Добавить новость
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020 Январь 2021
Февраль 2021
Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021
Сентябрь 2021
Октябрь 2021
Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022 Март 2022
Апрель 2022
Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Хәйдәр Гыйльфанов: «Татарстан Екатеринбургта татарча FM радио ачу ягын карасын иде»

0 287

— Хәйдәр әфәнде, без Казанда «тел югала» дип әйтәбез, Татарстандагы татар авылларында шул хәл. Чит төбәкләрдә, мәктәптә атнасына бер сәгать татар теле булган шартларда телне саклау мөмкин эшме?

— Кызганыч, әмма минемчә, мондый темплар белән барганда мөмкин эш түгел.

Әмма мин чагыштыра алам - мәсәлән, 1990 еллар, 2000 еллар, хәзер инде 2020 еллар белән... Дәүләт ягыннан телне саклау өчен шартлар күбрәк тудырыла, ләкин хәзер татарның үзеннән күбрәк тора.

Безнең татар инфраструктурасы юк түгел. Мәсәлән, 19 авылда татар мәктәпләре бар, кайдадыр ике, кайдадыр өч сәгать татар теле дәресләре укытыла. Екатеринбург, Серов, Пышма шәһәрләрендә якшәмбе мәктәпләре эшләп килә.

Әмма ләкин телне саклау гаиләдән тора. Ничек кенә боргаласак та, дәүләттән көтеп утыруның бер файдасы да юк. Таләп итсәң, дәүләт ул бирә.

Хәлләр, әлбәттә, шау-гөр килеп шатланып йөгереп йөрерлек түгел. Шул ук татар авылларында да бер 10 ел элек кенә татар балалары татарча сөйләшә иде, хәзер инде алар үзара рус телендә аралаша. Бу - бик кызганыч күренеш.

Хәйдәр Гыйльфанов язучы Камил Кәримовка Рәхмәт хаты тапшыра

Фото: © Рәмис Латыйпов

— Сез шартлар күбрәк тудырыла, дип әйттегез. Бу нинди шартлар?

— Мәсәлән, шул ук мәктәпләр. 10 еллар элек 15 кенә мәктәп иде, хәзер— 19. Аннан соң якшәмбе мәктәпләре, Екатеринбургтагы Каюм Насыйри институтының үзәкләре эшли. Элекке заманда татарлардан бик милләтпәрвәр кешеләр татар өчен бернинди түләүсез эшли торган иде. Хәзер аның үз системасы бар. Укыган кешегә сертификат бирәләр.

Муниципалитетлардагы сәнгать коллективларының һәрберсендә диярлек татар яки татар-башкорт коллективы бар. Теләгән кешегә шулар аркылы, җырлап-биеп булса да телне саклап калып була. Шулай ук өлкәдә ел саен кырыктан артык Сабан туе уза, шуларның 30ы муниципаль дәрәҗәдә— район яки шәһәр күләмендә үтә. Аны шул район яки шәһәрнең бюджетына үткәрәләр. Аны булдыру өчен татарлар йөгереп йөри, дигән сүз түгел. Үзләре, планга кертеп уздыралар. Татарстанда яшәгән кешеләр, бәлки, һаман җырлап-биеп йөрисез, бернинди файдагыз да юк, дип әйтергә дә мөмкин. Әмма, башка чара булмагач, телне күңел аркылы да саклап калырга була, һәрхәлдә, сакларга тырышырга.

— Безнең бит инде җанисәп нәтиҗәләре мактанырлык булмады. Моның сәбәпләре нәрсәдә? (Свердловск өлкәсендә җанисәп мәгълүматлары буенча, 40 мең татар кимегән һәм 93 мең калган - «Интертат»).

