Добавить новость
Август 2010
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013 Март 2013 Апрель 2013 Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014 Март 2014 Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Казан өстендә дроннар узышачак, яки Татарстандагы «Киләчәк уеннары»н кайда карап була?

0 232

19 февральдән 3 мартка кадәр Казан кабаттан «спорт мәркәзе» дигән исемен аклаячак. Чөнки республикабыз башкаласы беренче тапкыр оештырылучы халыкара «Киләчәк уеннары»н кабул итә. Тарихта беренче эксперименталь турнирны Татарстан Республикасы башкаласы көннәрне санап көтте – Казанда уеннарга багышланган стелла да урнаштырылган иде.

  • «Киләчәк уеннары» («Игры будущего») – цифрлы технологияләр, киберспорт һәм классик спортны берләштергән яңа турнир.

Фото: © tatarstan.ru

Дөньяда аерым киберспорт, ягъни нигезендә компьютер уеннары булган ярышлар да, аерым спорт ярышлары да җитәрлек. «Киләчәк уеннары» безгә спорт белән компьютер уеннары кушылмасын, виртуаль дөньядагы яңа төшенчәләр һәм 107 илдән 277 команда алып килә.

  • «Безгә бөтен дөнья диярлек кунакка киләчәк. «Киләчәк уеннары» – ул революцион һәм стандарт булмаган өр-яңа продукт. Тәҗрибәбез булса да, беренче тапкыр шундый проектта тотындык», – диде бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Иске яңа турнир

Сәяси мәсьәләләргә бәйле рәвештә, Россия халыкара спорт ярышларында катнашу хокукыннан мәхрүм ителде. Дөньякүләм турнирларда чыгыш ясый алмау – бөтен спортчыларның йөрәк ярасы. «Киләчәк уеннары» исә халыкара аренага тәкъдим ителгән Россия продукты. Аны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Россия – спорт державасы» форумында тәкъдим итте.

2021 елда виртуаль һәм классик спортны берләштергән турнирны МОК («Халыкара Олимпия комитеты») үткәргән була инде. Шуңа күрә бу проектның идеясе өр-яңа түгел. «The Olympic Virtual Series» дип аталган турнирда бейсбол, велоузышлар, ишкәк ишү, җилкәнле спорт һәм мотоспорт буенча 250 мең кеше катнашкан.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тик программада дөньякүләм танылган компьютер уеннары – «Dota 2», «Fortnite», «Counter-Strike» һәм башка популяр уеннар булмаган. Анда бары тик Олимпия уеннарына кергән спорт төрләренең симуляторларында гына ярышалар. Казанда узачак «Киләчәк уеннары» исә физик һәм виртуаль дөньяларны берләштерә, шул исәптән аерым гына компьютер уеннарында гына ярышулар да бар.

Фото: © «Татар-информ», архив

«Киләчәк уеннары»нда 21 дисциплинада ярышлар көтелә. Алар икегә бүленгән. Беренчесе – төп программа, икенчесе – киңәйтелгән. Төп программа үз эченә спорт, тактика, тизлек, стратегия, технология кебек 5 бүлекне ала. Аларны оештыручылар «фиджитал-вызовы» дип атый.

Турнир нигездә, төгәлрәге, спорт һәм тактика бүлекләре «фиджитал» концепциясендә үткәрелә. Казан һәм Татарстан халкына әлеге сүзне ким дигәндә берничә тапкыр ишетергә туры килүе бар.

  • «Фиджитал» (Phygital) – ул «физикал» (Physical, ягъни «физик») белән «диджитал» (Digital, ягъни «цифрлы») сүзләреннән килеп чыккан төшенчә. Кыскасы, фиджитал – физик спорт һәм цифрлы технологияләр, компьютер уеннары кушылмасы. Спортчылар башта компьютерда уйный, аннары көчләрен чын спортта сыный. Виртуаль уендагы баллар белән спорт мәйданындагы баллар кушылып, җиңүче билгеләнә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Реаль спорт + виртуаль спорт = фиджитал

Спорт бүлегенә фиджитал-хоккей, фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-узышлар, фиджитал-көрәш, фиджитал-скейтбордингта ярышачаклар.

Гадәти футбол, баскетбол, көрәшнең ничек булуын, ничек үтүен беләбез, ә ничек була соң ул фиджитал-хоккей белән фиджитал-көрәш? Концепциядә билгеләнгәнчә, спортчылар башта виртуаль дөньяда – футбол, хоккей, баскетбол, скейтборд һәм башка төрләр буенча виртуаль уеннарда ярыша, гади итеп әйткәндә баскетбол, футбол, хоккейның компьютер уенын уйный. Аннары компьютер алдыннан торып, физик көчләрен реаль спорт мәйданында сыный башлыйлар.

Фото: © «Игры Будущего» Вконтакте төркеме

Мәсәлән, баскетболчылар башта компьютерда баскетбол уйный, аннары уеннарын чын баскетбол кырында дәвам итә. Көрәшчеләр башта виртуаль дөньяда көрәшә, аннары көчләрен ММА кагыйдәләре буенча келәмгә чыгып сыный. Фиджитал-футболда да шул ук принцип. Симуляторда һәм мәйданда җыелган баллар кушылып, нәтиҗә ясала. Иң күп балл җыючы команда җиңүче була.

