше үлмәс иде. Ә ул ничек килгән – шулай кергән. Үзен начар хис иткәндерме – аңлашылмый. Ульяновскидан тикшерү комитетыннан 18 криминалист килгән. Алар ачыклар инде, - дип уртаклашты.

Фото: © соцчелтәр «ВКонтакте»

ulpressa.ru сайты язганча, РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин авариянең барлык нечкәлекләрен ачыкларга, транспорт чараларының техник торышы буенча документацияне өйрәнергә, шулай ук кешеләрне йөртү буенча куркынычсызлык таләпләре үтәлешен тикшерергә күрсәтмә биргән.

Кыргызстан президенты Садыр Җапаров һәлакәттә вафат булганнарның гәүдәләрен ватаннарына кайтару өчен махсус самолет булдыррыга кушкан. Бу хакта дүшәмбегә каршы төндә президентның матбугат хезмәте башлыгы Дайырбек Орунбеков хәбәр иткән.

«Президент Җаппаров Тышкы эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына, Манас халыкара аэропортына Ульян өлкәсендәге юл һәлакәтендә вафат булган ватандашларның җәсәдләрен Кыргызстанга җибәрү өчен махсус борт оештыруны йөкләде. Барлык туганнары, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», - диелә 24.kg агентлыгы хәбәрендә.

«Фуралар машинаны уртада китереп кыскан. Мерста барысы да үлгән! 1,5 сәгать тирәсе бөке булды, кешеләрнең әйберләре юл читендә ята иде, карарга куркыныч! Бөкедә утырганда, башта 11 кеше үлгән дип әйттеләр, аннары 15 кеше һәм тагын өчесе реанимациядә. Монда юл ясыйлар иде, тизлекне 40 км чикләү билгесе дә тора иде» – дип язган берәү Вконтакте соцчелтәрендә комментарийда.

«Утырып барасың, бернинди начарлык көтми дә кебек, ә секунд уза, һәм син юк».

«Яхшы һәм тиз үлем, әле ул һәркемгә тәтеми...» кебек сүзләр дә бар. Аның бу фикерен аңламаучыларга ул ханым тагын бер кат аңлата: «халыкта әйтәләр – әгәр кеше озак, газапланып үлә икән, димәк, гөнаһлы, һәм Ходай аңа җиңел үлем бирми».

«Йөк машиналары йөртүчеләре дә машиналар арасында ара ераклыгы турында, йөк төягәч, аңа туктарга авыр булуын аңларга тиешләр».

«Баш эшләми икән, фураалар арасына кысыласы да юк, алдагы машинаны узып киткәнче, 10 тапкыр уйларга кирәк, ә башны югалтып очып барырга түгел».

«Ике йөк машинасы арасына килеп кысылганчы, мин акрын гына, ашыкмыйча гына баруны кулайрак күрәм» – кебегрәк комментарийлар бар.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сызрань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.