Добавить новость
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Музыка белгече Ильвира Сәлимҗанова: «Безне хыяллар һәм язмышлар йөртә»

0 459

«Иҗат кешеләре – алар җир кешесе түгел, космос белән бәйләнештәге кешеләр», – дип әйткән иде бер әңгәмәдәшем. Бу сүзләр Сарапул шәһәрендә яшәүче, андагы 1нче музыка мәктәбендә музыка белгече булып эшлүче Ильвира Фәнәви кызы Сәлимҗановага әйтелгән диярсең. Ул үзе дә: «Безне бу җирдә хыялар, язмыш һәм ихлас күңелдән теләгән теләкләр йөртә, сиңа кирәкле кешеләр белән бәйләнешкә кертә», – ди. Ильвира ханым белән әңгәмәбез шул хакта.

Музыкаль юл ничек башланып китте?

1961 елның февралендә Уфа шәһәрендә туганмын. Анда 10 еллык мәктәпне тәмамладым. Мәктәптә укыганда, музыка мәктәбендә белем алган идем. Шушы юнәлештә белем алуымны дәвам итеп, Уфа сәнгать училищесының фортепиано классы буенча укырга кердем.

Гаиләгездә музыка белән шөгыльләнүчеләр сезгә кадәр бар идеме?

Һөнәри дәрәҗәдә юк, әмма әниләрем – бертуган биш апа-сеңел – бик тә җырларга яраталар иде. Мәҗлесләрдә, бәйрәм, туган көннәрдә очрашсалар, йорт эче җыр-моң белән тула. Мәдәнияткә мәхәббәт бала чактан күңелгә кереп калгандыр. Моннан тыш, миңа курай моңы бик ошый. Ул минем күңелемнең иң түренә үтеп керә. Гомумән, башкорт җырларын яратам. Татар җырлары исә башкача үзенчәлекле. Әмма Башкортстанда туып-үскәч, башкорт халык җырлары күбрәк таныш. Башкорт курае да татарныкыннан аерыла. Ул озын, авазлары тирәнрәк. Тыңлаганда, гүя үзеңне табигать кочагында итеп хис итәсең, таулар аша кайтаваз ишетәсең.

Балачакта курай моңына әллә ни игътибар биргәнем булмады. Яшь барган саен башкача кабул итә башлыйсың икән. Бер тапкыр Башкортстанга кайтуымда, Нефтекамага Шәһәр көненә барырга туры килде. Шул вакытта бер ир-ат сәхнәгә чыгып курай уйный башлады. Аның моңы минем күңелемне актарды. Балачакларыма алып кайтты, туган якны сагынуымны, юксынуны аңларга ярдәм итте. Курай моңын тыңлап, туктый алмыйча елаган идем шул чакны. Шушы мизгелдә башкорт көйләре туганнан бирле күңелем түрендә саклануына инандым.

Укып диплом алырга 1 ел кала әти Павловское сусаклагычына ял итәргә юллама алган иде. Миңа ул яклар бик тә ошады. Укуымны тәмамлагач, биредә эшләргә иде, дигән теләк уянды. Тик ул якларда музыка мәктәпләре юк икән. Әмма «бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына» дигән сыман, училищеның соңгы курсында укыганда, курсташым үзенең бер танышының Караиделдә музыка мәктәбендә эшләвен әйтте. «Павловское аннан ерак түгел икән! Әле җитмәсә, минем ул танышымның Караиделдә эшлисе килми, китәргә җыена, бик теләсәң, шунда юллама бирүләрен сора», – диде курсташым. Әлеге музыка мәктәбенә 1 генә түгел, 2 хезмәткәр җитмәве ачыкланды. Нәтиҗәдә курсташым да минем белән шушы мәктәпкә эшкә китәргә уйлады. Шулай итеп, бергәләп, Караидел якларын яуларга киттек. Ул таулы яклар Уфадан бик ерак. Автобус белән бик озак барасы. Тауларны уратып-уратып үтә ул юл. Әмма тиз генә барып җитим дисәң, АН-2 самолетлары да очып тора.

