Добавить новость
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Кичтән әйбәт иде, икенче көнгә күзе кылый» - Мәкерле ковид нәтиҗәсеме, башка чирме?

0 240

«Сәламәтлек дулкыны» акциясе кысаларында, Мәскәү табиблары 5-13 сентябрь көннәрендә Казан — Алабуга — Сарапул — Пермь — Чайковский — Чистай — Ульяновск — Чабаксар — Түбән Новгород шәһәрләрендә тукталып, авыруларны кабул итә. Акциянең төп максаты — тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге булган, ишетү, күрү сәләте бозылган һәм башка авырулардан интеккән балаларга, авыру хатын-кызларга ярдәм итү.

Әгерҗедән Шиһабетдиновлар гаиләсенә җәй буе хастаханә сукмагын таптарга туры килә. Акция турында ишеткәч тә, алар аптыраганнан кабат табиблар янына килә. Хәзер аларның Мәскәүгә барырга әзерләнеп йөргән көннәре. Ике яшьлек Аэлита Шиһабетдинованың бик каты авырганнан соң күз кабаклары төшкән.

«Ковидтан соң кызымның күз кабаклары төшә башлады»

Аэлитаның әнисе Эльнара белән сөйләштек.

— Февральдә кызымның температурасы өч көн буе 39 булды, аны кара карлыган, кура җиләге һәм мәтрүшкәне күп итеп кайнатып эчереп кенә төшердем. 1,5-2 атна көчле ютәл булды, ютәле май уртасына кадәр бетмәде. 26 майдан сул күз кабагы төшә һәм күзе кылыйлана башлады. Кисәк булды ул, кичтән әйбәт иде, икенче көнгә күзе кылый. Шулай итеп, җәй көне 40 көн яттык.

Безнең миастения авыруына шик туды, ул аутоиммун авыру. Реакция нинди булуын карар өчен, миастениядән дәвалый башладылар. Хәле тагын да начарайды, икенче күз кабагы да төште һәм күз алмалары йөрми башлады. Аннары ул дәвалау схемасын туктаттылар. Тагын башка хастаханәгә неврологка бардым. Ул табиб бу инфекциядән соң миастения синдромы гына, аны гормональ юл белән дәваларга кирәк, диде.

Соңрак Республика балалар клиник хастаханәсенең офтальмология бүлеге мөдире белән консультация булды. Ул гормональ терапия билгеләде, аннан соң неврологлар гормоннар белән капельницалар да куйды, витаминнар да бирделәр.

26 июльдә чыктык, 30 августка кадәр гормоннар белән дәвалау схемасы булды. Аннан соң күз алмалары хәрәкәтләнә, күз кабагы күтәрелә башлады. Шулай да, сул күз әле һаман түбәнрәк тора. Күз элек кырыйга кылыйланса, хәзер өскә таба карый.

Миастенияне төгәл куяр өчен, электромиография кебек процедура кирәк. Кызыма ике генә яшь булгач, ул моңа түзә алмады. Авырттыра торган процедура ул, аның өчен тыныч кына ятарга кирәк, шуңа күрә нәтиҗәләре төгәл түгел иде.

Диагноз куя алмагач, безне Мәскәүгә җибәрделәр. Бу ковидтан соң шулай булган дип фаразлыйлар. Табиблар сүзләренчә, әле шушындый хәл моңарчы булмаган. Миастения гына була күрмәсен инде, менә ул чыннан да дәваланмый.

Безнең Татарстан табибларына зарым юк, алар кулдан килгәнен эшләде, — дип сөйләде әни кеше. Ул үзе дә, ире дә ковид билгеләре белән авырганнарын әйтте.

— Без авырдык, ләкин диагноз куелмады. Ис-тәм тоймадым, тернәкләнү алты айлап вакытка сузылды. Кызымда да ковидның тсикәре нәтиҗәләре алты айдан узар дигән өмет бар, өч ае узды инде. Кызым шушы авырудан соң усалланды, йорт хайваннарына карата да явызланды, — дип уртаклашты Эльнара.

Отитлар нәрсәгә китерә?

Кечкенәдән отитлар белән авырып интеккән Лиза соңгы ике елда колагына ике операция кичергән, борын бүлгесе дә кәкрәйгән.

— Борынга операция мәсьәләсе килеп басты, ләкин әле хәл итмәдек. Ни дисәң дә, операция бала тормышына зур йогынты ясаячак, мәктәптә дә укый, колакларда кыйммәтле ишетү аппаратлары. Без күптәннән учетта торабыз, баланың отитлары гел булып торды, тикшерә торгач, борынында яшерен ярык та табылды. Яңак-бит хирургы әйтүенчә, еш авыру борын бүлгесе кәкрәюгә китергән булырга мөмкин, ә бу борын белән сулыш алуны кыенлаштыра. Моңарчы барысы да әйбәт кебек иде, хорга да йөрде, синтезаторда да уйнады. Ике яшендә бакчада егылган иде, әллә шуның да зыяны булган…

Мәскәү табиблары да раслады, хәзер борынга операция кирәк, ләкин балага 21 яшькә кадәр операция ясамыйлар бит, шуңа күрә сорау кискен тора.

Мәскәү белгечләре белән консультациядән мин канәгать. Тәҗрибә алмашу яхшы. Баланы башка белгечләр каравы да безгә мөһим, — диде Казанның 8нче мәктәбе 4 сыйныфы укучысы Лизаның әнисе Наталья Степанова. Буаның 1нче мәктәбендә 8 сыйныфта белем алучы Инзилә Вәлиева Республика балалар клиник хастаханәсенә тирән сулыш ала алмау проблемасы белән мөрәҗәгать иткән.

