Добавить новость
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Австралиядә яшәүче җырчы Зуля Камалова рак белән авырый: «Китәргә туры килсә, китәчәкмен»

0 294

Австралиядә яшәгән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова (иҗади тәхәллүсе, үз исеме – Зөлфия) ямаш шеш белән көрәшә. Артист начар хәбәрләрне үзенең туган көнендә социаль челтәрдәге сәхифәсендә җиткерә.

«Төрле елларда минем туган көнем төрлечә уза иде. Алтай тауларында ялгызым гына йөрүдән башлап, Будапешт янындагы калкулыклардагы ритуалларга кадәр. Ә бүген мин Питер Мак онкология үзәге стационарында дәваланам, ямаш шешнең соңгы симптомнарын җиңәргә тырышам.

Моннан 6 ай элек миңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар, һәм мин бүгенге көндә метастазаларны җиңәргә тырышам. Гафу итегез, фаразлар өметләндерерлек түгел. Калган гомеремнән тәм табып яшәргә тырышканга, сезнең миңа зур булмаган бүләк ясау мөмкинлегегез бар. Ул миңа медицина чыгымнарын аз булса да киметергә һәм минем терелү мөмкинлекләремне арттырырга ярдәм итәр иде.

Мин беләм, сезгә барыбер түгел, һәм сез хәзер шокта. Мин дә, ышаныгыз.

Мин матур итеп яшәдем һәм, әгәр дә китәргә туры килсә, мин китәчәкмен. Ләкин, бик теләп, биредә озаккарак калыр идем.

Тагын берничә җыр җырлыйм, табигатьтә йөрүләрдән ләззәт алам, бәлки әле, сәяхәткә дә чыгып китәрмен. Нәрсәдер миңа моның мөмкин булуын әйтә.

Әгәр дә сезнең могҗизалы терелү тарихларыгыз һәм серләрегез бар икән, бүлешсәгез иде. Дәвалаучылар, шаманнар, могҗизалы дарулар турында да тыңларга да әзермен. Хәер, мин күп нәрсәләрне эшләп карадым кебек инде.

Аерым-аерым җаваплар яза алмыйм, ләкин мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Мин моны тоям. Мин дә сезнең барыгызны да бик яратам», – дип яза Зуля инглиз телендә.

Зуля Камалова Австралиядә яши. 2019 елда Казанга кайтып, Камал театрында үзенең зур концертын куйган иде.

Аның чын исеме – Зөлфия Нәҗип кызы Камалова. 1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Пермь университетында чит телләр бүлегендә укый, студент чагында Калифорниягә китә һәм Австралия кешесенә кияүгә чыгып, ире янына күченеп китә. Рус, француз, чегән, португал, инглиз телләрендә җырлар яздыра башлый. 2001 елда Австралиядә «Ел җырчы хатын-кызы» номинциясендә җиңгән. 2007 елгы альбомында татар җырлары да була, Австралиядә премиягә лаек дип табыла. Бу альбом 16 атна буе Европа музыкаль чатларында беренче унлыкта була, Зуля Камаловага кадәр бер генә Австралия башкаручысының да мондый күрсәткечкә ирешкәне булмый. 2006 елда туган кызы Зифа исемле.

  • Мубай: «Зуля концерты Сәйдә өчен файдалы булачак. Бу аралашу аны үстерәчәк»

Зуля Камалова «Таткультфест»та чыгыш ясый. 2019 ел

Фото: © Салават Камалетдинов

Зуля Камалова Казандагы концерты вакытында. 2019 ел

Фото: © Салават Камалетдинов

Зуля Камалова белән очрашу. 2017 ел

Фото: © Михаил Захаров

  • «Алты көн ярату»: Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә татарча альбом яздыра
  • Татарча жырлагач, кайсы стиль булса да ярый. Телне югалтмыйк! – Зуля Камалова
  • Зуля Камалова татар мәдәнияте бай һәм төрле булырга тиеш дип исәпли
  • Австралиядә яшәүче Зуля Камалова әтисенең шигыренә «Юкәләр» дигән җыр иҗат иткән




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сарапул на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.