Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Сындырырлык сынаулар (Кәрим Кара)

0 321

Башта Илшатның хатыны Гөлүсә чиргә тарыды. Чир бит ул синең яшеңне сорап тормый. Әлеге инсульт дигәннәре аяктан екты хатынны. Яшь гаилә өчен зур кайгы булды ул. Озак кына Гөлүсәне хастаханәдән кайтармый тоттылар. Йөгерде дә соң Илшат дөнья көтәм дип. Иртән иртүк торып терлекләре янында чапты, сыерын сауды, ашатты-эчертте тегеләрне. Аннан соң өйгә кереп, иртәнге ашка нәрсәдер хәстәрләде. Кызларын уятып, юындырып-ашатып, берсен бакчага, икенчесен мәктәпкә илтте. Шуннан соң үз эшенә йөгерде. Әле шул арада вакытын табып, аңа Гөлүсәсенең барып хәлен белергә, ризык илтергә кирәк иде. Бригадиры Госман кырын күз белән карый башлаган иде инде аның еш кына югалып торуларына.

Бераз тернәкләнеп кайтты Гөлүсә. Аягын сөйрәп булса да өй эчендә йөрерлек хәлдә иде. Хатыны өйдә булгач, Илшатка да көч кергән кебек булды, балалар шатландылар әниләре яннарында булганга. Барыбер яшь организм әкрен-әкрен булса да терелүгә таба бара иде. Бу күргәннәр онытылыр, алдагы көндә барысы да яхшы булыр, дип өметләнеп көннәрен үткәрделәр ирле-хатынлы.

Бәла ялгызы йөрми дигән сүз бар халыкта. Моның хаклыгын үз язмышында татыды Илшат. Көтмәгәндә-уйламаганда, мәктәптән кайтып килгән олы кызлары Асияны үткенче бер машина бәрдереп китте. Больницага да алып барып йөрер кыяфәте калмаган иде баланың. Бар авыл халкы елады бу фаҗигадән соң. Ә теге качкан шоферның эзенә төшә алмадылар шул килеш.

Бу кара кайгыдан соң Гөлүсәнең чире тагын көчәйде. Аяк-куллары тыңламас булды, сөйләр сүзен әйтеп бирә алмый башлады. Шунысына өстәлеп, тагын баш чире башланды хатында. Көннең кайсы вакытына карамый үтереп башы авырта башлады Гөлүсәнең. Тәгәрәпләр йөрде бүлмәләр буйлап. Әллә кайгы, әллә шул баш чире сәбәп булды, хәтере таркалды аның, юк кына нәрсәне дә аңламас булды. Көннән-көн көчәя генә бара иде чире. Врачларга каралырга алып баргач, кире борып кайтардылар.

Барысы вакытка бәйләнгән. Без артыгын берни эшли алмыйбыз, - диделәр. Бер кочак дарулар язып кайтардылар.

Әле моның белән генә бетмәгән икән. Илшат аыл читендәге тау яланында тракторы белән печән чаба иде. Ничектер күзе төшеп калып, авыл өстенә күтәрелгән куе төтенне чамалап калды ул. Янгынның кай тирәдәрәк чыкканын аңларлык түгел иде. Әмма йөрәге дерт итеп төште ирнең, нидер сизде күңеле. Ураган алымының очына чыкмыйча, тракторында авылга таба җилдерде ул.

Үз ураманарына борылгач, кайда янгын чыкканына төшенде. Аларның капка төбендә халык төркеме, техникалар җыелып тора. Сикереп төште ир кабинасыннан. Өе урынында көйрәп яткан торымбашлар гына торып калган иде...

Кызы Сөмбел бакчада булган. Хатыны Гөлүсәне ут эченә кереп, күршесе Шәүкәт алып чыгып өлгергән. Газ плитәсеннән чыккан, дип фаразладылар янгынны тикшерүчеләр.

Бар киемнәре янып көл булган, документлары-кәгазьләре утта калган гаилә Илшатның абыйсына барып сыенды. Аның яңа өе янында кош оясыннан чак кына зуррак иске өе сүтелми тора иде. Шунда урнашкандай иттеләр. Әлбәттә, авыл халкы булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырышты. Кемнәрдер кием-салым, урын-җир әйберләре, азык-төлек ташыды. Акчалата ярдәм иткәннәр юкка якын иде. Авыл җирендә кемнең артык акчасы бар дисең?..

Ишелеп төшкән хәсрәттән гаҗиз калган Илшат алдагы көннәрен ничек тә күзаллый алмый иде. Ә хәтере көннән-көн начарлана барган Гөлүсә нидер уйларга да белми иде шикелле.

Шул чакларда гаиләнең тормышында кискен үзгәрешләр булып алды. Ерак Соль-Илецк якларыннан Гөлүсәнең олы апасы Венера кайтып төште. Анда кадәр барып ишетелгән икән авыл яңалыклары. Венера шәп хатын иде. Беркөн елап күңелен бушатты да сеңлесе Гөлүсәгә, Сөмбелне юлга әзерли башлады.

Кияү, син ике кулсыз кебек хәзер, – диде ул Илшатка ике төрле уйларга урын калдырмыйча. - Үз җаныңны да асрарлык хәлдә түгелсең. Ә сеңлемә, чирле кешегә, тәрбия кирәк. Кызыңны әнисеннән аерып булмый. Мин үзем дә ял йортында эшлим. Гөлүсәне дәвалар мөмкинлекләр бар анда, баланы да какмам-сукмам. Алып китәм мин аларны үзем белән. Син ничек тә бу упкыннан үрмәләп чыгарга тырыш. Әгәр хәлләрең яхшырса, гаиләңне юллап килеп җитәрсең. Язган булса, аңа кадәр Гөлүсә дә аякка басар, иншалла. Яхшыга өмет итик, – дип Гөлүсә белән Сөмбелне үзе яшәгән якларга алып китте.