Фото: © «Игры Будущего» Вконтакте төркеме

Иң кызыгы – алар компьютер алдында уйнап утырганда да спорт формасыннан булырга тиеш. Хоккейчыларга бозга чыгып киткәндә каска белән перчаткиларын гына кияргә онытмаска кирәк. Хоккей, баскетбол, футбол кебек команда төрләре булса да, биредә командалар 11 кешелек түгел. Мәсәлән, фиджитал-хоккейда да, фиджитал-баскетболда да 3 кешегә каршы 3 кеше уйный.

Фото: © «Игры Будущего» Вконтакте төркеме

Фиджитал-хоккей буенча Татарстанны «Ак Барс» командасы тәкъдим итәчәк. «Ак Барс» уенчыларының берсе буларак, КХЛда Түбән Каманың «Нефтехимик», «Динамо Мәскәү», «Авангард», «Югра», «Северсталь» командалары өчен, 2018-2022 елларда Югары хоккей лигасында (ВХЛ) «Барс» командасы өчен чыгыш ясаган Максим Пестушко катнаша.

«Киләчәк уеннары»ннан соң барлык спорт төрләренә кызыксыну артыр, дип өметләнәм. Фиджитал-хоккейга килгәндә, без турнирның составын билгеләгәннән соң, шунда ук бозда да, компьютер симуляциясендә дә күнегүләр ясый башладык. Исәп уртак булачак, шуңа күрә икесендә дә үзеңне күрсәтә белергә кирәк», — дип уртаклашты «Ак Барс» уенчысы Максим Пестушко «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Фиджитал-баскетболда Татарстан данын «УНИКС» командасы яклаячак. Команда составында бүгенге көндә «УНИКС»та уйнаучы баскетболчы Иван Лазарев бар.

«Киберспорт дөньясында мин яңа кеше түгел. Узган ел мин фиджитал-футболга бардым, барысы да бик матур, каравы рәхәт. «Киләчәк уеннары» — классик спорт һәм киберспортның искиткеч катнашмасы. Һәр заманның үз үзенчәлеге. Турнирга өметләр зурдан, шәп турнир булачак», – диде Иван Лазарев.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук, Татарстан данын ВМХ ярышларында бертуган Ирек белән Малик Ризаевлар яклаячак. Катнашучылар составына карап, чын спортчыларны киберспортка тарту күренә. Чөнки компьютер уеннары осталарын хоккей, футбол, баскетбол уйнарга өйрәткәнче, спортчыларны компьютерда уйнарга өйрәтүе җиңелрәк тә кебек.

Фото: © «Татар-информ», архив

Шуңа күрә «Киләчәк уеннары»нда танылган спорт «йолдызлары»ның да шактый булуы көтелә. Мәсәлән, уеннарга, махсус кунак буларак, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова кайтачак. ТР спорт министры Владимир Леонов башка «йолдызлар»ны сер итеп саклады. Камилә Вәлиеваның кайту-кайтмавы турындагы сорауга «белмим» дип җавап бирде.

Компьютер уеннары һәм Казан күгендә дроннар узышы

Тактика бүлегендә катнашучылар «Warface», «CS GO», «Standoff 2» кебек танылган компьютер уеннарында уйнап, аннары ярышуны реаль мәйданчыкта лазертаг уены белән дәвам итәчәк. Лазертаг (инглизчә. laser – «лазер» һәм tag – «метка») – куркынычсыз лазер коралы һәм һөҗүмнәрне теркәүче сенсорлар кулланып уйнала торган хәрби-тактик уен.

Фото: © «Игры Будущего» Вконтакте төркеме

Тизлек бүлегендә компьютер уеннарын вакытка уйныйлар. Стратегия бүлегендә «Dota 2», «Mobile Legends: Bang Bang», «Мир танков» кебек уеннарда команда белән ярышалар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Технология бүлегендә замана технологияләре ярдәмендә ясалган спорт дисциплиналарын тәкъдим итәчәкләр. Мәсәлән, Казан өстендә, төгәлрәге «Трудовые резервы» стадионы өстендә, дроннар узышачак. Шәһәр өстендә андый предметлар очуын ТР спорт министры Владимир Леонов «килешенгән» диде. Шулай ук, катнашучылар роботлар ярышы, «спортивное программирование» буенча да үз көчләрен сынаячак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ярышларның киңәйтелгән программасына фиджитал ВМХ, виртуаль велоузыш, бию симуляторы, кибатлетика (мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен), VR-ритм симуляторында (виртуаль күзлекләр киеп уйнау) ярышлар кергән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Экспо, цирк, «Татнефть Арена»: объектлар турында

«Киләчәк уеннары»н үткәрү өчен 40лап шәһәр көрәшкән. Финалга Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга, Сочи кебек шәһәрләр белән бергә Казан да чыкты. Халыкара ярышлар үткәрүдә зур тәҗрибә һәм әзер объектлар булуы Татарстан башкаласын бер башка күтәрде.

