Добавить новость
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020
Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022
Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Колакта – ультратавыш, аяклар параличланды»: Елгада йөзүче кызларга яшен суккан

0 108

Бу – идеаль көннәрнең берсе була: ягымлы кояш, челтерәп аккан елга һәм табигать белән тулысынча гармония тойгысы. Юлия Ивина өчен дуслары белән бергә сапбордларда йөзү чираттагы күңелле маҗара булырга вәгъдә итә. Компания Иркут елгасы буйлап берничә дистә километр араны үтәргә планлаштыра. Әлеге фаҗига турында «Комсомольская правда» яза.

Күктә кинәт күкрәгән тавыш ишетелә. Көчле яшен разряды берьюлы 2 кызны бәреп төшерә. Себер кызы әлеге вакыйга аларның тормышын тулысынча үзгәртүе турында сөйли.

Юлиягә 36 яшь, ул Иркутскида яши, иҗат белән шөгыльләнә: фотоларга карап, портретлар, шулай ук эпоксид сумаладан декоратив эшләнмәләр ясый, тематик мастер-класслар үткәрә, ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен ишарәләр телен дә белә. Буш вакытларында төрле актив спорт төрләре белән мавыга.

10 августта Юлия ире һәм тагын 3 дусты белән Иркут елгасы буйлап йөзәргә бара. Алар үз юлларын Шелехов районының Шаманка авылыннан башлый һәм аны Иркутск районының Максимовщина авылында якынча 5-6 сәгать эчендә тәмамларга планлаштыра.

– Синоптиклар һава торышы начараю ихтималы турында кисәтсә дә, иртән һава торышы аяз иде. Без, көн начарланып китсә, шунда ук туктыйбыз, дип килештек. Безне машина белән килеп алырга тиешләр иде. Шаманкада ял итүчеләр, сапбордларда һәм көймәләрдә йөзүчеләр күп күренде, – дип сөйли Юлия.

Компания үзләре белән коткару жилетларын ала, суга төшә һәм юлга чыга.

– Аралашып барыр өчен, бер-беребездән ерак китмәдек. Фотоларга төштек. 4 сәгатьтә 35 километр юл үттек, маршрут ахырына кадәр тагын 10 километр юл калды. Ләкин һава торышы бозыла башлады: күк йөзен болытлар каплады, яңгыр сибәләде. Якында гына яр буена чыгу урыны юк – бөтен җирдә куе агачлар үсеп утыра иде.

Шуннан соң дуслар якында гына кечерәк бер җир күреп алалар һәм шунда туктарга булалар. Ул арада кара болытлар якыная, ә офыкта беренче яшеннәр күренә башлый.

Нәкъ шул вакытта компания икегә бүленә: ирләр бераз алгарак китә, ә кызлар артта кала. Юлия бер кулы белән дусты Аринаның сапбордына тотынып йөзә.

Яр буена әз генә ара кала – 7-10 метр. Ирләр инде коры җиргә чыгып җитеп, кызларга карап торалар, ләкин шул мизгелдә коточкыч хәл була: яшен Аринаның ишкәгенә бәрә. Бу мизгел хәтта камерага эләгә.

– Мин ни булганын шундук аңламадым да. Колакларда ультратавыш чыңлавын, ә күзләрдән очкыннар чыгуын гына хәтерлим. Мин боларны күреп тордым. Ә аннары аңымны югалтканмын...

Алга таба ниләр булганын ул соңрак дусларыннан гына белә. Арина да аңын югалта һәм сапбордтан суга егылып төшә. Ирләр аларга ярдәмгә ташлана.

– Мин аңыма килдем, ләкин аякларымны сизмәдем. Куркудан кычкыра башладым. Шул мизгелдә минем янга дустым йөзеп килде һәм мине ярга алып чыкты. Аринаны судан чит кешеләр тартып чыгардылар. Безнең егетләр аның янына тиз генә барып җитә алмаслар иде. Дус кызым су астында 30 секундтлап калды. Ул параличланган иде, мөстәкыйль рәвештә йөзеп чыга алырлык хәлдә түгел. Озакламый аны да ярга чыгардылар.

Юлия аңына килгәннән соң, нәрсә булганын аңларга тырыша. Елый, Аринаны карап тора. Дусты аңсыз була, сөйләшә алмый.

– Күзләрен генә кыскалады. Егетләр аны төрлечә аңына китерергә тырыштылар. Ул бик озак хәрәкәтсез ятты. Яшен аның ишкәгенә суга, бөтен гәүдәсе аша үтә, аннары миңа күчә. Дуслар «112» номерына шалтырата башлады. Ирем миңа торырга ярдәм итәргә тырышты. Мин кулларымны кыймылдата алдым, ә аякларым параличланган иде.

Егетләр якындагы йортка йөгерә, бу – кафе булып чыга. Хезмәткәрләр компаниягә «ашыгыч ярдәм»не эчтә көтәргә рөхсәт итә. Юлияне ике яктан кулларыннан тотып күтәреп, бүлмәгә алып керәләр. Аринаны җәймәгә салалар һәм шулай күтәреп алып киләләр.

Эчкә кергәч, Юлия әкренләп аякларын сизә башлый һәм аякка баса.

– Мин гидрокостюм һәм жилет кигән идем. Куркудан һәм стресстан туңа башладым. Бер колагым тонган иде, начар ишеттем. Аринага тын алуы авыр иде. Мин аны тынычландырырга тырыштым. Аннары «ашыгыч ярдәм» килде. Безгә электрокардиограмма ясадылар, кан басымын үлчәделәр һәм хастаханәгә алып киттеләр. Анда безне хирург карады.

Арина өстендәге кофта өлешчә янган була. Кызның тәнендә җәрәхәтләр барлыкка килә.

– Табиблар мине өйгә кайтарып җибәрделәр. ЛОР-табибка мөрәҗәгать итәргә, шулай ук тагын бер тапкыр йөрәккә кардиограмма һәм УЗИ ясатырга куштылар. Ә менә Аринаны күзәтү астында калдырдылар. Берничә көннән аның хәле начарайды, аны реанимациягә күчерделәр, – дип сөйли Юлия күз яшьләре белән. « Без аның сәламәтлеге өчен көн саен дога кылдык. Шөкер, аның хәле яхшырып килә.

Әлеге көннән соң 8 көн узгач, Юлия ишетүнең акрынлап кире кайтуын сизә. Ә аякларындагы авырту әле һаман да бетеп җитмәгән.

– Арткы ягымда яшен суккан зур эз калды. Ул узарга да мөмкин, калырга да мөмкин, диләр. Аякларда беренче көнне шәмәхә эзләр калган иде. Алар бетте.

Кызлар бу көнне икенче туган көннәре дип саный.

– Әле һаман да тынычлана алмыйбыз, бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Моның нәрсә белән тәмамланырга мөмкин булуы турында уйларга да куркыныч. Без монда һәм исән-сау икән, димәк, шулай кирәк булган. Үз тормышыбызны тагын да ныграк бәяли башладык. Күпләр әйтүенчә, яшен сугудан соң, кешеләрдә ниндидер гаять зур сәләтләр барлыкка килә. Әлегә андый үзгәрешләр сизмим, ләкин андый мөмкинлекне кире какмыйм.…

Юлия һәм аның дус кызы катлаулы сынау аша уза, алар хәзер үз сәламәтлегеңә һәм иминлегеңә сакчыл карауның никадәр мөһим булуын аңлый.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Шелехов на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.