Караиделдә музыка мәктәбендә генә түгел, берьюлы гомум белем бирү мәктәбендә музыка укытучысы һәм мәдәният йортында да эшләдем. Яшь идем бит, көч кайнап торган чак, 3 җирдә дә өлгерә идем. Яңа елда Кар кызы ролен уйнавым, Сабантуй һәм төрле милли чаралар үткәргән күңелле мизгелләр матур хатирә булып уелып калган. Хәер, бүгенге көнгә кадәр 2 урында эшләдем.

Башка туганнарыгыз бармы? Алар да музыка өлкәсендә эшләмиме?

Сеңлем бар. Ул да 3 ел музыка мәктәбендә укыды. Ләкин соңыннан нефть институтын тәмамлады һәм юллама буенча Екатеринбург якларына китте. Шунда кияүгә чыгып калды. Әни белән әти Уфада яшиләр. Хәзер кече улым да анда яши.

Улыгыз турында сүз кузгалткач, гаиләгез турында тулырак сөйләгез әле. Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

Эшкә урнашырга барган беренче көнне үк булачак ирем Зөфәрне очраттым. Ул тумышы белән Караиделдән, Ырымбур югары хәрби зенит-ракета училищесының 4нче курсына күчеп, әтисе янына кайткан чагы иде. Мин ул очрашуга игътибар бирмәгәнмен, ә ул миңа күз ташлаган. Күпмедер вакыттан якыннан танышып киттек. 1 ел очрашып йөрдек. Караиделдә 1 ел эшләгәннән соң, кияүгә чыктым. Зөфәрне юллама буенча Казахстанның Семипалатинск өлкәсе Аягуз шәһәренә җибәрделәр. Туйдан соң, 1983 елның августында, гаиләбез белән анда күчендек. 1984 елда улым Таһир, 3 елдан кече улым Тимур туды. Без анда 8 ел яшәдек. Анда яшәгәндә, мин Талдыкурган педагогия институтына укырга кердем. Анда укырга керү бик авыр, конкурс зур иде. Моңа кадәр алган белемем, музыка мәктәбендә алган тәҗрибәм (укырга кергәндә, мин яшәгән урынымда да музыка мәктәбендә эшли идем) институтка керергә ярдәм итте. Институтта укуым миңа бик күпне бирде. «Нигә кердем?» – дип, беркайчан да үкенгәнем булмады. Димәк, мин дөрес юлдан барганмын.

Балаларыгыз да сезнең юлны сайладымы?

Ике улым да музыка мәктәбен тәмамладылар. Өлкән улым скрипкада уйный, кечесе – аккордеонда. Әмма мин аларны музыка белгечен сайлар өчен укытмадым. Музыка һәрвакыт тормышта ярдәм итә бит, үзләре өчен кирәк булыр, дип кенә... Өлкән улым әтисе кебек хәрби юлны сайлады – өлкән офицер.

Сарапулга ничек килеп урнаштыгыз?

Кече улымның тумыштан сәламәтлеге чикләнгән. Аңа сәламәтлеккә начар тәэсир итә торган урыннарда яшәргә ярамый. Үзебез яшәгән төбәккә күчерүләрен күптән сорый идек. Табибыбыз закон нигезендә безне баланың сәламәтлегенә уңай булган урыннарга гына күчерергә тиеш булуларын әйткәч, законның тиешле матдәләрен күрсәткәч, без иремнең эшеннән Казахстаннан башка төбәккә җибәрүләренә ирештек. Шунысы бәхет, без нәкъ үзгәреш җилләре башланыр алдыннан күчеп кала алдык. Бик күп гаиләләр ул заманда Россиягә күченә, йортларын сата алмыйча иза чиктеләр. Без хәрби гаилә булгач, матди югалтулар безгә кагылмады. Юллама буенча безне Идел һәм Урал буе округына җибәрделәр. Ирем Сарапулга яшәргә җибәрәчәкләрен белгәч, «Сез мине тагын нинди җәһәннәм тишегенә җибәрәсез?!» – дип гаҗәпкә калган. Ул вакытта иремнең Сарапул шәһәре турында ишеткәне дә булмаган. Аңа: «Картаны ачып кара әле. Ул синең туган республикаң белән чиктәш – Удмуртиядә», – дип аңлатканнар.

