Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Атналык күзәтү: коронавирус корбаны, «Адымнар» кимчелеге, Батырша батырлыгы

0 243

Коронавирус котыра: «Аның тормышы кыл өстендә, дога кылыгыз…»

Коронавирус тагын да куркынычрак һәм катлаулырак авыруга әверелә бара. Covid-19 белән авыручыларның саны артканнан-арта. «Татар-информ» журналисты Эвелина Киселева республика клиник хастаханәсенең «кызыл зона»сында дәваланучылар белән сөйләште .

Республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар өчен вакытлы госпиталендә буш ятаклар юк диярлек. Коридордан узганда ук авыручыларның көчле йөткерүләре яңгырап тора. Ә палатага кергәч, кислород маскаларын салдырганнан соң кабат мөстәкыйль рәвештә суларга өйрәнгәннәрен ишетәсең. Иван Котловка нибары 22 яшь. Баһадир, яп-яшь егет яны белән һәм корсагында гына ятып тора ала. Ул даими диярлек кислород битле ярдәмендә сулый — шунсыз сулыш ала алмый. Кыска җөмләләр белән генә сөйләшә, сөйләшү барышында да, туктала-туктала, кислород сулап ала. Озаграк сөйләшергә аңа табиблар рөхсәт итмәде.

— Үләрмен дип уйлаган идем, — диде егет. Аның күзенә яшь тулган иде.

Иван үпкәләренең 92 процентка зарарлануын үзе белми. 92 процент! Бу инде үпкәләр тулысынча зыян күргән дигән сүз.

Егетне карарга әбисе килгән. Әбисе үзе дә коронавирус йоктырган, әмма аның хәле җиңелрәк була, кислород маскалары кирәк булмый.

Егет чирне эшендә йоктырдым дип уйлый. Ул үзен 9 сентябрь көнне начар хис итә башлаган, аннары хәле авырайган. Түзә алмас дәрәҗәгә җиткәч, Иванның туганнары ашыгыч ярдәм чакыртып, Республика клиник хастаханәсенә озаталар.

— Хәлем бик начар иде, табиблар ярдәм итте. Рәхмәт аларга, — диде Иван. — Ярты елдан соң вакцинация үтәчәкмен. Икенче тапкыр моның белән авырыйсым һәм үлем белән йөзгә-йөз очрашасым килми. Бу коточкыч авыру.

Иванга сулыш алу бик авыр иде. Без, аңа сәламәтлек теләп, китәргә ашыктык.

Коридорга чыккач, табиблар егетне могҗиза белән исән калды, диделәр. Ул һаман да авыр хәлле пациентлар рәтендә, димәк, аның тормышы һаман да кыл өстендә икән әле…

«Аның өчен дога кылыгыз», — диде табиб…

«Яңы моң» бәйгесе гадел узганмы?

Коронавируска бәйле вәзгыять катлаулы дигән сәбәп белән татар җырчыларының концертлары тыелса да, «Яңы моң» башкорт җыры бәйгесе зур масштабта, чит шәһәрләрдән килгән мәшһүр кунаклар катнашында узды. Аны уздыру Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Элвин Грей — Радик Юльякшинга тапшырылган иде. Рәсми мәгълүматлар буенча, бу бәйгене уздыру өчен Элвин Грейга 30 миллион сум акча бирелгән иде.

Конкурска җиде илдән барлыгы 800 гариза килгән. 50 иң яхшы кандидат сайлап алынган. Җиңүчегә төп приз — 1 миллион сум бирелде.

