Добавить новость
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Хәяләдә нинди йөрәк икән?!

0 155

Күптән түгел Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек. Бу көн – Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Нинди генә милләттән булсак та, безне уртак максатлар берләштерә. Илдәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмичә, башка дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карап гомер иткәндә – без көчле, ныклы ил. Милләтләр, тел, бердәмлек турында әйткәч, минем күптән түгел танышкан бер гаилә күз алдыма килеп басты.

Хәялә Пайхаева белән без очраклы гына таныштык. Чем-кара кашлы, кара күзле, азәрбайҗан хатын-кызларына гына хас үзенчәлекле матурлыкка ия ул. Кап-кара озын толымын һәрвакыт яулык астына яшереп йөртә, һәр эшен, тормышын дини кануннарга нигезләнеп алып барырга тырыша. Үзе тыйнак, кешелекле, үзе бик тәвәккәл, кыю да. Танышып, аралаша башлаганнан бирле, аның нинди дә булса гаҗәеп ягын ачам да таң калам. Башта мин Хәялә белән рус телендә аралаша идем. «Ә син нигә минем белән русча сөйләшәсең, мин бит татар телен беләм, татарча сөйләш минем белән!» – димәсенме бервакыт! Төрки телләр төркеменә кергәч, татар теле, бәлки, азәрбайҗан теленә охшагандыр да, әмма иркенләп сөйләшә алырлык дәрәҗәдә түгел бит?» – дип гаҗәпләнеп багам танышыма. Шушы кызыксынуыма каршы Хәялә үзенең катлаулы тормыш юлын сөйләп бирде.

– Азәрбайҗанда тудым. Дүртенче сыйныфка кадәр шунда укыдым. Аннан соң без гаиләбез белән Әгерҗе районының Эсләк авылында күчеп килдек. 1997 ел иде ул. Үтәгән мәктәбендә укып, кулыма таныклык алдым. Татар авылында яшәгәч, татар мәктәбендә укыгач, бу телне ничек өйрәнмисең инде – үзләштердем.

– Азәрбайҗаннан татар авылына күчеп килергә нәрсә этәрде соң? – дип кызыксынам аннан.

Әтием бу якларга китеп, башта Сарапул шәһәрендә эшләде. Анда бер Эсләк кешесе белән танышып, дуслашып киткәннәр. Ул аны үз авылларына чакырган. Эсләк авылы бик ошаган әтиемә. Монда эш тә тәкъдим иткәч, ул ике дә уйлап тормыйча, монда кайтып төпләнергә карар кыла. 3 малай арасында мин бердәнбер кыз – гаиләдә икенче бала. Башта алар әни һәм 2 энем белән күченделәр. Без, абыем белән 2 ел дәвамында әби тәрбиясендә яшәдек. Әти-әниләр яхшылап урнашып, торак шартларын яхшырткач, абый белән мине дә алып кайттылар.

Әти-әни авылда колхозда эшләделәр. Без авылга кайтканда, алар инде икесе дә бик иркен татарча сөйләшәләр иде.

Үсмер чагым Эсләк авылында узды. Бай, матур табигатьле авыл җирендә көч, белем алып, Сарапул шәһәренә килдем. Башта парикмахер һөнәрен үзләштердем, аннары хисапчылыкка укыдым, күптән түгел менә массаж ясарга өйрәнеп, таныклык алдым. Тормышта кирәге чыгар. Сарапулга укырга килгәч, булачак ирем Мөхәммәт белән таныштык. Ирем Грозный каласыннан. Анда туып үскән, белем алган. Ирем үз милләтенә, гореф-гадәтләренә бик тугрылыклы, кешелекле, бик яхшы кеше иде. Бер-бер артлы улыбыз, кызыбыз туды. Улыбыз татар телен дә, азәрбайҗан телен дә белә. Кызыбыз күбрәк рус телендә сөйләшә. Әмма татар җырларын бик яратып башкара. Мин үзем татар җырларын тыңларга яраткач, ул аларны бик тиз отып ала. Сарапул шәһәрендә узган бер кичәдә ул «Туган як» җырын башкарды, – ди Хәялә.

2016 елны Хәяләләр тормышына зур кайгы килә. Ураза вакытында аның ире авырып китә.

«Күкрәгем яна, хәлем юк», – дип, хастаханәдә үз зарын аңлатып биргәч, аңа табиб: «Ураза тоту ашказаныгызга ярамаган. Саруыгыз шуңа кайный торгандыр, ураза тотмагыз», – дип киңәш итә.