Башта ирем, кайтып, тору урынын һәм шартларын җайлады, аннары безне күчерде. Сарапулда гаиләбезгә фатир бирделәр, нәкъ мин хыялланганча, урман янында, янәшәдә гаражы бар. Казахстанда без яшәгән урында дә нәкъ шулай иде. Әмма бу гаражлар безнеке түгел, ә офицерларныкы иде. Мин дә шулай, гаражыбыз булсын иде, дип тели идем. Бар хыяллар үтәлде. Мин шулай ук бу шәһәрдә музыка мәктәбе булуын теләдем. Ә ул бездән ерак түгел, йөрергә бик уңайлы булып чыкты. Сарапулга күченгәндә, юлда Чайковский шәһәрен узып барганда, мин матур табигатькә сокланып, иремнән: «Без яшәячәк урында да шундый ук гүзәлме табигать?» – дип сорап куйдым. «Анда тагын да матуррак», – дип җавап бирде ирем. Казахстаннан соң үз табигатебезгә сокланып туймый идем.

Шулай итеп, 1991 елның 15 августында без Сарапулга яшәргә килдек. Моңа кадәр мин Казахстанда музыка мәктәбендә эшләдем. Шундый уңай хәл ителде: элекке эш урыныннан Сарапулның 1нче музыка мәктәбенә күчерелү буенча гына урнаштым.

Мин балачактан ук көйләр чыгарырга ярата идем, композиторлык белеме булмаса да, миңа иҗат эше бик ошый иде. Әлеге көйләремә шигырь дә яза идем. Сарапулга килгәч, миңа хор бүлеге барлыгын әйттеләр. Балалар иҗади эш белән шөгыльләнәләр икән. Фортепиано дәресләреннән тыш, миңа шушы юнәлештә эшләүне дә йөкләделәр. Миңа бу юнәлеш бик ошап китте. Бергәләп җырлар яздык. Алар бу җырлар белән республика һәм илкүләм бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәре алдылар.

Сарапулда татар иҗтимагый үзәге белән ничек эшли башладыгыз?

2000 елда минем иҗат кичәмдә Сарапул татар иҗтимагый үзәгенең ул вакыттагы җитәкчесе Вәҗиһә Заһидуллина да залда утырган. Кичәдән соң ул берничә тапкыр минем янга килеп, татар ансамбле оештыруымны сорады. Ә мин, татар телен начар белүем турында әйтеп, һәрвакыт аның тәкъдимен кире кага килдем. Чираттагы сөйләшүдән соң, бу эшкә тотынып карамакчы булдым.

Минем әти-әнием татар телен яхшы беләләр. Шуңа карамастан, без үскән вакытта бик каты руслашу барганлыктан, безгә тормышта кыен булмасын өчен, алар безгә татар телен өйрәтмәгәннәр. «Ике телне өйрәтеп, башларын катырмыйк. Рус телен белмәсә, тормышта авыр булыр», – дип фикер йөрткәннәр алар. Хәзер әнием үз хатасын аңлый һәм бик үкенә. Әтием дә, әнием дә саф татар булып, телне начар белүем үземә дә үкенечле.

Вәҗиһә ханым Заһидуллина белән эшләгән, «Яшьлек» ансамблен җитәкләгән вакытта мин беренче тапкыр Болгарда Сабантуйда катнаштым. Улым Таһирга ул вакытта 10 яшь иде. Ул Болгардагы чарада катнашты, скрипкада уйнады. Шушы сәфәргә баргач, кичәне алып баручы кызның сөйләвен тыңладым мин. Аның әдәби телдәге сөйләмен мөкиббән калып тулысынча аңламасам да, аның тавышы, тембр, ритм, интонациясе игътибарымны бик тә җәлеп итте. Рәхәтләнеп тыңладым, һәм сәнгать осталыгыннан күңелем эреде, дисәм – һич арттыру булмас. Сөйләме матур булганга күрә, ул үзе дә миңа бик матур булып тоелды. Менә сәләт, матурлык нинди көчкә ия.