Әлеге бәйгедә Татарстанны тәкъдим иткән бердәнбер конкурсант — Гөлназ Гарифҗанова. Гөлназ «Интертат”ка аны вакытында кунакханәгә урнаштырмаулары, күлмәкләрне үз акчасына сатып алуы, жюриларның гаделсезлеге, җырны өйрәнергә аңа вакыт әз бирелүе, онлайн тавыш бирү вакытында тавышларның исәпкә алынмавы… һәм тагын күп нәрсәләр сөйләде . Башкортстанда татар җырчысына ни өчен шундый мөнәсәбәт булуы белән кызыксынып, «Яңы моң» бәйгесен оештыручыларга да шалтыратырга булдык. Элвин Грей лейблының башкарма директоры Семен Прошкога мөрәҗәгать иттек. Аңа түбәндәге сорауларны юлладык: «Гөлназ Гарифҗановага вакытында кунакханәдә тору мөмкинлеге һәм юл, ашау чыгымнары өчен акча бирелмәгән. Аңа бу акчалар кайтарылачакмы? Ни өчен мондый хәл килеп чыккан? Номинациядә тавышлар дөрес исәпкә алынганмы? Сайтта күрсәтелгән саннар дөресме, саннарны алмаштырмаганнармы?»

Семен Прошко телефоннан сөйләшкәндә сорауларга һичшиксез җавап бирәчәген әйткән иде. Әмма ул бу сорауларны махсус рәвештә укымады да бугай — җавап бирмәде. Без кабат-кабат мөрәҗәгать иткәч, инде шактый вакыт узгач кына ул сорауларны карап чыкты һәм инде аларның актуаль булмавын, проект тәмамлануын әйтте, сорауларны ул «сәер» дип атады.

«Элвин Грей бу сорауларга җавап бирәчәкме?» — дигәч, трубканы куйды…

«Ирем кайчан кайтса да чәем кайнаган була»

Рифат Зариповның хатыны Диләрә артист хатыны булуның кыен яклары турында сөйләде . — Артист хатыны булуының кыенлыгын мин өйләнешеп, яши башлавыбызның беренче 3-4 елында тойдым. Арабызда аңлашылмаучанлыклар бик еш чыга иде. Чөнки иҗат кешеләре алар төнлә эшлиләр икән, ә көндез ял итәләр. Аларның илһамнары төнлә килә. Рифат та гел төнлә студиягә чыгып китеп, шунда иҗатташ дуслары белән күрешеп, аралашып, җырлар иҗат итеп утыра иде.

Рифат гастрольләрдән төрлечә кайтып керергә мөмкин. Кайвакыт кәефе бик шәп була, арып, күңелсезләнеп кайткан вакытлары да булгалый. Кәефсез чагында артык сораулар биреп аптыратмаска тырышам. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, иремне йоклап каршы алганым юк. Чәем кайнаган, табыным әзерләнгән була. Гел яхшы кәеф белән каршыларга тырышам. Ашарларына җылытып ашаткач, йокларга яткырам, — диде Диләрә.

Артист хатыннарының «Интертат”ка биргән интервьюларын сылтама буенча кереп укый аласыз.

«Адымнар» мәктәбе: кемгә ошый, кемгә юк?

«Адымнар» күптелле мәктәбендә туган телдә белем алуны сайлаучылар 27 процент кына тәшкил итә дигән тәнкыйть сүзләре таралды. Әмма мәктәпнең корпусы икәү: Бичурин урамындагысы (элекке 165нче мәктәп урыны, «Адымнар» шуның нигезендә төзелде) билингваль юл белән эшли, ягъни укыту, нигездә, рус һәм инглиз телләренә корылган, ә Бондаренко урамындагысы полилингваль траекторияне күздә тота, анда предметлар русча, инглизчә генә түгел, татарча да алып барыла. Кыскасы, татар балалары бер бинада, рус балалары һәм урыслашып беткән татарлар башка бинада белем ала. Бондаренко урамындагы мәктәп турында халыкның фикерен белергә теләп, анда баласын укытучы ата-аналардан, җитәкчелектән сораштыру үткәрдек . — Безнең өчен мәктәпнең укыту программасы, телләр үсешенә басым ясавы мөһим иде. Бала туган телен белергә тиеш бит. Әзерлек төркеменә дә шунда йөрдек. Татар, инглиз телләрендә укыту була дигәч, без инде мәктәп төзелә башлауга шуны гына күздә тоттык. Монда педагогик состав та көчле, заманча матур бинада да укытасы килә. Балаларны иртүк бик ягымлы каршы алалар. Фәннәрнең татарча булуына без каршы түгел. Татарча буласын белеп бардык бит, — диде Алсу исемле әни кеше.

