Добавить новость
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Алабуга музее Удмуртиядә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә тәкъдим итә

0 325
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Эльвира Хуҗина «Яңарыш» Удмуртиядә яшәүче татар һәм башкорт халкының газетасында Сарапул музей-тыюлыгында Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылуы турында язган. Биредә ай дәвамында теләге булган һәркем татар халкының мәдәнияте, сәнгате, көнкүреше белән таныша ала. Танылган рәссамнарның эшләре, милли киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар, бизәнү әйберләре — күргәзмәдә барлыгы 300дән артык экспонат урын алган. «Бу күчмә күргәзмә. Без Россиянең төрле төбәкләрендә: Тольятти, Төмән, Самара, Кемерево, Әстерхан, Новокузнецк, Тубыл шәһәрләрендә булдык. Күргәзмәдә горурланып карарлык, матур сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Сарапулда яшәүче милләттәшләребезне дә халкыбызның бай тарихы белән таныштыра алуыбызга бик шат», — диде Алабуганың музей-тыюлыгы хезмәткәре Роза Ибраһимова. Әлеге күргәзмә 2020 елда Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының оешуына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган. Күргәзмә төбәкара хезмәттәшлекне һәм халыкара дуслыкны ныгытучы чара булып тора. Яз көне Сарапул музей-тыюлыгы тарафыннан Алабуга шәһәрендә дә шундый күргәзмә оештырылган. «Без Сарапул шәһәрендә яшәүче халыкларның көнкүрешен, аларның гореф-гадәтләрен тасвирлаган „Легендалар җире“ исемле проект тәкъдим иттек. Алар арасында татарлар тормышын яктырткан экспонатлар да бар иде. Хәзер үзебездә Татарстаннан килгән шундый зур күргәзмә ачылуына чиксез шат», — диде Сарапул музей-тыюлыгы директоры Сабина Креклина. «Безнең шәһәр элек-электән үк күрше рес­публикалар белән һәм Сарапулда яшәүче халыкларның үзара дус булуы белән дан тота. Алабуга белән охшашлыкларыбыз күп. Безнең уртак тарихыбыз, шәһәрләр үсешенә үз өлешләрен керткән сәүдәгәрләр династияләре, ике арадагы кардәшлек турындагы килешүләр, уртак мәдәни проектлар бар. Күргәзмәне оештыручыларга Сарапулга чираттагы бүләкләре өчен рәхмәт», — диде Сарапул шә­һәре башлыгы Виктор Шестаков. Чыгыш ясаучылар арасында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, әлеге оешманың Сарапул районы бүлекчәсе рәисе Фелүн Шәйхелисламов, Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зөлфәт Арсланов бар иделәр. Алар бу күргәзмәнең гаҗәеп матурлыгына, халкыбыз тарихын өйрәнүдә мөһимлегенә басым ясап, ике республика арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең тагы да нык булуын теләделәр. Күчмә күргәзмә белән 10 ноябрьгә кадәр танышырга мөмкин.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сарапул на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.