Иҗат иткән беренче татарча көегез яки җырыгыз исегездәме?

Ә менә монысы 2000 елда синең белән танышкач булды. Хәтерлисеңме, миңа көй язарга дип, «Пар аккош» дип аталган шигыреңне бирдең? Ул шигырьгә көй язарга теләгем бик зур иде. Ләкин ул һич кенә дә язылмады һәм мине тынычлыкта да калдырмады. Планшетны кочаклап, бик озак утырдым. Аннары бу язылмаган җыр баш авыртуына әверелде. Чын әйтәм, чатнап-чатнап башым авырта башлады. Һәм шунда кинәт кискен борылыш – күңелдә үзеннән-үзе көй агыла башлады. Әлеге җырны «баш авыртуы белән килгән җыр» дип атыйм мин. Шуннан соң татар җырлары иҗат итәргә теләк уянды, бик күп татар җырлары язылды. Әмма беренчесе хәтердә ныклап уелып калды. Аллаһ сиңа кирәкле кешеләрне юлыңда чыгарып куя сыман.Тормышта бернәрсә дә юктан гына булмый.

Хәзерге вакытта да мәдәни тормышта кайныйсызмы?

Әлбәттә. Мисал өчен, быел Ижауда узган «Язгы тамчы» фестивалендә катнаштык. Анда барыр алдыннан 1 ай кала пьеса иҗат иттем. Бәйгегә музыка мәктәбендә укучы 6 бала алып бардым. Үзем иҗат иткән әсәрләрне дә уйнадылар. Барысы да лауреат булдылар.

Хәзер төрле жанрдагы музыка язам. Шушы әсәрләрне туплап, китап әзерләдем, ул тулысынча әзер, дип әйтергә була. Нәшер итәсе генә калды.

Быел беренче тапкыр Сарапул көллиятендә узган классик әсәрләр бәйгесенә үземнең «Торналар очып китә» әсәремне тәкъдим иттем. Бик икеләнеп кенә катнашкан идем, икенче дәрәҗә лауреатны алдым. Конкурстан соң коллегаларым чолгап алды. Башка әсәрләрем белән кызыксындылар. Педагог һәм композитор буларак бик шатландым. Аннары Раиса Никитина исемле ханым янга килде.

Музыкамны бәяләгәч, ул: «Мин дә татар, Рәйсә мин», – дип, үзе белән таныштырды. Гомумән, тормыш юлымда татарлар очравына, бергә хезмәттәшлек итүебезгә чиксез бәхетле мин. 10 ел дәвамында «Яшьлек» татар вокал ансамблен җитәкләү вакытында рухи яктан бик баедым, кызыклы шәхесләр белән таныштым.

Озакламый дөнья күрәчәк җыентыгыма килгәндә, музыка белән шөгыльләнүче кешеләргә ярдәм итәр дип өметләнәм. Җырларым халкыма хезмәт итсә, мин бик шат булыр идем. Китапта үз әсәрләрем генә түгел, башка авторларның әсәрләрен фортепиано өчен яздым. Кулланма әсбаплар бик әз бит. Баян өчен әдәбиятны табарга мөмкин, әмма фортепиано өчен бик сирәк. Мондый әдәбият табу өчен Татарстанга яки Башкортстанга барырга кирәк. Үзем «Китмә сандугач» әсәрен уйнарга бик теләр идем. Фәридә Кудашеваның бу фортепиано әсәрен ләззәтләнеп тыңладым, һәм күземә яшьләр бәреп чыкты. Аны уйнар өчен ноталарын кайдан алырга? Ул юк. Без, музыка белгечләре, бай кушымталы, матур музыка уйнарга яратабыз. Минемчә, милләтне үстерүдә телне саклау белән беррәттән, музыка сәнгатен баету да зур роль уйный. Аның көчен, дәрәҗәсен арттыра.

Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Ильвира ханым. Сезгә иҗади уңышлар телим!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сарапул на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.