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов   исә, «Адымнар» мәктәбенең укыту сәясәте белән риза түгел. 

— Мин аңа шаккатмыйм да, сокланмыйм да, чөнки анда алдадылар. Башта күптелле мәктәп, татарча укытабыз дигән булдылар. Тик чынлап торып татарча укыту юк анда, бөтен параллельдән аерым классларга гына җыеп укыталар. Ул безнең күзне буяу гына булып чыкты. Тавышын зур итеп чыгардылар, паровоз пар чыгарып сигнал бирә бит әле, бөтен кычкыртканы паровозның пары кебек кенә булды. 

Инглиз телендә укытып, балаларны Англия, Америкага чыгарып җибәреп, кеше итәбез дип хыялланалар. Ләкин Европага чыгып китеп, бер татар баласының да банкның баш менеджеры, кибет директоры, завод хуҗасы булганы юк. Чөнки татарның менталитеты андый түгел, менталитеты көнчыгышка карый. Кесәсендә акчасы булганнар уйлый инде, баламны Европага чыгарам да, фәлән-төгән була дип… Булмый, Европа татарга килеп терәлмәгән, татарның ярдәменә мохтаҗ түгел ул. 

Менә инглиз теленән тыш, гарәп, я төрек телен укытсалар, татар балалары өчен файдалы булыр иде. Төркиядә, тарихны әзрәк белсәләр дә, күпме себер татары адмирал, генерал, министр булды. Европага китеп, бер татарның да министр булганын ишеткән юк, ул әле тиз генә булмаячак та. 

Мәктәпнең эше үзгәрсен өчен, ата-аналар таләп итәргә тиеш. Атнасына 3 сәгать инглиз теле, 3 сәгать гарәп яки төрек теле керсен, шунсыз балалар алданачак, — дип саный Вахит абый.  

«Батыршаның тереләй телен кисәләр»

Башкортстанның Балтач районы үзегендә Россия мөселманнары тарихында әйтеп бетергесез зур эз калдырган мәшһүр татар шәхесе — Батырша (Габдулла Галиев) музее бар.

Рәмис Латыйпов Балтач районында булып, музей белән танышты .

Батырша - 1755-1756 елгы баш күтәрү идеологы, публицист. Бу баш күтәрүдән соң мөселман халыклары өчен зур үзгәрешләр килә. Чукынмаган мөселманнарны авылларыннан куу туктала, чукынганнар өчен армиягә бару, салым түләү туктала. Һәм иң билгеле вакыйгаларның берсе — Идел-Урал төбәгендә мәчетләр салырга рөхсәт бирелә. Көчләп чукындыру сәясәтен бик «тырышып» үткәргән Казан архиерее Лука Канашевич башка урынга күчерелә. Халыкны көчләп чукындыру сәясәте йомшара. Башкорт халкына патшага мөрәҗәгать итү хокукы бирелә, урман эшләренә җибәрү туктала, башкорт төбәкләренә почта станнарын төзү туктала. — Батыршаның батырлыгы турында легендалар да йөри. Алар ни дәрәҗәдә дөрес икән?

— Җәмит Рәхимов китабында аюны бер сугуда һуштан яздырган дигән урын бар, бәлки, хаклык та булгандыр. Үзенең исеме Габдулла булса да, халык кушаматы Баһадиршаһ, димәк, баһадир гәүдәле булган инде. Урыс галимнәренең язганнарына таянып, сынын эшләдек. Аның янына бассак, без бала гына булып күренәбез.

— Батыршаның төп батырлыгы дип нәрсәне саныйсыз? Шушы мөрәҗәгатьне язып халыкны күтәрүме, әллә инде төрмәдәге шәхси батырлыгымы?

— Икесе дә. Программа ике ният белән төзелә. Беренче максаты — мөселман дәүләте төзү. Әгәр инде дәүләт төзү мөмкинлеге булмаса, халыкка җиңеллек тудыру.

— Батырша халыкка бу фикерләрен ничек ишеттергән?