«Киләчәк уеннары» алдыннан Казанда берничә тапкыр әзерлек фестивальләре узды. Соңгысын гыйнварда «Ак Барс» көрәш сараенда үткәрделәр.

Объектлар картасы

«Киләчәк уеннары» өчен Универсиада, дөнья чемпионатлары өчен төзелгән һәм шәһәрнең башка объектлары кулланыла. Төп мәйдан буларак «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге сайланган. Экспода фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-скейтбординг, «Dota 2» һәм суперфинал, «MLB» һәм суперфинал, бию симуляторы һәм виртуаль чынлыкта уйнау буенча ярышлар узачак. Шулай ук, 21 февраль һәм 3 мартка билгеләнгән тантаналы ачылыш белән тантаналы ябылу чаралары да «Казан Экспо»ның 3 мең кешелек залында булачак.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Урам» экстрим-паркы фиджитал-BMX буенча ярышларны һәм виртуаль велоузышны кабул итәчәк, фиджитал-көрәш буенча турнир «Ак Барс» көрәш сараенда узачачак. «Казан теннис академиясе»ндә «Тактика» дисциплинасында катнашучылар җыелачак.

IT-парк спорт программалаштыру, «Мин танков» һәм «Speedrun» уеннары буенча турнирларны кабул итәчәк. Дроннар ярышы «Трудовые резервы» спорт комплексында, роботлар ярышы Казан циркында узачак, ә Иннополис «Кибатлетика» дисциплинасында катнашучыларны каршы алачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татнефть-Арена» да фиджитал-хоккей буенча чемпион билгеләнәчәк. КХЛда уйнаучы «Ак Барс» хоккей командасы «Киләчәк уеннары» барган вакытта «Спорт сарае»на күчеп тора. Шуңа күрә тамашачылар бу көннәрдә бары фиджитал-хоккей ярышлары белән генә хозурлана ала, чөнки «Спорт сарае»ның сыйдырышлылыгы «Татнефть арена»дан күпкә әз.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фиджитал-узышлар (фиджитал-гонки) исә Сочида узачак. Бу – һава торышы шартлары һәм Сочида узышлар өчен төзелгән «Формула 4» трассасы булуы белән бәйле. Гомумән, «Киләчәк уеннары»ның беренче идеясе буенча ярышлар Сочидагы «Сириус» базасында узарга тиеш була. Дисциплиналарга су төрләре дә кергән булган. Шулай да Сочи үзенә беренче эксперименталь ярышның бер узышын гына ала алган.

Йолдызлар, билетлар һәм туры эфир

«Киләчәк уеннары»н теләгән кеше билет сатып алып карый ала. Владимир Леонов билетларның 73 проценты сатылган булуын әйтте. Билетларны интернеттагы рәсми сайттан алып була.

Шулай ук, «Казан Экспо»га барырга теләүчеләр өчен, Җиңү Проспекты метро станциясеннән бушлай транспорт йөреп торачак. Шулай ук, тамашачылары тимер юл белән «Аэропорт» станциясенә хәтле килә ала. Ярышларга билет булган очракта тимер юл белән йөрү бушка булачак.

  • «Киләчәк уеннары» вакытында «КазанЭкспо»га бушка транспорт йөреп торачак

Шулай ук «Казан Экспо» күргәзмә комплексында «Киләчәк шәһәре» экспозициясе эшләячәк. Ул югары технологияләр турында сөйләячәк һәм ачылу һәм ябылу көннәреннән тыш, турнирның бөтен вакытында һәркем өчен ачык булачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тамашачылар өчен танылган спортчылар һәм артистлар белән очрашулар һәм автограф-сессияләр дә көтелә. Илья Ковальчук һәм Павел Дацюк, башка танылган хоккейчылар белән бергә, Татарстанның яшүсмерләр командасы белән «Йолдызлар матчы» уйнаячак, Россиянең иң яхшы көрәшчеләре Ринат Фәхретдинов, Шарабутдин Магомедов, шулай ук Рафаэль Фазиев һәм Джонни Уокер 2 зур автограф-сессия үткәрәчәк.

Шулай ук, ярышларга блогер Влад А4, Велей, Слава Бустер, футболистлар Андрей Аршавин белән Артем Дзюба, җырчы Егор Крид, DJ Smash һәм башка күп кенә танылган шәхесләр һәм спортчылар киләчәк.

Тантаналы ачылу чарасы 21 февраль 19:00дә башлана һәм 2 сәгать дәвам итәчәк. Тик тамашачыларга ачылуга керү мөмкинлеге юк, чөнки «Казан Экспо»да 3 мең урынга исәпләнгән трибуналар төзеләчәк. Тантананы «Беренче канал» туры эфирдан күрсәтәчәк. Ярышларны исә «Матч ТВ» һәм «VK» сервисында карарга мөмкин булачак.

Фото: © «Татар-информ», архив





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая

Почти каждый второй опрошенный россиянин хочет поехать один за границу

Сначала эмоции – потом сделка: ELEMENT формирует новый стандарт работы с брокерами

Отдых с питомцами в Крыму – куда едут россияне и что с ценами


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сочи на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.