Добавить новость
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14 15 16
17
18
19
20
21 22
23
24
25
26 27 28 29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Сарапул Үзәк мәчете имамы Рим хәзрәт Рәҗәпов: Татулыкны сакларга язсын

0 670

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Удмуртиянең « Яңарыш » сайтында «Рим хәзрәт Рәҗәпов: Чәчәкләр арасында яшим» дигән язма чыкты.

Рим хәзрәт Рәҗәпов Сарапул шәһәренең Үзәк мәчетендә имам вазифасын 13 елдан артык башкара. Халык аны күптән, яратып, Габделкәрим хәзрәт дип йөртә. Әлеге мәчеткә кайчан гына барсак та, ул һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Сарапулдагы дини тормышны күтәрүдә, саклауда аның керткән өлеше гаять зур. Газета укучыларыбызны аның белән якыннан таныштырырга булдык.

— Рим хәзрәт, сез балачактан дини тәрбия алып үстегезме?

— Мин Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә туып-үстем. Аллаһы Тәгаләнең берлеге, барлыгы, ислам дине турында кечкенәдән өйрәттеләр. Тик ул вакытта шәһәребездә дә, гаиләбез белән кайтып йөргән авылда да мәчет юк иде. Шуңа күрә ныклы гыйлем алып булмады. Әти-әнием, әби-бабай өйрәткән догаларны яхшы белә идем. 2000 елларга таба илебездә дин ныгыды. Мин дә ислам динен тирәнтен өйрәнергә керештем. Башта әбидән калган китапларны укыдым. 2003 елда Нефтекама шәһәре мәчетендә (ул вакытта шәһәрдә Аллаһ йорты төзелгән иде инде) оештырылган курсларда дини гыйлем ала башладым. Ике ел укыгач, имам Сабирҗан хәзрәт мине үзенең ярдәмчесе итеп чакырды. Ә 2008 елда мин Сарапул шәһәренең Үзәк мәчетенә имам булып килдем. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, 13 ел биредә яшим, эшлим, Аллаһ юлында кешеләргә хезмәт итәм. 2009 елда Россия Ислам университетына читтән торып укырга кердем. Аны уңышлы гына тәмамладым. Гомумән, һәрвакыт укырга, белем алырга омтылырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Гыйлем алудан туктамагыз. Ислам гыйлеме чиксез диңгез кебек, гомер буе өйрәнсәң, дә иге-чиге юк», — дигән. Һәр мөселманга да бишектән башлап, ләхеткә кадәр укырга кирәк. Бу гыйлемнәрнең барысы да бик файдалы, бик кирәкле.

— Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.

— Хатыным Ләйсән белән без 2009 елда гаилә кордык. Ул да дин эшләрендә бик нык ярдәм итә, Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын. 3 кызыбыз бар: Сөембикә, Айбикә, Айкыз. Мин аларны чәчәкләргә тиңлим. Аллаһка шөкер, чәчәкләр арасында яшим. Барыбызның да балалары иманлы, тәүфыйклы булсын, иншәАллаһ.

— Сарапулның Үзәк мәчетендә нинди эшләр алып барыла?

— Мәчетебезнең ишекләре көн саен ачык, Аллаһка шөкер. Намазлар укыла, гаетләр уздырыла. Иман йортында бөтен уңайлыклар да тудырылган. Актив ярдәмчеләребез мә­четтә дежур торалар. Алар килгән кеше­ләрне кабул итәләр, дога кылалар, киңәш сораучыларны җавапсыз калдырмыйлар. Катлаулырак сораулар булса, үзем кабул итәм. Мәчеткә күпчелек сәдака бирергә, әрвахлар өчен дога кылырга киләләр. Никах, исем кушу тәртибе турында да сораучылар шактый. Шулай ук дини һәм дөнья эшләрендә киңәшләр сорыйлар. Барысын да җентекләп аңлатырга, өйрәтергә тырышабыз. Теләге булганнар мәчетебездә дини гыйлем ала. Һәр мөселман гыйбадәт кылу нигезләрен белергә тиеш: тәһарәт алу, намаз уку, корбан чалу, ураза тоту. Быел биш төркем олылар һәм бер төркем балалар өчен ислам дине нигезләрен һәм гарәп графикасын өйрәнү буенча дәресләр оештырылды. Шәкертләребез бик теләп укыйлар, Аллаһка шөкер. Мәчеттә дини курс­ларны тәмамлаган унга якын ке­ше­нең Казан, Уфа мәдрәсәләрендә укып, белемнәрен камилләштерүләре шатландыра. Хәзер алар шәһәребез мәчетләрендә оеш­тырылган курсларда дини гыйлем бирүдә ярдәм итәләр.

— Хәйрия, җәмгыять эшләре дә актив алып барыламы?

— Әйе, Аллаһы Тәгалә ярдәм итүчене сөя. Һәр якшәмбе көнне ялгыз өлкәннәргә, күп балалы гаиләләргә ипи, сөт таратабыз. Рамазан аенда мохтаҗларны сөендерергә тырышабыз. Шәһәрнең ике мәчетендә дә, зиратта да ел саен өмәләр уздырабыз. Өлкәннәр дә, яшьләр, балалар да бу эшләргә үз өлеш­ләрен кертәләр. Өлкәннәр яшьләрне күреп: «Киләчәгебез бар әле», — дип сөенәләр. Яшь­ләр, балалар исә өлкәннәрдән үрнәк алалар, аларның төпле киңәшләрен тыңлыйлар. Мондый өмәләр буыннар бәйләнешен ныгыта. Балаларга мәүлид аенда бәйрәмнәр, каникуллар вакытында күңелле һәм файдалы яллар, җәй көне лагерь оештырабыз. Аларның рухи байлыгын арттырырга тырышабыз. Бу эшләрнең барысы да бер генә кеше башкара торган түгел. Бөтенесе дә мәхәллә ярдәме, уртак көч белән эшләнә. Мөселманнарга шәһәребез хакимияте дә яхшы мөнәсәбәттә. Җитәкчеләребез мәчетләргә экскурсияләргә, бәйрәмнәргә киләләр. Гомумән, шәһәребездә бик тату яшибез. Башка милләтләр белән дә дуслык җепләре нык. Шул татулыкны сакларга язсын.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Студенты 3‑го актёрского курса Самарского областного училища культуры и искусств вернулись из Москвы с Международного фестиваля студенческих спектаклей

Мария Захарова призвала туристов приезжать в Удмуртию


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сарапул на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.