Ялгызы калган Илшат хәмер белән сагышларын басарга өйрәнде. Аның кайгысын уртаклашкан шешәдәшләр табыла торды. Җәй азакларында бөтенләй эшкә йөрмәс булды ир. Кемгәдер ияреп башкалага чыгып китеп, шәһәр урамнарында эчкелек эзләп йөри башлады. Үзенә тиң иптәшләр анда да җитәрлек икән, сукбайлыкка башын салды. Аңа бу дөнья ике тиен – бер акча иде инде. Тормышның кызыгы китте Илшат өчен. Һәр иртәдә тагын онытылу өчен генә уяна иде ул.

Кайсы койма буенда йөрәге туктар иде, әмма тормышында тагын бер борылыш булып алды Илшатның. Әгәр мондый көнкүрешне тормыш дип әйтеп булса. Таныш сукбайлары белән көн күргән иске йортлар арасында бер адәмнең мәете табылды. Әлбәттә, хокук сакчылары килеп тулды, тикшерүчеләр киң эш җәелдерде. Шул тирәдәге кибетнең кыегына куелган камерага Илшат белән бер сукбайның йөргәннәре төшеп калган, имеш. Ул төндә нык кына салган Илшат берни белмичә ташландык иске диван өстендә йокы симерткән иде. Ә теге иптәшенең чынлап та кысылышы булган икән бу җинаятькә. Бу гамәлне тикшерүчеләр ныклап исбатладылар һәм бер исәптән Илшатка да бу эшне тактылар. Аның да катнашы булган, имеш. Үзенең гаепсез булганлыгын берничек тә исбат итә алмады ир. Хәер, аны тыңлап та тормадылар. Кулына богау кидерделәр дә алып китеп яптылар.

Тугыз ел утырып кайтты Илшат Казанга. Поезддан килеп төшкәндә кесәсендә фотосы ябыштырылган кәгазь белән өч йөз тәңкә акчадан башка берни юк иде. Шул документ белән тәмуг газаплары үтеп, тимер-бетон заводында эшкә урнаша алды. Эше бик авыр иде, әмма аңа ятактан койка бирделәр. Кол хәлендә булып эшләде дә эшләде ул. Ачлы-туклы яшәде, төрмәдән артык түгел иде монда да. Әмма ел үткәндә кеше күзенә күренерлек өс-башын карады, тиенләп бераз мая җыя алды.

Отпуск көннәре җиткәч, туры авылына кайтып китте. Авылдашары төрлечә кабул итте аны. Кайсы жәлләде, кайсы җирәнеп карады. Барысын күтәрде Илшат. Хәер, аның озак тукталасы юк иде туган авылында. Хатыны белән кызының адресларын ачыклап, ул тозлы күлгә, Соль-Илецкига юл тотты. Менә шунда, автобуста барганда гына, ничектер уянып киткәндәй булды ул. Үзенең тере җан икәнен тойды, йотлыгып тәрәзә артындагы далаларны күзәтте, кешеләр тавышына колак салды. Аның тормышында ниндидер мәгънә барлыкка килде. Ниһаять, ул якыннарын барып күрәчәк, Гөлүсәсен кочагына алачак. Икәүләшеп үткәннәрне исләп, кочаклашып ачы күз яшьләрен түгәрләр, бер-берсе белән күргәннәре белән уртаклашырлар...

Венера башта ишек катында торган Илшатны танымый торды. Танырлык та булмагандыр шул инде. Тешләре төшеп, чәчләре агарып, чыра төсле генә калган ирнең элекке Илшат белән охшашлыгы шулкадәр генә иде… Очрашу тойгылары басыла төшкәч, Венера чәй артында Илшатка яңалыклар сөйләде. Гөлүсәсе озак яшәмәгән икән инде аның, шул чирләреннән тернәкләнә алмаган, өч елдан кабер иясе булып куйган. Ә Сөмбеле, күз тимәсен, җир җимертеп эшләп йөри. Ул да Венера төсле медучилище тәмалаган, апасы белән бергәләп санаторийга урнашкан. Үткән ел кияүгә биргәннәр үзен. Кияү кеше ипле генә төсле, фатир алып аерым яшиләр... Ишеткәннәреннән сөмердәп күз яшьләре акты ирнең, кызы хакында тыңлаганда йөрәге җылынды, шатлык дулкыны басты күңелен.

Чәйдән соң бергәләшеп Сөмбелнең эш урынына киттеләр. Әтисен күреп алуга, шундук танып алып муенына килеп асылынды кызы Сөмбеле. Тыела алмый үкси башлады. Кызының аркасыннан кагып юатырга тырышкан әти кешегә шулай да рәхәт иде бу минутларда...

Өч көн кунак булды якыннары янында Илшат. Шул көннәр эчендә күзгә күренеп дәрт-дәрман белән тулды ул, аяклары җиргә тими очып кына йөрде. Якыннары белән хушлашып, тиз көннәрдә монда күчеп килергә булып кайтып китте. Монда кызы аның, монда кияве. Кызы күзгә күренеп тулылана башлаган икән. Ходай язса, озакламый оныгы аваз салыр дөньяга. Шатлык өстенә шатлык өстәр. Өметне өзәсе түгел. Бар әле Илшатны бу фани дөньяга бәйләгән җепләр, бар әле...





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Собаки-путешественницы: где обретают приют бездомные животные, отловленные в Оренбуржье

В Соль-Илецке дочь погибшего на СВО получила положенные выплаты

В Соль-Илецке мужчина выстрелил в соседа из ружья

В Оренбуржье мужчина выстрелил в соседа из гладкоствольного ружья


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Соль-Илецк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.