— Дөресен әйткәндә, моның сәбәбен мин инде төннәр буе уйлап борчылып яттым. Без шулай ук начар эшләдек микәнни, дип. Без 30дан артык чара үткәргән бик аз санлы өлкәләрнең берсе. Әмма ул, күрәсең, икегә икең — дүрт, дигән сүз түгел. Миңа калса, җанисәп үткәрү вакыты, гомумән, дөрес булмады. Аны ковид вакытында үткәрмәскә иде. Оештыру ягы бик түбән сыйфатта булды. Элекке заманда без аны алдан белеп тора идек, җанисәпне алучылар кереп, язып йөриләр иде. Алай булмады ул. Безгә чынлап та керүче булмады. Ышанып, интернет аркылы «Госуслуги» аша үзләре язылыр әле, дигән сүз ул бәлки федераль үзәккә кирәктер. Әмма күп кеше, гомумән, язылмады да.

Милләтен күрсәтмәүчеләр бик күп булды. Бу бит инде нәрсәне аңлата? Миңа калса, статистика оешмалары «галочка» өчен генә, паспорт өстәлләрендә нинди мәгълүмат бар — шуны алганнар да язганнар. Ә анда бит милләт күрсәтү юк. Милләтен күрсәтмәүчеләрнең урыс милләтеннән соң иң күп санда — татар саны кимүнең төп сәбәбе шундадыр кебек. Чөнки кешегә туп-туры җанисәп алучы килә икән, яки ул интернет аркылы үзе языла икән, ул милли пунктны күрсәтмичә үтмәс иде. Нәрсәгә ул аны яшерергә тиеш? Ә монда күрсәтелмәгән.

Бу хәл — минем тәҗрибәдә беренче тапкыр. Мин инде җанисәп алуда өч-дүрт тапкыр катнаштым. Милләт күрсәтмәүчеләрнең икенче урында булуы — бөтенләй акылга сыймаслык әйбер. Алай була алмый бит?! Ни өчен күрсәтмәскә мөмкиннәр? Сәбәбе - аларны язып йөрүче булмаган. Аларның бөтен мәгълүматларын паспорт өстәленнән генә алганнар да, милләтен күрсәтмәгәннәр.

— Һәм тагын борчыган мәсьәлә — Екатеринбург мәчете мәсьәләсе һәм сезнең өлкәдә алты мөфтият бар. Нишләп шулай икән ул?

— Бу - 1990 еллар шаукымы, 80 еллар ахырларыныкы дип тә әйтер идем әле мин. Свердловск өлкәсе Татарстан да, Башкортстан да түгел. Анда бер хуҗа. Ә монда әле бер Россия күләмендәге мөфтият килеп төзи үзенең мөфтиятен, әле - икенчесе. Бу — ирекле җирләр. Монда сәясәт тә шундыйрак. Монда түрә әйтте дә - тыңладылар, дигән сүз түгел. Монда башка төрлерәк сыйфатлы кешеләр. Мин аның яхшы ягын да күрәм, килеп җитмәгән ягы да бар. Ягъни - теләделәр, мөфтиятне төзеделәр. Берсеннән берсе сорап та тормыйлар. Менә без мондый мөфтият, монысы мондый мөфтият. Алар белән нишләргә дә белмисең кайвакыт. Мин, Татарстан түрәсе буларак, бик кысылмаска да тырышам: берсен чарага чакырсаң яки аңа ярдәм итсәң, икенчесе үпкәли. Бөтенесен бергә җыеп карадык — җыелмыйлар, Аллаһы Тәгалә эшеннән башка булган үзара сәясәтләре бардыр кебек. Әйтә алмыйм.

— Ә менә Екатеринбург мәчетенә килгәндә...

— Мәчет урынына килгәндә, бик кызганыч. Чыннан да, хәтерем ялгышмаса, 2000 еллар башында Эдуард Россель вакытында мәчет урынына беренче таш салынган иде. Әмма ул юридик яктан эшләнеп бетмәгән. Җире ул вакытта федераль җир булган, һәм бернинди губернатор да ул җирне бүлеп бирә алмаган. Шулай килеп чыкты — сүзгә ышанып, ярар, килеп чыгар әле, дип... Совет вакытындагы кебек - ярар, булыр әле, таш салдык бит инде... Субайлар кага башладылар. Миллионнар китте анда. Без бит инде халыкны җыеп, хәйрия концертлары үткәреп, чаралар оештырдык. Ә юридик ягын караучы булмаган. Ышанганнар - губернатор әйткәч, булыр, ничек булмасын?

