Әгерҗе районында Балыкчылар фестивале булды
0
477
(Әгерҗе, 15 март, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре », Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында икенче тапкыр балыкчылар фестивале узды. Район башлыгы Азат Вәлиев балыкчыларга иң изге теләкләрен җиткерде. Бу юлы катнашучылар саны бик күп булмаса да, аларның географиясе киң иде. Районнан гына түгел, Сарапул, Ижау, Казан, Екатеринбургтан һәвәскәр балыкчылар фестивальгә махсус килгән. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев: «Узган ел бик ошаган иде, шуңа быел да табигать кочагында уза торган әлеге мавыктыргыч чарадан читтә кала алмадым», — диде. Әгерҗедән Фирдәвес Борһанетдинов фестивальгә гаиләсе белән килүнең матур традициягә әйләнүен әйтте. Аларның 2нче мәктәпнең 2 сыйныфында укучы уллары Әмир «Иң яшь балык каптыручы» исеменә дә лаек булды. Бу юлы да катнашучылар «Иң зур балык» һәм «Иң күп балык каптыручы» номинацияләрендә сыналды. Иң зур балык Ямурзадан Нияз Муллахмәтовныкы булды. 1,5 килолы судакны 13,5 метр тирәнлектән каптырды ул. Ә фестивальдән иң күп балык белән кайтып китүче — Фирдәвес Борһанетдинов. Аның кармагына биш балык эләкте. Азат Вәлиев оста балыкчыларга бүләкләр тапшырды. Аннан соң алар җыелышып Салагыш авылы уңганнары әзерләгән тәмле шулпа һәм пылау белән сыйланды.