— Пациентның борыны имгәнгән, нәтиҗәдә, борын бүлгесе кәкрәйгән. Бала сулыш ала алмый, борын функциясе генә бозылып калмый, башка әгъзаларның эшенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Борын бүлгесен төзәтү буенча операция планлаштырыла. Әгәр Мәскәү ярдәме кирәк икән, без булышырга әзер, — диде Россиякүләм оториноларингология фәнни-тикшеренү үзәге табибы Екатерина Молчанова.

Ксения Айдавкилева Республика клиник хастаханәсе перинаталь үзәгенең реанимациясендә дәвалана. Аңа 34 яшь, йөклелегенең 36нчы атнасында, өченче баласы туарга тора. Олы кызларына 14 һәм 10 яшь.

Баласын табигый юл белән табармы, әллә кесарев кисеме беләнме — монысын табиблар хәл итәчәк. Мәскәү табиблары да Ксениягә белгечләр сүзенә колак салырга киңәш иткән.

— Табиблар киңәшеннән мин бик канәгать. Алар мине тынычландырдылар, юатттылар, кушканны тиешенчә үтәп барсам, барысы да әйбәт булачак, диделәр. Хастаханәдә мине монда тавык йомыркасын саклаган кебек кайгырттылар. Үземне яхшы хис итсәм дә, сәламәтлеккә куркыныч бар, — диде ул.

Ксения узган елда корсак арты гематомасын алдырган, хәзер аның аягында тромбоз. Табиблар консультациядә тромбозга китергән сәбәпләрне ачыкларга тырышкан.

Ксениянең кан анализы да шәптән түгел, гемоглобины бик түбән икән.

— Мин монда эләккәндә, кан басымы 60/40, гемоглобин 35 иде, миңа бөтен витаминнарны, системаларны муен аша куйдылар, канны да шуннан күчерделәр. Күрсәткечләрем яхшырыр дип өметләнәм, — дигән өметләре белән уртаклашты Ксения. «Авырлы вакытта аналыкта яман шеш булуы ачыкланган»

Кулаков исемендәге Россиякүләм акушерлык, гинекология һәм перинатология тикшеренү үзәге акушер-гинекологы Ирина Тимошина Татарстанда медицина ярдәмен бик югары бәяләде.

— Стационарда миңа бик ошады. Табиблар белдекле. Пациентлар арасында катлаулы проблемалылары да бар, табиблар шактый уңышлы гына эшли, пациентларны дөрес итеп карый беләләр, авырулар ышанычлы кулларда. Мин нәрсә киңәш итсәм дә, табиблар инде аларны планлаштырган булып чыкты, — дип белдерде Тимошина.

Ул Республика клиник хастаханәсендә консультацияләр барышында преэклампсия, гематология, онкология авырулары булган йөкле хатын-кызлар белән очрашканын әйтте.

— Йөклелегенең 28нче атнасында аналыгында яман шеш ачыкланган хатын-кызның хәле бик үк әйбәт түгел. Хәзер аның йөклелегенең 34нче атнасы. Мин аны үзебезгә алып китәргә тәкъдим иттем, табиблар Мәскәүгә күчерергәме-юкмы — шуны хәл итә. Ул хатын әле диагнозын белде генә, аның белән психолог эшли. Без хатын-кызга ничек җайлы булачак, шулай эшләячәкбез, бәлки читтән консультация генә бирербез. Бәлки, вакытыннан алдарак та таптырырбыз.

Аналыкта яман шеш бездә шактый уңышлы дәвалана. Хатын-кыз баласын тудыргач, акушерлар үз эшен тәмамлагач, бер үк наркоз астында яман шештән операция ясыйбыз. Безнең үзәктә төбәкләрдә төрле зәгыйфьлекләр белән туган балалар да дәвалана, тугач 2-3 айдан соң операцияләр үткәрәбез. Сидек юллары, ашказан-эчәк тракты, корсак куышлыгында зәгыйфьлекләре булганнарны алабыз, — дип сөйләде Ирина Тимошина.

Белгеч Казаннан Эльвира Борһанова белән дә аралашты . Аңа 35 яшь, өченче баласын көтә. Табибка ул беренче баласын 2012 елда кесарев кисеме белән тапканын, ә 2015 елда табигый юл белән үзе тудырганын әйтте. — Икенче баламны озак тутырдым. 10 сәгать тулгак булды, мин гел КТГ аппаратына тоташтырылган идем, бу иркенләп хәрәкәтләнергә комачаулады. Үземнең табасым килде, шуңа кыенлыкларга түздем инде, — ди Эльвира.

Табиб та аналыкта җөй булганда, тулгак вакытында КТГны гел тоташтырган хәлдә тотарга кирәклеген әйтте. «Бу чыннан да дөрес тактика булган», — диде белгеч.

Мәскәүнең югары категорияле табибы, балалар кардиологы Нонна Зимина да Татарстан табибларының дәвалау тактикасын югары бәяләде.

— УЗИ нәтиҗәләре буенча, безнең хирурглар белән дә консультация үткәрергә, кайбер четерекле мәсьәләләрне коллегиаль төстә хәл итәргә туры килде. Пациентлар арасында инде бездә операция ясатканнары да бар иде.

Хәер, Татарстан табиблары да бөтен проблемаларны, дәвалау алымнарын яхшы белә, — дип Нонна Зимина.  

 

 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сарапул на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.