Ә хәзер бит заманнар башка. Шәһәрнең үзәгендәге җир ул. Хәзер Екатеринбургта гына түгел, Казанда да җир бик кыйбат. Шуңа аны башлаганда ук, Аллаһы Тәгаләгә генә тапшырып түгел, үз башың белән уйлап эшләмәгәнбез. Юридик ягын карап бетерергә кирәк булган.

Хәзер инде аның урынына башка җир бирделәр, ул төзелеп бетеп килә. Әмма ул, әлбәттә, шәһәрнең үзәге түгел. Ул Җәмигъ мәчете булырга тиеш, киләчәктә бәлки шәһәрнең үзәгенә керер. Ләкин әлегә ул читтәрәк. Төзелми түгел, төзелә. Әнә шул алты мөфтият булу бик комачаулый. Чөнки бергәлектә генә эшләп була. Ул бит Җәмигъ мәчете дип атала. Уртак мәчет, бар халык җыела торган. Бу мөфтиятнеке, теге мөфтиятнеке булырга тиеш түгел. Ул — безнең бик авырткан һәм әлегә чишелешен күрмәгән шундый бер сорау.

— Екатеринбургтан торып торып Казанга, Татарстанга нәрсә әйтер идегез? Татар мәркәзе нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә тиеш?

— Аллага шөкер, Татарстан үзенең ярдәмен елдан ел арттыра. Бик рәхмәтлебез. Шул ук уку әсбаплары булсынмы, татар үзәкләрендә төрле оештыру техникалары булсынмы - бүләк итеп киләләр. Мәктәпләргә ярдәм итәләр. Ул яктан, Аллага шөкер, бер 20 ел элеккегә караганда, бик күпкә һәм системалырак рәвештә теләктәшлек күрсәтелә. Әле менә быел Свердловск өлкәсеннән ике татар оешмасы Татарстанның ике грантын отты. Алар шактый күләмле, алар татар тормышына багышланган.

Шуңа күрә, бер яктан бик яхшы, элемтәләр дә әйбәт, борчыганы — кешенең хәзер вакыты җитмәве. Мәсәлән, ТНВ корпункты да бар, алар аена 11әр тапшыру, сюжет биреп барырга тиеш. Ләкин эшлекле татарның хәзер телевизор карап утырырга вакыты юк. Баласын карарга, эшен эшләргә кирәк. Мин радио мәсьәләсен күтәрер идем. Татарстан шул якка карасын иде. Ниндидер FM дулкыннарын алсалар, зур адым булыр иде. Машинада барганда кеше радио тыңлый. Дәүләт радиосымы-юкмы — барыбер. Музыкасы яңгырап торсын, яңалыгы булсын һәм урындагы берәр кеше кыска гына 10-15 минут яңалыклар биреп торса, әйбәт, заманча әйбер булыр иде ул.

— Татар милләтенең урынын ничек күрәсез? Өлкәдә икенче позицияне югалтуга карамастан, татарлар нинди урында?

— Беренчедән, формаль рәвештә милләт ягыннан без бит инде икенче урында. Икенче урында милләтен күрсәтмәүчеләр, димәк, шул яктан караганда без икенче урыныбызны югалтмыйбыз. Сан ягыннан гына түгел, шул ук өлкә депутатларын карасак та, бизнес ягыннан карасак та, Аллага шөкер, без бик дәрәҗәле. Безнең сүзгә хакимият тә, башка халыклар да колак сала. Алар һәрвакыт әйтеп тора - сез монда килмешәк түгел, сез монда үз урыныгызда. Башка диаспоралар да тырыша, әмма алар безнең кадәр үк түгел.