— Ул һәрвакыт халык арасында булган, моңын-зарын тыңлап яшәгән. Халыкның авыр яшәвен, указларның бер-бер артлы чыгуын, салымнарның күбәюен йөрәгеннән кичергән.

Ул вакытта Россия чит илләр белән сугыш алып барган, казнага акча кирәк булган. Ә чыгымнар халык өстенә салынган. Халык яшәү ифрат авыр булган. Указ нигезендә тоз кальгаларга, урыс гаскәрләре торган җирләргә китерелә башлый, шуннан гына алырга рөхсәт булган. Баш күтәрүгә кадәр мөселман халыклары гына түгел, Урал буенда яшәгән бөтен халыклар да тозны Иләк күленнән ала торган булалар. Соль-Илецк шул «иләк» дигән сүз инде ул, чөнки тозны иләк белән сөзеп алганнар. Арзанга гына сатып йөри торган булганнар.

—  Рәфис хәзрәт, Батырша кайсы халык вәкиле?

— Татар булган. Мин китапларымда татар халкыныкы дип язам. Батыршага багышланган ике китап чыгардым. Берсе «Батырша эзләреннән» дип атала, берсе «Югары Карыш авылы тарихы» дип атала. Икесендә дә татар дип язылган.

Аның татар икәнлеген беркем инкяр итми. Ул Карышбаш авылыннан, хәзер Югары Карыш, Верхнекарышево дип атала. Ул авылда, авыл нигезләнгәннән башлап, башка халык яшәмәгән. Катнаш авыл түгел. Кайбер авылларның бер очында бер халык, икенче очында икенче халык, өченче очында өченче халык яши. Бу авылда татар халкы яшәгән, башка халык яшәмәгән, бары тик татарлар гына яшәгән, әле дә шулай. 

Материал нинди телдә табылган, шул телдә бирелә. Менә автобиография, резюме саф татар телендә язылган, милли музей әзерләгән стенд рус телендә. Габдрахман Бикчурин шәҗәрәсе татар телендә. Гомумән бездә төрек телендә дә, татар телендә дә, башкорт телендә дә, рус телендә дә, иске славян телендә дә мәгълүматлар бар. Нинди материал кайдан тапканбыз, үзгәртмичә бирергә тырыштык, бернәрсәне дә үзгәртмәдек. 

— Батыршаның ничек вафат булуы хакында да сөйләсәгез иде…

— Шлиссельбургта тоткынлыкта булганда ул «әгәр дә христиан диненең ислам диненнән өстенлеген исбат итсәгез, христиан диненә мәхәббәт уятыр идем күңелемдә» дип әйтә. Һәм инде шушы мөрәҗәгать нигезендә аның янына берничә христиан дине әһеле килә. Аның дәгъвате шуның кадәрле көчле була — озак әңгәмәдән соң урыс дине әһелләренең үзләрендә исламга мәхәббәт уяна дип әйтәләр. Батыршаның тереләй телен кисәләр. 24 июльдә ул балтаны эләктереп алып, берничә төрмә сакчысын чабып үтереп, үзенең йөрәге ярылып үлә. «Истории российских тюрем» китабында шулай язылган.

Рәфис хәзрәт белән хушлашып, музейдан чыгып киттем. Шундый шәхесләребез булган бит безнең! Ниндидер авыр тойгылар да уяна күңелдә. Хәзер инде үз фикереңне белдерүгә, түрәләргә «ярамаган» сүз әйтү хакында телгә алынса, бөтенебез дә «яшисе бар бит, гаиләбез бар, дөньяда яшәве куркыныч, мин курыкмыйм да, балалар бар бит…» дибез. Батырша ниләр хис итте дә, гаиләсе аның бу адымын ничек кабул итте икән? Ул үзе, хатыннары, кызлары, улы ниләр кичергәндер? Ул бит шушы адымга барырга курыкмаган.