Мөхәммәт икенче көнне иртән дә шыбыр тиргә батып, агарынып, үзен кая куярга белмичә җәфа чикте. «Минем тагын сару кайный, миңа тагын бик авыр», – дип, бер-бер артлы догаларын укыды. Үзен кулга алып, эшкә барырга җыенды. «Барма эшкә, тагын табибка барабыз, болай булмый», – дип ай-ваена карап тормадым, хастаханәгә алып киттем. Чиратын да көтеп җиткерә алмады, хастаханә коридорында ауды. Инфаркт, диделәр.

Гомер буе спорт белән шөгыльләнүче, дөрес яшәү рәвеше алып баручы, Ауропа чемпионы шулай уйламаганда егылып үлсен әле! Мин бу кайгыдан бик озак һушыма килә алмадым. Бары бер максат мине яшәтте: балаларны аның үрнәгендә дөрес итеп тәрбияләү. Аның кебек дини, көчле рухлы, спортны үз итүче, кыю, көчле итеп... Менә шундый максат белән алга атлыйбыз. Ирем кебек сабыр, шәфкатьле, кешелекле игътибарлы кешене очрата алмам инде. Андыйлар бармы икән?! – ди Хәялә.

– Атказанган тренер иде. Балаларны бик яратты. Мостовой авылында йорт алып, шунда кайтып йөри башлаган идек. Ирем анда колхозда төзелештә эшли башлады. Буш вакытларында авыл балаларын туплап көрәш буенча әзерли башлады. Ярышларга йөртте. Бик күп уңышларга яуладылар. Югыйсә аның бу өлкәдә махсус белеме дә юк. Шулай да атказанган тренерга кадәр күтәрелде ул. Улыбыз Сәетне дә спортка тартты. Хәзер дә әтисе салган юлдан бара, инде сигезенче ел һөнәри шөгыльләнә. Улыма быел 13 яшь тулды, – ди Хәялә.

Хәялә, һәр әни кебек, балаларының уңышлары өчен сөенә, грамота-дипломнарыннан портфолиолар туплый. Балаларының икесенең дә ирешкән уңышлары бик күп, медальләре, грамоталары чиксез.

Кызым җырлый, бии, төрле шигырь конкурсларында катнаша. Мостовой авылында төрле түгәрәкләргә йөри, Сарапулга да җыр-бию түгәрәкләренә йөртәм. Кавказ җырларын да, татар җырларын да яратып башкара, милли киемнәрне өйдә үзебез тегәбез, – ди ул.

Балаларның калын-калын альбомнарын карап утырабыз. Кызы Айзнат хәтта озын толым бәйгесендә катнашып та беренче урын алган. Нинди генә чараларда катнашмаган! Шулвакыт күзем бүлмәләренең бер почмагында торган авыр герләргә күзем төште. «Кемнеке ул?» – дип кызыксынам. «Улым белән минеке», – ди әңгәмәдәшем. Хәяләнең тагын бер ягын ачып, гаҗәпкә калам. Ул спорт ярышларында катнаша, Авыл спорт уеннары ансыз узмый, хатын-кызлар арасында беренчелекне бирми икән. Нинди спорт уеннарында дисезме? Гер күтәрү, армрестлинг, йөгерү... «Әле моңа кадәр мине җиңгәннәре юк иде. Быел Сарапул районының 100 еллык юбилеена багышланган чарада иптәш кызым белән көрәшергә туры килде. Беренче тапкыр мине җиңүче табылды. Ул гәүдәгә миннән зуррак, тән авырлыгы буенча да аерыла. «Сине дә җиңүче табылыр икән!» – дип барысы да гаҗәпләнде», – ди Хәялә.

Ул Мостовой авылыннан Сарапулга йөреп эшли. Көн саен бу араны 1-2 тапкыр үтәргә туры килә. Авылда маллар да тота.

«Ничек барысына да өлгерәсең?» – димен. «Хәмит абый ярдәм итә», – ди ул һәм Хәмит абый турында сөйләп китә. – Ул Девятерня авылыннан. Колхозда эшли иде. Эчәргә яратты. Кышкы төндә исерек килеш урамда калганын күреп, минем бертуган абыем: «Әни, бу абзый катып үлә бит, әйдә кертик инде», – ике тапкыр аны өйгә алып кайткан. Бер Эсләккә кайтуыбызда минем ирем Хәмит абыйга: «Әйдә, безнең белән Мостовой авылына китәбез, бездә торырсың, мин ярышларга киткәндә хуҗалыкны карап торырсың», – диде. Шуннан бирле безнең бабай булып калды ул. Инде 12 ел безнең белән яши. Салырга ярата инде, эчеп алса, рәхәтләнеп җырлый. Балалар аңа күз-колак булып тора, ул – балаларга. Эчмәгәндә, бик әйбәт кеше, балалар кечкенә чагында бик булышты. Эшкә киткәндә, миңа уңайлы булды. Әнә анда аның аерым кечкенә йорты бар», – дип күрсәтә Хәялә.