Без ел саен 80-90 чара үткәрәбез. Аның 40ы Сабантуй булса, калганы башка чаралар. Әле болары мин белгәне генә. Безнең губернаторның урынбасары Салихов Азат Рәвкать улының әнисе татар, әтисе башкорт, ул безнең эшләргә һәрдаим ярдәм итеп тора. Екатеринбург шәһәре хакимиятендә урынбасарларның берсе — татар кешесе Рөстәм Галләмов. Элекке вакытларда андый әйбер юк иде. Мин инде 1985 елдан бирле монда яшим — без хакимияткә аяк тибеп керә алмый торган идек. Ояла торган булганбыздыр бәлки. Я әйтә торганнар иде - сез бит күп, монда 120 милләт, һәрберегезгә ярдәм итә башласаң, тегесе-монысы... Әмма шуңа карамастан, тыныч кына, урыс әйтмешли, «тихой сапой» үзебезнең эшне эшли идек. Хәзер инде тибеп үк кермәсәк тә, кабинетларга кереп мәсьәләләрне чишәргә була. Чынлап та, дөрес әйтәләр - куелмаган сорауны гына чишеп булмый. Куелган сорауны хакимият чишмичә берничек булдыра алмый. Алар безнең эшне, бәяне беләләр. Өлкәдә бүләкләнүчеләр арасында безнең күп кенә фән докторлары, технарьлар, рәссамнар бар... Аларның күбесе бәлки, татар дип янып йөри торган кеше түгелдер. Алар үз эшләре белән шөгыльләнә, әмма алар бар. Без аларны эзләп тапсак, җан атып, кызыксынып киләләр.

Безнең Даими вәкиллек каршында шуралар күп бит: төбәкне өйрәнүчеләр, укытучылар, татар авылларының башлыклары... Минем уйлавымча, шундый фән эшлеклеләренең дә шурасын төзергә кирәк, «Интеллектуаль шура» дип аталырмы ул... Алар татарча белмәскә дә мөмкиннәр, әмма аларның фамилияләре татар, әби-бабалары татар булган. Безнең эшләрдә татар җәмәгатьчелеге кебек бик актив йөрмәсәләр дә, алар үз өлешләрен кертерләр кебек тоела. Фән докторлары гына да 4-5 кеше. Алар бит — милләтнең байлыгы, аларны кулланып калырга кирәк. Үзләре туп-туры булдыра алмаса да, ниндидер хатка кул куйса да, исеме бар дигән сүз. Шуңа күрә кулланырга кирәк андый әйберне.

— Өлкәгә татар язучылары килде. Аларга бу нәрсә бирә?

— Беренчедән, татар язучыларының үзләренә күп нәрсә бирә. Әсәр нигезе ул бит тормыштан алына. Үз казаныңда гына кайнап яшәү, бер яктан, җайлыдыр, әмма ташыган шулпа кебек Казаннан әзрәк читкә чыгып, башка җирне дә күреп килергә кирәк. Чөнки татарның күпчелеге Татарстанда яшәми, татарның күбесе читтә яши. Шуны истә тотарга кирәк.

Икенчедән, интернет чараларын күбрәк кулланырга кирәк — кәгазь юк, китап чыгарып булмый, дип кенә яшәргә түгел. Мин үзем хәзер күбрәк Интернет, планшетлар аркылы китап укырга күчә башладым. Нишлисең инде, заманы шундый. Ул җайлы. Китап күтәреп йөрү авыррак. Шуңа күрә языгыз, килегез, без үз ягыбыздан оештыру, транспорт чараларын, башкаларны карарбыз. Бөтендөнья татар конгрессына бик зур рәхмәтлебез. Шушы чараны оештырганда турыдан-туры чыгабыз: «Өч кеше кирәк иде» —» Рәхим итегез!» Алар безнең юл чыгымнарын түләделәр, без бик рәхмәтлебез.

Язучылар белән очрашу — ул зур әйбер. Совет заманыннан бирле «тере язучыны күрдем» дигән хис бирә. Язучылар өчен дә, укучылар өчен дә рәхәтлек бирәл. Чөнки аралашып яшәүдән дә тәмлесе, рәхәте юк.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Серов на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.