Ульяновск өлкәсе Красный Гуляй бистәсе мәчетендә район ифтары булды
0
814
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ульновск өлкәсенең Красный Гуляй бистәсе мәчетендә район ифтары узды. Ифтар мәҗлесен бистәдә яшәүче эшмәкәр Азиз Камалов үткәрде. Мәҗлескә хөрмәтле кунаклар — Сенгилей район хакимияте башлыгы Михаил Самаркин, район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Рамис Саржанов, өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин һәм күрше Силикатный бистәсеннән вәкилләр килгән иде. БУ турыда « Өмет » газетасы хәбәр итә. Мәҗлесне Рафаэль Мумязин «Ясин» сүрәсен уку белән башлап җибәрде. Аннары имам-хатыйб Рамис хәзрәт тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Өлкә мөфтие, төбәк диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин мөселман кардәшләребезне бердәмлеккә һәм мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр санын арттырырга, яшьләрне намаз юлына тартырга өндәде. «Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызның тоткан уразаларын, укыган тәравихларын кабул итсен, саулык-сәламәтлек белән гает намазында очрашырга насыйп булсын!» — диде мөфти.