Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ульяновск өлкәсендә «Сембер карлыгачлары» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0 1525

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Сембер карлыгачлары» сәләтле балаларга канат куя» дигән мәкаләсе чыкты.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә балалар иҗатын үстерүне күздә тоткан «Сембер карлыгачлары» өлкә фестиваль-конкурсы узды. Оештыручылар – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге.

Мәртәбәле конкурста өлкәбезнең алты авыл районыннан – Чардаклы, Ишеевка, Мәләкәс, Новоспасское, Николаевка, Барыш якларыннан һәм Ульяновск, Димитровград шәһәрләреннән килгән 82 бала ике номинациядә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Фестивальне яшь җырчы Диләрә Шегабутдинова гимнга әверелгән «Сембер карлыгачлары» җыры (Наҗия Шагаева сүзләре, Алсу Альметова көе) белән ачып җибәрде.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина әйтүенчә, быел конкурста катнашырга теләүчеләрнең кимүе күзәтелгән.

«Саф татар төбәге саналган Иске Кулаткыдан, җыр-моңга гашыйк милләттәшләребез яшәгән Яңа Малыклы, Сенгилей районнарыннан талантлы балаларның конкурста катнашмавы күңелне әрнетә. Шулай ук сәнгать җитәкчеләренең нигезнамәгә игътибар итмәүләре дә иҗат бәйгесенең сыйфатын төшерә. Малайлар һәм кызларның сәхнә костюмнарын да яңартасы бар. Татар халкы гомер-гомердән зәвык белән киенгән бит»,- ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина.

Балаларның осталыгын Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова конкурсантларның авазларны, сүзләрне дөрес әйтүен күзәтте.

«Кызганычка каршы, яшь җырчыларның күпчелеге татар хәрефләрен дөрес әйтмиләр, сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермиләр. Шуңа күрә җырның асылы үзгәрә, тамашачы аны кабул итми. Сәнгать җитәкчеләренең балаларның телен камилләштерү өстендә армый-талмый эшлисе бар әле»,- ди Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Абутдинова.

Ике сәгать дәвам иткән иҗат бәйгесе, ниһаять, ахырына якынлашты. Дулкынландыргыч мизгел – җиңүчеләрне бүләкләү вакыты килеп җитте. Конкурстан бер генә бала да бүләксез китмәде. Оештыручылар аларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырды. Моңлы сандугач – Новоспасское районыннан Алинә Фатхуллина фестиваль-конкурсның гран-приена лаек булды. Ул татар халык җырын акапелла – музыкасыз гына аһәңле, күңел түрләрен тибрәндерерлек итеп башкарды һәм тамашачыны тәмам әсир итте. Алинәгә киләчәктә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга язсын. Галия Айбетова (Ульяновск), Аделия Тимербулатова (Чардаклы районы), «Булгар» халык ансамбле (Ульяновск) 1 нче урынны алдылар. «Булгар» ансамбле кызларына сокланмый мөмкин түгел. Алар коллективның сәнгать җитәкчесе Алсу Туктаровадан бер дә калышмыйлар – җиренә җиткереп җырлыйлар да, матур итеп киенгәннәр дә. 2 нче урынны Әминә Хамидуллова (Ульяновск), Айназ Кафизова (Мәләкәс районы), Аделия Гиматова (Ульяновск), Диләрә Шегабутдинова белән Дамир Камалтдинов дуэты (Ульяновск) һәм Мәләкәс районыннан «Чишмә» коллективы үзара бүлештеләр. «Чишмә»леләр чыгыш ясаганда, Мәләкәс районы Сабакай авылында әнә нинди талантлы яшьләребез үсә, дип сөенеп утырдык. Ә 3 нче урынга Азалия Мударисова (Ульяновск), Азалия Абубякерова (Новоспасское районы), Данис Рахматуллов һәм Эмилия Амерханова (Ульяновск районы), Алия белән Алсинә Мавлютовалар дуэты (Николаевка районы), Ләйсән Камалова белән Динара Бахитова дуэты (Чардаклы районы) чыктылар. Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең ана теле укытучысы Нәсиха Ягудинага рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Аның укучылары өлкә күләмендә уздырылган һәр бәйгедә катнаша һәм дәрәҗәле урыннар яулый. Милләт җанлы шундый мөгаллимәләребез күбрәк булсын иде.

Иҗади бәйге нәтиҗәләре күрсәтүенчә, өлкәбезнең авыл районнарында сәләтле балалар бар әле.

«Сәхнә түренә күтәрелгән һәр бала үзенчә талантлы. Сәнгать җитәкчеләренә вакытларын кызганмыйча алар белән җитди рәвештә шөгыльләнергә генә кирәк. Өлкә конкурсында катнашучы бала моңлы тавышка ия булу белән беррәттән, нота буенча сулыш алырга, сүзне дөрес әйтергә, зәвыклы итеп киенергә тиеш. Авыл культура хезмәткәрләре өчен мәдәният үзәгендә семинарлар ешрак уздырылса, файдасы булыр иде. Ульяновск өлкәсе киләчәктә дә татар сәхнәсенә талантлы җырчылар бирергә бурычлы»,- диде жюри рәисе Нурия Туркова.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сенгилей на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.