Һәм инде — аны саткан кеше дә шулай ук безнең милләт вәкиле бит. Патша биргән 1000 тәңкәгә кызыгып, ул шундый шәхесне юк иткән. Ул да үзен «дәүләт өчен, милләтебез өчен эшлим» дип аклагандыр инде…

Шул заманнан бирле кешеләр берничек тә үзгәрмәгән кебек тә тоелып китә… Кемнәрдер дине, халкы өчен үзен дә корбан итә. Ә кемнәрдер бер мең сумга шундый шәхесләрнең башына җитә.

«Шагыйрьләр бераз юләр, мәхәббәттән исергән була»

Шагыйрь Рәдиф Гаташ белән мәхәббәт, иҗат һәм гаиләсе турында сөйләштек.  Рәдиф абый, әйдәгез яңадан яшьлеккә кайтыйк әле. Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?

Разил Вәлиев белән бик дус идек, ул миннән алты яшькә яшьрәк. Разил белән бергә Мәскәүгә укырга киттек. Ул Әдәби институтка укырга керде, мин әлеге институт каршындагы ике еллык югары әдәби курсларга укырга бардым. Менә шунда Разил Казан университетның журналистика факультетында бергә укыган таныш кызын очраткан. Гәүһәр исемле бу кыз Үзбәкстаннан, Мәскәүгә кияүгә чыккан һәм бер көнне Разилне үзләренә кунакка чакырган.

Октябрь бәйрәмендә Разил аларда кунакта барган һәм шунда Гәүһәрнең туганнан-туган сеңелләре дә булган. Кунактан кайткач, Разил миңа: «Үзбәкстаннан килгән апалы-сеңелле ике кыз белән таныштым, медицина университетында укыйлар», — диде. Бу кызлар яши торган тулай торак безнеке янында, күршедә генә булып чыкты. Икенче көнне алар янына бардык. Шуннан соң Разил үзе танышкан кыз белән йөреп китте, мин аның апасына гашыйк булдым. Минем булачак хатыным Рима аспирантура тәмамлап, кандидатлык яклап йөри иде.

Хатыныгыз бик укымышлы, җитеш гаиләдән булган, аны ничек үзегезгә караттыгыз?

Ул вакытта мин шагыйрь буларак танылган идем. Үземне бөтен кеше белән танышырга, сөйләшергә, хәтта тәкъдим ясарга лаек дип, югары бәяли идем. Көнкүреш мәшәкатьләреннән ерак тордым. Рима белән тиз танышып киттек, берничә айдан бергә дә булдык. Чөнки ул аспирантурадан соң «распределение» белән каядыр китәргә тиеш иде, мин аны җибәрмәдем.

Разил Вәлиевнең язмышы ничек булды?

Ул да студент чакта ук өйләнде. Институтта укыганда кызлары туды. Икенче елга безнең малай туды. Без Казанга хатыннар, балалар белән кайттык. Безнең танышканга быел 54 ел була икән инде.

Баҗай белән аралашып яшәдегезме соң?

Баҗай белән аралашасың инде… Безнең хатыннарның өч бертуган абыйлары да Казанда зур кешеләр булды. Татарстанның Дәүләт торак фондының элекке җитәкчесе Тәлгать Абдуллин, банкир Ринат Абдуллин, фермер Шәүкәт Абдуллиннар… Алар барысы да булдыклы, мал-мөлкәтле кешеләр булды. Хәзер балалары да шундый көчле шәхесләр. Хатынымның әти-әнисе дә монда кайтты, хәзер алар мәрхүмнәр инде.

Туганнарың шундый зур кешеләр булуның үз кыенлыклары да бардыр?

Төрле чак булгандыр… Шагыйрь горур була, үзен пәйгамбәрләр затыннан дип саный. Ходай саклый безне. Аллаһы Тәгалә юләрләрне үзем саклармын дигән бит, шагыйрь бераз юләр, мәхәббәттән исергән була бит инде.   

Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга мөмкин.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Собаки-путешественницы: где обретают приют бездомные животные, отловленные в Оренбуржье

В Соль-Илецке дочь погибшего на СВО получила положенные выплаты

В Соль-Илецке мужчина выстрелил в соседа из ружья

В Оренбуржье мужчина выстрелил в соседа из гладкоствольного ружья


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Соль-Илецк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.