Без Хәяләләргә кунакка килгәндә дә, Хәмит абый самавыр белән чәй кайнатып куйган иде. «Без җәен шулай гел бакчада чәй эчәбез, күршеләр кунакка керсә дә...» – дип, мине чәчәкле бакчада беседкага алып керделәр. Чәчәкләр арасында гөрләшеп чәй эчәбез, әле чәйнең ниндиен – күмер самавырында кайнаганын, бөтнекле, мәтрүшкәлесен.

«Сезгә ничә милләтнең гореф-гадәтләрен якыннан белергә, тормышыгызда кулланырга туры килә, милли ризыкларын да әзерлисездер?» – дип кызыксынам.

Һәр милләт үзенчә матур, һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре... Миңа чечен халкының тәрбия-әхлак кагыйдәләре бик ошый. Анда өлкән кешегә хөрмәт зур. Әгәр дә олы кеше керсә, балалар аягүрә басып каршы ала. Дин дә көчле, үзара туганлык, дуслык та. Татар милләтенең мәдәнияте бай, җырлары моңлы, аның да үзенә хас матур гореф-гадәтләре күп. Ә азәрбайҗан теле – туган телем, ул миңа бик газиз, якын. Мин аны һич онытмыйм. Берничә милләтнең телен белүем миңа ул милләтләрнең рухи байлыгын тупларга, аны балалар тәрбияләгәндә кулланырга ярдәм итә, – ди Хәялә.

Хәялә 8 ел инде үзе рульдә йөри икән. Азәрбайҗанга үзенең машинасында барып кайткан. «Балалар һәм әнине алып бардым. Анда 98 яшьлек әбиебез яши, туганнарыбыз күп. Минем Россиядән үзем рульдә килүемне күргәч, ГАИ хезмәткәрләре шаккаттылар», – ди. Улын ярышларда катнаштыру өчен, әле – бер, әле икенче шәһәргә үзе машина белән йөртә икән. «Әни генә юлга чыккан саен һәрвакыт борчылып кала. «Догаларыңны укып, исән йөреп кайтуны телә», – дим аңа. Авылда әтинең бер дусты: «Хәйләнең йөрәген тотып карар идем, нинди икән ул?!» – ди. Миңа гаиләдә бер кыз гына булгач, абый, энеләр белән аралашып яшәргә туры килде бит. Аларның холкы күчкәндер инде миңа», – димен аңа.

«Ирегезнең туган ягында буласызмы?» – дип сорыйм. «Ел саен барам. Аның кабере анда бит. Туганнары белән күрешәбез, каберенә барып кайтабыз. Ирем исән чакта, чечен телен яхшы гына үзләштергән идем. Хәзер чечен телендә сөйләшер кешем булмаса да, онытылмаган. Баргач, туганнары белән аның телендә аралашам», – ди ул.

Бездә кеше үлсә, ерак булса да, гадәттә, туган ягына алып кайтып җирлиләр. Минем әти генә һәрвакыт: «Мин үлсәм, мине Азәрбайҗанга кайтарып йөртмәгез, зинһар, Роберт абый янына – Әгерҗегә күмегез», – ди. Роберт абый аның бик яхшы дусты иде. Ул элек Эсләктә колхоз рәисе булып эшләде, колхозны күтәргән кеше. Әти белән бик яхшы дуслар иде. Әтине монда чакырып китергән кеше дә ул бит инде. Шуңа да әти аны бик еш телгә ала.

Тормыш, кеше гомере турында фикер алышканда, Хәялә динне искә ала. «Без бит бу җирдә кунак кына инде. Иң мөһиме – лаеклы итеп яшәргә һәм диннән аерылмаска», – ди. Ул балалары белән бергә һәр якшәмбе көнне Сарапул мәчетенә йөри. «Намазны да укырга тырышабыз, ураза тотабыз. Миңа кушылып, балалар да тота», – ди.

Хәялә белән танышканнан соң, миңа да аның йогынтысы тими калмады. Әллә нинди зур максатлар, буй җитмәслек идеяләр корып яшибез. Ә ул бер тузан бөртегенә дә тормаска мөмкин. Тормыш гади, шәфкатьле, сабыр, үз урынында кирәкле, тәвәккәл кешеләрне ярата. Хәяләнең әни булуга җаваплы вазифа итеп каравы, балаларга лаеклы тәрбия бирүне беренче урынга куюы, кыенлыкларга бирешмичә тормыш арбасын тартуы сокландыра.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Сирены звучат в муниципалитетах Удмуртии

«Wildberries и Ozon — все?»: армянские товары пропали, китайские дорожают — что случилось

Троицкий самбист одержал победу на Всероссийских соревнованиях

Члены наркогруппы предстанут перед судом в Удмуртии


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сарапул на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.