Җырчы МакSим үзе авыр хәлдә ята, аның клипларын төшерүче режиссер ковидтан үлде
0
24
Музыкаль продюсер һәм режиссер Вадим Шатровны Смоленск өлкәсендә җирләделәр. Бу турыда мәрхүмнең беренче хатыны «Бишенче канал»га сөйләгән.
Шатровның соңгы эше — җырчы МакSимның «Спасибо» клибы. Ул җырчы МакSимның якын дусты, аның берничә клибының авторы була.
Вадим Шатровка 45 яшь иде, ул коронавирустан үлгән дип хәбәр ителә. Аны 1 июльдә Смоленск өлкәсенең Хиславич районындагы Черепово авылында җирләгәннәр.
«Җирләүдә бик якын туганнары гына булды», — дип әйткән элеккеге хатыны.
Вадим Шатровның хатыны һәм кызы ятим калган.
Комада ятучы җырчы МакSимның хәле начарланган , дип язган идек.